СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Научно- исследовательская работа "Династия Шариповых"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Научно- исследовательская работа "Династия Шариповых"

Просмотр содержимого документа
«Научно- исследовательская работа "Династия Шариповых"»

“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының

Шахмай урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе














Проект эше:

Шәриповлар-Рәхмәтуллиннар – укытучылар династиясе”











Эшне башкарды:

Шахмай урта гомуми белем

мәктәбенең 4 сыйныф укучысы

Салахова И.И

Җитәкчесе: Мостафина А.М.









2019 ел

Эзләнү объекты: Минем нәселемдә булган истәлекләр.

Максат: Нәселебез турында мәгълүмат җыю һәм аны билгеле бер тәртипкә салу, үткәнен барлау.

Бурычлар:

-Шәриповлар һәм Рәхмәтуллиннар нәселен, биографияләрен өйрәнү ;

- нәселнең шәҗәрәсен төзү;

-фактларга, документларга, истәлекләргә нигезләнеп Шәриповларның

тормыш юлын өйрәнү;

Эзләнү методлары:

  • мәктәп музеендагы, тикшерелүче гаиләләрнең шәхси архивындагы

материаллар, истәлекләр белән танышу;

  • фотолар җыю;

Эзләнү гипотезасы: Һәр кеше үзенең нәселен белергә тиеш.























Эчтәлек

1.Кереш сүз..............................................................................1-5 бит.

2.Рухи тамырлар.....................................................................6-7 бит.

3.Шәҗәрә буыннары...............................................................8-13 бит.

4.Династия дәвамчылары........................................................14-15 бит.

5.Йомгаклау............................................................................ 16 бит.

6.Кулланылган әдәбият............................................................17 бит.

7.Өстәмә материал....................................................................18-20 бит

































I. Кереш сүз

Тарих – инде вафат булганнар, исәннәр һәм әле дөньяга килмәгәннәр арасындагы бергәлек. Димәк, буыннар алышынса да, һәркем үзеннән соң якты эз калдыра, үз җиренең тарихын языша ала... “Укытучылар династиясе” дигән теманы сайлап, мин үз туган җиремдә гомер итүче якты шәхесләр, укытучы дәү әни һәм дәү әтиемнең гомер һәм хезмәт юлын, үземнең ата-бабаларымның тарихын, буыннар чылбырын, рухи тамырларымны барлауны максат итеп куйдым. Үземнең дә шушы нәселнең бер дәвамчысы булгач, “Иҗат лабораториясе” район конкурсында катнашырга булдым. Һәм укытучым Алинә апа белән эшкә керештек.

Яңа Чишмә районы Шахмай авылында яшәүче, үзенең бөтен гомерен укучыларга, тәрбия эшенә багышлаган дәү әтием Әсхать һәм дәү әбием Розаның ике як нәселенең педагогик стажы - 350 ел. Күпме таба алганча, ике як нәселнең дә 7 буынга кадәр шәҗәрә буыннарын барладым. Моның өчен нәселемнең күп вәкилләре белән шәхси очрашып, кая эшләүләре, ничә ел укытучылык стажы булуы турында мәгълүмат алырга туры килде. Бу катлаулы эшне җиңеп чыгарга укытучы булып эшләүче әнием нык ярдәм итте. Тамырлары җиргә нык береккән, нык үзәкле, шаулап яфрак яручы нәсел Шәриповлар-Рәхмәтуллиннар нәселе. Шәриповларның нәсел агачын төзедем.

Укытучы бабам Мөхәммәтзариф Әхмәтшәриф турындагы “Энҗе бөртекләре” исемле китабын укып чыктым. Һәр җөмләмне архив материаллары, үзләре исән чакта язып калдырган кешеләрнең хатирәләре белән дәлилләргә, чыганакларын күрсәтергә тырыштым, чөнки тарих дигән олуг фән бик игътибарлы, имеш-мимешләрдән азат һәм объектив булуны таләп итә. Районыбызда чыга торган “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасыннан әлеге династия вәкилләре турында мәкаләләр белән таныштым.

Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен канатны укытучы куя. Әти-әни бишегендә тәрбияләнеп үссәк тә, мәктәп ул һәркемне балачак һәм үсмер чагыбызда үстерә, кеше итә, белем биреп, олы юлга чыгара. Белемнең нигезе – мәктәптә. Мәктәп дигән зур корабның штурвалында иң беренче мөдире, директоры – капитаны, командасы – укытучылар, укучылар. Төн йокыларын калдырып, тәүлекнең һәр минутын укучылар турында уйлап үткәрә ул – укытучы. Шуңа да минем укытучыларга хөрмәтем зур...



































II. Төп өлеш

1- бүлек. Рухи тамырлар

Җирдә кылган күркәм гамәл

Буыннардан буыннарга кала.

Шул гамәле белән җир кешесе

Тарихларга үзенең эзен сала.


Җир йөзендә һәр кеше яңа, ул бер тамчы булып ата-бабаларыннан өзелеп төшкән. Ә шул тамчыда кешенең төрле сыйфатлары язылган, тамчыда – тарих тирәнлегенә киткән тамыр чагыла...

Яшь кешегә үзенең кемлеген әйтү өчен атасы, бабасы исемнәрен атау кирәк. Тормышта кешелекнең буыннары алмашыну – каеры сала-сала агачның үсүе сыман. Картайган күзәнәкләр урынына яңалары үсә. Кеше үз гомерен “еллар” дигән шартлы өлешләргә бүлеп саный. Агач кәүсәсенә еллар боҗрасы урап-чорнап вакыт үтә. Көннәр еллык боҗралардай бүгенгегә тоташып, берегеп үскән. Ата балага, бала үзенең баласына, оныгына үзенең тормыш, профессиональ белем тәҗрибәсен кадерләп тапшыра ала икән, димәк, династия дәвам итә. Яратып сайланган профессия буыннан буынга күчә. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы торганлыгын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә. Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә, үзләрен зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.

Укытучыга зур җаваплылык йөкләнгән. Ата-ананың күз карасы кебек саклаган бәгыръ алмасын тәрбиягә ала ул. Бер үк вакытта ата-ана алдында да, җәмгыять алдында да зур җаваплылыкта укытучы.

Уйлап карасаң, балалар мәктәп тормышы вакытында имтихан тота, ә укытучы гомер буе. Укучыларга ничә еллар дәвамында биргән белемнең нәтиҗәсен бердәм имтихан билгеләсә, мәктәп елларында биргән рухи тәрбиягә сынауны укытучы үзе гомер буена бирә. “Минем укучым начар юлдан китмәсме, нинди уңышларга ирешә алыр, тормышта югалып калмасмы?...” Укытучы күңеле белән һәрчак борчылып яши.Укучысының уңышларына куана. Әйе, күп профессия ияләренең хезмәт нәтиҗәсе тиз күренә, ә менә укучы күңеленә салынган тәрбия һәм белемнең нәтиҗәсе озак еллардан соң гына күренүен аңлаган укытучы сабыр гына, кабаланмый гына игелеклелек орлыкларын укучы күңеленә сала тора. Шуңа күрә укытучы профессиясе иң игелекле профессия дә ул. Күңеле бары яхшылыкка көйләнгән, энергиясен киләчәк өчен кызганмаган, әле яхшылыгын бүген үк бәяләргә әзер түгел сабыйлар күңеленә бөтен барлыгын салырга тырышкан укытучы зур ихтирамга лаек. Белемне күңелгә яратып сеңдергән укытучыма рәхмәтем зур. Ярату сүзе тормышта иң мөһим сүздер... Укытучыңны, аның фәнен, мәктәпне ярату, үзең яшәгән җирне, кешеләрне ярату... Боларга тирән мәгънә балачакта салына. Мин боларны каян белдем? Гомер юлын укытучы хезмәтенә багышлаган дәү әтием һәм дәү әнием белән әңгәмә аша төшендем.





































