СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

План урока на тему: "Ел фасыллары. Кояшлы яз"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Яз ел фасылы билгеләрен искә төшерү, чөнки теркәгечен җөмләдә куллану.  

Просмотр содержимого документа
«План урока на тему: "Ел фасыллары. Кояшлы яз"»



ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Тема: Ел фасыллары. Кояшлы яз.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет - укытучы ярдәме белән максат куярга һәм эшне планлаштырырга, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үтәргә өйрәнү. Парлап эшләү, үз фикереңне башкаларга җиткерә һәм әңгәмәдәшеңне тыңлый белү.

Предмет – яз ел фасылы билгеләрен искә төшерү, чөнки теркәгечен җөмләдә куллану.

Шәхескә кагылышлы – туган җир табигатенә соклану, ярату хисләре уяту, татар телен куллануга уңай караш тәрбияләү.

Материал: дәреслек “Күңелле татар теле”, IVсыйныф /Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А.Гиниятуллина/ 2017нче ел, эш дәфтәре, карточкалар, youtube.com, http://tatarschool.ru/media, http://tatarmultfilm.ru, https://learningapps.org ресурслары

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, карточкалар

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  1. Дәресне оештыру

Исәнләшү. Психологик уңай халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү.

2) “Ел мизгелләре” исемле интерактив уен уйнау. Ел фасылы исемнәрен рәсемнәргә туры китереп кую. (https://learningapps.org сылтамасы)

  1. Уку мәсьәләсен кую

Дәрескә уку мәсьәләсен укучылар белән бергәләп билгеләү.

  • Без бүген дәрестә “Белем иленә” сәяхәт итәрбез. Мин сезгә табышмак әйтәм. Табышмакның җавабын тапсагыз, белемнәребезне кайсы ел фасылы турында арттырачагыбызны белерсез. (слайд 1)

Ала сыер ятып кала,

Ак сыер торып китә. (Яз)

Укучылар дәрестә яз ел фасылы турында сүз барачагын әйтәләр. Укытучы чөнки теркәгече белән дә җөмләләр төзеячәкләрен хәбәр итә.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Сәяхәт картасын тәкъдим итү. (слайд 2)

- Юлга чыкканчы, карта белән танышыйк. Сәяхәт тукталышлардан тора.

2. “Яз билгеләрен тап” тукталышы. (слайд 3) Интерактив уен уйнау. Яз билгеләрен аерыа алу һәм тәрҗемә итү. (http://tatarschool.ru/media сылтамасы, мультимедиакушымта: “Күңелле татар теле”, 4 нче сыйныф, тема: Язгы бәйрәмнәр; 1нче бирем)

3. “Дөрес яз” тукталышы. (слайд 4) Рәсемнәр урынына – сүзләр, нокталар урынына кушымчалар куеп яз. (бирем “Күңелле татар теле” 4нче сыйныф дәреслегеннән)

Менә яз җитте. җылыта. эри.

Елгада ... ага. Җылы яктан кошлар кайта.

Соңыннан укучылар бер-берсенең эшен тикшерәләр.

4. “Ял ит” тукталышы. слайд 5) “Яз җитә” җыры. (сылтамасы youtube.com)

5. “Дустыңнан сора” тукталышы. (слайд 6) Ситуатив күнегү. (бирем “Күңелле татар теле” 4нче сыйныф дәреслегеннән)

Спроси у друга:

  • какие приметы весны он знает;

  • нравится ли ему весна;

  • знает ли он, какие птицы прилетают весной.

6. “Исеңә төшер” тукталышы. Рәсемле карточкалар белән парларда эш. (слайд 7)

- Син ел фасылларының билгеләрен беләсеңме? Рәсемнәргә карап, бер-берегезгә сораулар бирегез.

7. “Яраткан ел фасылым” тукталышы. (слайд 8) Сиңа кайсы ел фасылы ошый? Ни өчен? Җөмләләрне дәвам итегез. (бирем “Күңелле татар теле” 4нче сыйныф дәреслегеннән)

1. Миңа яз ошый, чөнки ... .

2. Миңа көз ошый, чөнки ... .

3. Миңа җәй ошый, чөнки ... .

4. Миңа кыш ошый, чөнки ... .

  1. Рефлексив бәяләү

  1. Уку мәсьәләсен чиштекме? “Белем иленә” сәяхәт итеп, сез нинди яңа белемнәр алдыгыз?

  2. Билгеләр кую. Укучыларның үз эшләренә үзбәя. (слайд 9)

  3. Өй эше (слайд 10): а) яз билгеләрен истә калдырырга;

ә) яз турында сөйләргә өйрәнергә, “Сиңа яз ошыймы? Ни өчен?” сорауларына җавап бирергә;


Укытучы өчен өстәмә материал

Физкультминут өчен җыр тексты сүзләре

Яз җитә

Фатих Кәрим сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.


Кушымта:

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып-тып, тып итә,

Эре-эре тамчылар.

Агачка кунып, чыпчыклар

Чыелдашалар,

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.



Кушымта:

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып-тып, тып итә,

Эре-эре тамчылар.



Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен,

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.



Кушымта:

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып-тып, тып итә,

Эре-эре тамчылар.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!