СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Очрашу кичәсенең сценариясе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Искиткеч  матур, эчтәлекле кичә.

Просмотр содержимого документа
«Очрашу кичәсенең сценариясе»


 Язучылар белән очрашу кичәсе

Исәнмесез, саумысыз,

Һәрберегез, барчагыз,

Бездән сезгә кайнар сәлам

Кабул итеп алыгыз.

2 а.б.

Сезгә булган сәламебез

Ташып чыкты йөрәк түреннән

Тапшырабыз аны, дуслар сезгә

Шигырь белән матур җыр белән.

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар һәм укытучылар!

Хәерле көннәр барыгызга да. Кичәбезне башлыйбыз. Бүген бездә зур бәйрәм. Мәктәбебездә кунаклар. Алар  белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез.

Җиһангирова Шәмсия Гатуф кызы - шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

  Галиева Айсылу Фарса кызы - Татарстан китап нәшриятының әдәби бүлек мөдире;

Сәлахов Булат Нуретдин улы – драматург, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның халык артисты;

Имамов Фәрит Фәйзетдин улы – прозаик, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты.

Ерак юлларны якын итеп, очрашуга килүегез өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

  Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкярь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару - зур горурлык!

Безнең кунакларыбыз да нәкъ шундыйлардан. Аларның биографиясенә кагылып китмәсәк, кичәбез тулы булмас кебек....

Шәмсия Гатуф кызы  Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туа.  Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. Урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә ала. Шәмсия Гатуф кызы  Җиһангирова Казан университетын тәмамлый. 1981–1988 елларда Татарстан китап нәшриятында корректор, соңрак мөхәррир булып эшли. 1988–1992 елларда ТР Мәдәният министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгендә бүлек мөдире. 1992 елдан – «Татарстан» ДТРКсында мөхәррир, музыкаль тапшырулар алып баручы. 2002 елдан – «Яңа гасыр» радиосы баш мөхәррире.

Хөрмәтле Шәмсия ханым! Үзегезнең балачак истәлекләрегез, мәктәп елларыгыз, иҗатыгыз белән уртаклашып китсәгез иде (сүз бирелә).

   Шигърияттә сез - лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә. Шул хакта үзегез нәрсә әйтер идегез? 

Зур рәхмәт эчтәлекле чыгышыгыз өчен. Иҗат уңышлары телибез.

- Безнең укучыларыбыз да үз телләрен, диннәрен яратып, горурланып, хөрмәт итеп яшиләр.

- Моны сезгә хәзер, безнең  батыр татар егетләребез һәм чибәр кызларыбыз шигыри юллар аша күрсәтерләр. 5а, 6а сыйныфы укучыларын бирегә чакырабыз (№1, монтаж)

Безнең укучыларыбыз бик матур итеп җырлый да беләләр.

Сезнең каршыгызда .... укучысы .....җырын башкара.(№2, җыр)

Бу  сәнгатьнең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Бу нинди сәнгать икән дисәгез, сүз театр сәнгате турында бара. Юкка гына театр - яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә, димәгәннәр. Таныштырачак кунагыбыз да шул өлкәнең остасы.

1952 елның 21 мартында Арча районы Алан авылында туган.

Кукмара һөнәри-техник училищесен тәмамлаганнан соң, КамАЗда төзүче-эретеп ябыштыручы булып эшли.

Профессиональ сәхнәгә Чаллы шәһәрендәге «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзешчән театр коллективыннан килә.

1988 елда, Казан мәдәният институтының режиссерлык факультетын тәмамлаганнан соң, үз коллективында шактый гына спектакльләр куя. 1990 елдан Чаллы татар драма театры актеры.

Сез тоемлаганча, бу белешмә драматург, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның халык артисты Сәлахов Булат Нуретдин улы турында. Хәзер сүзебезне хөрмәтле кунагыбызга бирәбез, рәхим итегез.

Эчтәлекле чыгышыгыз очен зур рәхмәт, иҗатыгыз беркайчан да саемасын, үзегезнең матур рольләрегез белән шулай тамашачыларны шатландырып яшәгез.

Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте. Күренекле артисларыбызның күңел түрләренә үтеп керерлек җырлары, моңнары, башкарган рольләре – киләчәк буыннарга васыять булып калырлык олы мирас .

3 Хәзер ... сыйныф укучылары хоры башкаруында “...” җырын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

 Китап уку ул - офыкларны киңәйтү. Күбрәк китап укыган саен, дөньяга карашың киңәя, күп әйберне аңлап глобаль фикер йөртә башлыйсың, үзеңне хаталардан саклап каласың һәм максатларыңа тизрәк ирешәсең. Юкка гына китап уку – канатлы булу, димиләр. Киләсе кунагыбызның исеме Татарстан китап нәшрияты белән бәйле. Татарстан китап нәшриятының 100 елдан артык булган бай тарихы бар. Бу дәвер эчендә күпме китап, аудиокитап һәм электрон китаплар эшләнелгән һәм нәшер ителгән. Шул хакта сөйләр өчен сүзне   Галиева Айсылу Фарса кызы - Татарстан китап нәшриятының әдәби бүлек мөдиренә бирәбез.

  Зур рәхмәт эчтәлекле чыгышыгыз өчен. Иҗат уңышлары телибез сезгә. Тылсымлы, могҗизалы  дөньяга без сезнең белән юл тотабыз.

4 - Юлыбыз моңлы, күңелле булсын өчен нчы сыйныф кызлары бию бүләк итәләр.

“Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау –кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”,-дип язган Фәнис ага Яруллин. Сез дә шул кыңгырауны чыңлатучылар. Без сезнең талантыгызга сокланабыз. Халкыбызның тагын бер моңлы кыңгыравы белән танышып китик - Имамов Фәрит Фәйзетдин улы – прозаик, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты.

Ул Мамадыш районының Катмыш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Узган гасырның 80 нче елларыннан башлап иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә: повесть- хикәяләре «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында, «Чулман акчарлыклары» җыентыгында, «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Нократ», «Шәһри Казан» газеталарында, «Кама таңнары» альманахында басылып килә. Рәхим итегез, сүзне сезгә бирәбез.

Зур рәхмәт, сезгә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды. Безнең укучыларыбызны ихтирам итеп , ерак юлларны якын итеп килүегезгә рәхмәт. Телебезне , милләтебезне саклауга керткән өлешегез өчен дә рәхмәт. Иҗат уңышлары телибез. Сау-сәламәт булыгыз!

  Сез үз халкына, үз милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да ,

Татар үлмәс, татар югалмас.

Очрашуыбыз тәмам. Сау булыгыз! Кичәбезне  “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.










 





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!