а) Шәҗәрә буыннары.

Бабай - оныкның үткәннәрдән килгән вәкиле. Заманнар алмашканын раслау өчен килгән шаһит.

Шәрипов Мөхәммәтзариф Әхмәтшәриф улы

(1910-1941)

Дәү әтиемнең әтисе 1910 нчы елны Татарстанның Кызыл армия районындагы Шахмай авылында туган.

1941 нче елның июнендә Бөек Ватан сугышына киткән. Берничә айлар Сослангер дигән урында ачлыктан һәм физик хезмәттән интеккәннән соң, аларны Смоленск янындагы сугышка озатканнар.

Соңыннан “хәбәрсез югалды” дигән язу гына килгән.

Шәриповларның хәзер 8 оныклары һәм 12 оныкларының оныклары бар.

Шәрипова Мәсания Нуртдин кызы


Дәү әтиемнең әнисе Шәрипова Мәсания Нуртдин кызы 1916 елда Чертуш авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Гомере буе колхозда эшләгән.

Мөхәммәтзариф һәм Мәсания Шәриповлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Шәрипов Әсхать (1936) – Яңа Чишмә районы Шахмай мәктәбендә директор булып эшләгән. Хәзер ул лаеклы ялда.

Шәрипова Рауза (1938) – тегү фабрикасында, аннары машина төзү заводында лаеклы ялга чыкканчы эшләгән.

Шәрипова Әсәрия (1941) – колхозда сыер савучы. Хәзер лаеклы ялда.

Балалары тәрбияле, үз эшләрен яратып башкарганнар.

Мәсания әбием 1989 елда вафат булган.

Шәрипов Әсхать Мөхәммәтзариф улы

Дәү әтием Шәрипов Әсхать Мөхәммәтзариф улы 1936 нчы елның 4 октябрендә Татарстанның Кызыл Армия районы Шахмай авылында туган. Ул – сугыш чоры баласы.

Дәү әтием 1944 елда 1нче сыйныфка укырга кергән. Җидееллык мәктәбен тәмамлап, шул ук елда Каргалы урта мәктәбендә укуын дәвам иткән. 1954 нче елда урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый һәм педагогия институтының физика бүлегенә укырга кергән.

1959 нчы елны диплом алганнан сон, аны Апас урта мәктәбенә физика укытырга җибәргәннәр. Ул анда ике ел эшләгәннән соң Шахмай мәктәбендә эш урыны булмасмы диеп, мәктәп директоры Камил Хаммат улы Саттаровка хат язган. 1960-1961 уку елы тәмамлангач, Мәгариф министрлыгыннан Яңа Чишмә районына Шахмай сигезьеллык мәктәбенә завуч һәм физика укытучысы итеп билгеләгәннәр. Шулай итеп дәү әтием 1961 нче елның 15 августыннан - Шахмай сигезьеллык мәктәбендә эшли башлаган. 1964 нче елда мәктәп директоры итеп билгеләнгән. Менә шул көннән (34 ел) дәү әтием мөгәллимлек хезмәтендә була, хәзер лаеклы ялда.

1966 нчы елның 16 февралендә ул шушы мәктәптә укытучы булып эшләүче дәү әнием – Рәхмәтуллина Роза Камил кызына өйләнгән. Бер-бер артлы биш бала туа (Гөлнур апа, Гөлүсә апа, Гөлчәчәк апа, әнием Гөлфия, Әнәс абый). Алар, дәү әнием белән бергәләп, балаларына югары белем, төпле тәрбия биргәннәр.

Дәү әтием хезмәте дөрес бәяләнде: аңа “Татарстанның югары категорияле мәктәп җитәкчесе”, РСФСР һәм СССРның “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелгән. Хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булган.

Шәрипова Рауза Мөхәммәтзариф кызы

Шәрипова Рауза 1938 нче елда Татарстанның Кызыл Армия районы Шахмай авылында туган. Ул – сугыш чоры баласы. 7 классны бетереп, колхозда бозаулар караган. Аннан соң 15 ел сыер савучы булып эшләгән.

1963 нче елның июль аенда Кострама егете Әсхатькә кияүгә чыккан. Шунда яши башлаган. Ул тегү фабрикасына эшкә урнашкан. Аннары машина төзү заводында эшләгән һәм шуннан лаеклы ялга чыккан. Аларның ике кызлары Резидә һәм Галия туган.

Шәрипова Әсәрия Мөхәммәтзариф кызы

Шәрипова Әсәрия 1941 нче елда Татарстанның Кызыл Армия районы Шахмай авылында туган. Ул – сугыш чоры баласы. Әсәрия әби 7 классны тәмамлауга эшли башлаган. Башта бозаулар караган, аннары пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып эшләгән.

1963 нче елның 18 нче октябрендә кызлары Фәния туган.

Рәхмәтуллин Камил Мөхәммәт улы

Дәү әниемнең әтисе Камил Мөхәммәт улы Рәхмәтуллин 1897 нче елда Колмакчы авылында туган. 1913 нче елда Мамадыш өязендәге, Кече Сөн мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, туган авылы Колмакчыда укытучы булып эшли башлаган. 1919 нчы елны Чистай шәһәрендә ачылган укытучылар курсын тәмамлаган.

Шахмай авылында эшли башлаганчы, ул республиканың күп авылларында балалар укыткан, мәктәп директоры вазыйфасын башкарган: 1917-1918 нче елларда Акъяр авылында, 1918-1920 нче елларда Аксубай районының Иске Кармәт авылында, 1920-1924 нче елларда яңадан Колмакчы авылында, 1924-1926 нчы елларда Зирекле мәктәбендә, 1927-1934 нче елларда Акъяр авылында, 1931-1932 уку елында исә Чистай районының Мөслим авылында эшләгән.

1932 нче елда Кызыл Армия районы, Шахмай авылына укытучы һәм директор итеп җибәрелгән. Бу мәктәптә барлыгы 25 ел (7 ел завуч, 18 ел мәктәп директоры), 1957 нче елга кадәр эшләгән.

Камил Мөхәммәт улы Рәхмәтуллин, озак еллар буена намуслы эшчәнлеге өчен, ССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, Ленин ордены һәм “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Камил Мөхәммәт улы Рәхмәтуллин 1984 нче елның 5 октябрендә вафат булган.

Хезмәт стаҗы- 44 ел.

Рәхмәтуллина(кыз фамилиясе-Бакирова) Мөкәррәмә Мөхәммәтфазыл кызы

Дәү әниемнең әнисе Мөкәррәмә Мөхәммәтфазыл кызы 1899 нчы елның 16 мартында, Чистай өязе Чаллы Башы авылында мулла гаиләсендә туган. Чистайдагы кызлар гимназиясендә укып, ул да укытучы булып эшли башлаган.

1924 нче елда Колмакчы авылы егете Камил Рәхмәтуллинга кияүгә чыга. 1931-1932 нче елларда Чистай районы Мөслим мәктәбендә бергә укытканнар. Аннары аларны Шахмай авылына күчергәннәр.

Мөкәррәмә Мөхәммәтфазылт кызы Шахмай авылында башлангыч сыйныфларда укыткан. Аларның сигез балалары туып икесе генә исән калган.

1937 нче елда үпкәсенә салкын тиеп, авырый башлый, укыту эшеннән туктаган.

Камил һәм Мөкәррәмә Рәхмәтуллиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

Рәхмәтуллин Шәүкәт (1925) – Шахмай мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән.

Рәхмәтуллина Роза (1937) – Шахмай мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда.

Мөкәррәмә әбием 1976 нчы елның 8 маенда вафат булган. Хезмәт стажы-15 ел.

Рәхмәтуллин Шәүкәт Камил улы

Рәхмәтуллин Шәүкәт Камил улы 1925 нче елның 15 маенда Шахмай авылында туган.

1932 нче елда Шахмай җидееллык мәктәбенә укырга кереп, 1939 нчы елда тәмамлаган. Аннан соң Чистай шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбендә укыган.

1942 нче елда аны тәмамлап, Шахмай мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшли башлаган. 1943 нче елда сугышка алынган.

1945 нче елның 20 мартында Поменария өлкәсенең Ряда станциясе өчен барган утлы атака вакытында һәлак булган.

Сугышта бергә булган дусты Мәхмүт Янбаев Шәүкәт абыйның үлүе турында әти-әнисенә хат аша хәбәр иткән.

Шәрипова (кыз фамилиясе Рәхмәтуллина) Роза Камил кызы

Шәрипова Роза Камил кызы 1937 нче елның 19 мартында Шахмай авылында туган.

1944 нче елда 1 сыйныфка укырга кергән. Шахмай җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чистай шәһәренең 2 санлы урта мәктәбендә укыган.

1954 нче елда Ишәле авылында, 1955-56 елда Чув.Чабаксар авылында башлангыч класслар укыткан. 1957 нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият бүлегенә укырга керә һәм аны 1961 нче елда тәмамлаган. 1960-1961 уку елында Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында рус теле укыткан. Аннан туган авылына кайтып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. 1990 нчы елдан лаеклы ялда. Хезмәт стаҗы-36 ел.

Ул “Хезмәт ветераны” медале һәм күп грамоталар белән бүләкләнгән.






Шәриповларның нәсел шәҗәрәсе

б) Династия дәвамчылары

Онык – бабайның киләчәккә барасы, үз баласыннан арырак ирешәсе вәкиле. Киләчәк белән элемтә баганалары булып, оныклар тора.

Ел артыннан еллар узып тора,

Гомер арты гомер юл ала.

Яңа көнгә яңа хуҗа булып,

Яңа буын килә дөньяга.

Нуруллина (Шәрипова) Гөлнур Әсхать кызы

Нуруллина Гөлнур Әсхать кызы, 1966 нчы елның 31 октябрендә Яңа Чишмә районы Шахмай авылында туган. Шахмай урта мәктәбен тәмамлап, 1984-1989 нчы елларда Казан дәүләт педагогика институтының табигать фәннәре факультетында белем алган. Шул елдан башлап Шахмай урта мәктәбендә химия-биология укытучысы булып эшли.

Шахмай мәктәбенә эшкә кайтып, 1 ел эшләгәч, 1991 нче елның 4 гыйнваренда Нуруллин Радик Раиф улы белән гаилә коралар. Хезмәт стажы -30 ел.

Миръякупова (Шәрипова) Гөлүсә Әсхать кызы

Миръякупова Гөлүсә Әсхать кызы, 1967 нче елның 18 декабрендә Яңа Чишмә районы Шахмай авылында туган. 1975-85 нче елларда Шахмай урта мәктәбендә белем алган. 1985-1990 нчы елларда Казан дәүләт педагогика институтының математика-информатика факультетында белем алган. Яңа Чишмә районы Тубылгы тау урта мәктәбенә математика һәм информатика укытучысы булып эшкә җибәргәннәр. 1993-94 нче елларда Казанда укытучыларның квалификациясен күтәрү институтындагы психология факультетында белем алып, Шахмай укыту-тәрбия комплексына психолог һәм математика укытучысы булып эшкә кайткан.

2001 нче елда тормышка чыккан. Хезмәт стажы – 29 ел.

Галяутдинова (Шәрипова) Гөлчәчәк Әсхать кызы

Галяутдинова Гөлчәчәк Әсхать кызы, 1968 нче елның 17 декабрендә Шахмай авылы, укытучы гаиләсендә туган. 1976 нчы елда Шахмай урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга кергән. 1986 нчы елда аны тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтының физмат факультетына, физика белгечлегенә укырга кергән. 1990 нчы елда институтны тәмамлап, юллама буенча Чаллы Башы урта мәктәбенә физика укытучысы булып эшкә кайткан.

Шул авыл егетенә кияүгә чыгып укытучы булып эшләвен дәвам итә. 2003 нче елда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләгәннәр.

Хезмәт стажы – 29 ел.

Салахова (Шәрипова) Гөлфия Әсхать кызы

Минем, әнием Салахова Гөлфия Әсхать кызы, 1972 нче елның 26 августында Чистай районы, Шахмай авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1979-1989 нчы елларда Шахмай урта мәктәбендә укыган. 1989-1993 нче елларда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы факультетында белем алган. 1993 нче елда үзенең туган ягы Шахмай мәктәбенә эшкә кайткан.

Әтием Илгиз белән әнием 1996 нчы елның 8 мартында гаилә корып яши башлаганнар.

1997 нче елның 10 январендә апам Алсинә туган, ә 2001 нче елның 19 февралендә абыем Алмаз туган. Мин 2008 нче елның 4 августында туганмын.

Хезмәт стажы - 26 ел.

Шәрипов Әнәс Әсхать улы

Шәрипов Әнәс Әсхать улы 1977 нче елда Чистай районы, Шахмай авылында укытучы гаиләсендә туган.

1984 нче елда 1 сыйныфка укырга кергән. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый.

1994 нче елда КДПИның физика-математика факультетына укырга кергән.

2001 нче елның июнендә армиягә киткән. 2002 нче елда армия сафларыннан кайткач Казан шәһәре финанс идарәсенә эшкә урнашкан.





III. Йомгаклау

Нәселемнең рухи тамырларын өйрәнеп, никадәр якты шәхесләребез булуына инандым, максатыма ирештем. Гади авыл укытучысының үткән юлының никадәр катлаулы булуын аның тормыш юлы күрсәтеп тора. Ватанга мәхәббәте, гаилә эчендә тыйнаклыгы, үз эшләренә бирелгәнлекләре яшь буынга үрнәк булып тора. Әлеге гаиләнең тарихын бер җепкә салып, өйрәнеп укытучы хезмәтенең никадәр күпкырлы булуын аңладым. Теләсә нинди шәхеснең яки династиянең тарихы буыннан-буынга күчерерлек тарихи мәгълүмат, истәлек. Шул мәгълүматны буыннар белә, өйрәнә, киләчәккә тапшырыр өчен югалтмый саклый ала икән - бу зур байлык. Нәселемнең тарихын өйрәнеп кызыклы мәгълүмат ала алганмын икән, димәк мин дә тарих белән кызыксынам, туган җирем тарихына мин битараф түгелмен. Киресенчә, аны зурлыйсым, үз җиремнең якты шәхесләренең кем булуын күрсәтәсем, алар белән горурланасым килә.























IV. Кулланылган әдәбият



  1. Әсхать Шәрипов. Энҗе бөртекләре. – Казан: “Идел-Пресс” нәшрияты, 2011.- 431 б.

  2. “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы. 22 август, 2007 ел.

  3. “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы. 5 февраль 2010 ел.

  4. “Совет мәктәбе” журналы, №11 ноябрь 1957 ел.

  5. “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы. 23 декабрь 1995 ел.

  6. “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы 27 февраль 1988 ел.





















































































































Әсхать

Әсәрия

Рауза

















Шәүкәт Роза















Гөлнур Гөлүсә Гөлчәчәк





Гөлфия Әнәс





Шәрипов Әсхать физика дәресендә.



Шәрипова Роза татар теле дәресендә.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!