СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урок по литературному чтению (на татарском языке) на тему: “Әкият ялган, ләкин хак - шәп егетләргә сабак”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Серне саклый белү-зур һәм җаваплы эш,изге бурыч,намус эше.Кече яшьтән үк башкаларның ышанычын яулап,кушылган эшкә җаваплы карап яшәргә тырышырга кирәклеккә төшендерү.

Просмотр содержимого документа
«Урок по литературному чтению (на татарском языке) на тему: “Әкият ялган, ләкин хак - шәп егетләргә сабак”»



Тема: Әкият ялган, ләкин хак - шәп егетләргә сабак( Абдулла Алишның“Сертотмас үрдәк” әкияте буенча)

Максат:балаларда әдәп тәрбияләү,аларны башка кешеләр белән аралашу кагыйдәләренәөйрәтү; әхлак, әдәп, тырышлык, намуслылык, кешелеклелек сыйфатлары турында тормышчан,кеше ечен көн дә үтәргә тиешле кагыйдәләрне әсәр аша укучыларга җиткерү;сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү ; укыган әсәрне тасвирлый белергә ирешү

Материал һәм җиһазлау:А.Алиш портреты , А.Алиш китапларыннан

күрәзмә, “Әкиятләр илендә” китабы, татар балалар нәшрияты ( Абдулла Алиш әсәрләре буенча татар, рус һәм инглиз телләрендә әкиятләр һәм мультфильмнар җыентыгы) , 2015 ел, урман күренеше рәсеме,әкият геройлары рәсемнәре (үрдәк, куян, керпе, аю ,бүре,төлке), "Сертотмас үрдәк" әкиятенә карата ясалган иллюстрацияләр һ.б, компьютер, проектор, презентация, дәреслек.

Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру. Уңайпсихологикхаләттудыру.

-Исәнмесезукучылар.

-Исәнмесез,саумысез.

-Кәефләрегезничек?

-Кояшлыиртәкебек .

Тукай телен,анамтелен

Өйрәнергәдипкилдек.

-Хәерлекөн, укучылар! Мин сезгәбүгенгедәрестә тел ачкычы, аң-зиһен, акыллы, матурҗавапларбирүегезне, яхшыкәефтелим.

Әнәкояш та безгәкарапелмая, сездәбер-берегезгәуңышлартеләгезһәм без дәресебезнебашлыйбыз.

II. Укумәсьәләсен кую.

  • Укучылар, игътибарбелән карагызәле, биредә кем әсәрләреннән күргәзмәоештырылган?(китаплар күргәзмәсенәигътибарны юнәлдерү)

  • Димәк, без нинди нинди язучының әсәре белән танышачакбыз?

  • Бүгенге дәресА.Алиш иҗатынабагышланачак. Без Абдулла Алишәкиятләре белән танышуны дәвам итәрбез, "Әкиятялган, ләкинхак - шәп егетләргә сабак” - диләр.Без, бүген, укыйсы әкиятнең нәрсәгәөйрәткәнен , аны укып чыккач белербез.

  1. Яңа материалны өйрәнү.

- Абдулла Алиш ... Дөньядаәз генәяшәп тә, үзенең гүзәл тормыш юлы, эшчәнлегеВатангатурылыклыбулуыһәмбатырлыгы белән халык күңеленәкереп калган кешелрнең берсе. Герой шагыйрь Муса Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә, Абдулла Алишның исеме дәзур хөрмәт белән искәалына.( слайдлар карау)

А.Алиш 1908 нче елның 15 сентябрендә Спас өязенең Көек авылында туа. Әтисе Габделбарый абзый да, әнисе Газизә апа да үз вакытына күрә укымышлы кешеләр булалар. Абдуллада бик кечкенәдән үк китапка, әкият һәм шигырьләргә мәхәббәт уяна.

5-6 яшьләрендә үк инде ул, әле укый - яза белмәсә дә, әкият китаплары җыя башлый.Хәреф танырга ул әтисеннән өйрәнә, башлангыч белемне авылларында, мәктәптә ала.

1917 елда 9 яшьлек Абдулла үзләренең авылларыннан 15 км ераклыктагы авыл мәдрәсәсендә белем алуын дәвам итә.

Фашист палачлары кулыннан һәлак булганда, аңа 36 яшьтә тулып җитмәгән була.

Без аның "Нечкәбил" "Койрыклар" "Каз белән Аккош'', “Чукмар белән Тукмар" әкиятләрен бик яхшы беләбез.

-Балалар, без сезнеңбелән, инде алдан әйтелгәнчә, А.Алишязганәкиятнеукырбыз. Әкиятнеукыйбашлаганчы, мин әзерләгәнтабышмакларгаҗаваплартабыйк.

1. Җәенсоры, кышынак,

Аңашулайяхшырак. (Куян)

2. Бернәрсәтегәбелми,

Энәләртагыпйөри. (Керпе)

3. Сорыдыртөсе, үткендер теше,

Урмандайөри, бозауларэзли. (Бүре)

4. Җәенурмандапатша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

5. Нечкәбилле,

Көянтәкойрыклы. (Төлке)

6. Соскыборынбакылдык

Күпсөйләшәтакылдык. (Үрдәк)

-Яхшы, балалар, әйтегезәле, буҗәнлекләркайсыәкиятгеройларыикән? Кем белә?

-“ Сертотмасүрдәк”.

-Димәк, буәкиятне кем язган?

-Абдулла Алиш.

-Шулай, балалар. Бүген без сезнеңбеләнА.Алишның “Сертотмасүрдәк” әкиятебеләнтанышабыз икән.

-Үз алдыбызга нинди максатлар куярбыз?

- (укучылар тарафыннан максатлар саналып кителә)

- Укыйбашлаганчысер, сер саклаутурындасөйләшеп китик.

( Әңгәмә уздыру)

-Борынгылар: “Сер саклыйбеләторганкеше-акыллыкешеул”, -дигәннәр. Ә нәрсәсоңул сер?

-Сер ул, балалар, кешегәбелдерергәярамаганяшеренмәгълүмат.

-Ниндисерләрбуласоң, белмисезме?(Укучыларныңҗаваплары).

-Гаилә сере, дәүләт сере, хәрби сер, табиб сере. Сер тотабелүгадәткәәверелергәтиеш. Сер тотабелмәүкүңелсезхәлләргә, фаҗигагаәверелергәмөмкин. Әйтик, дәүләт серен сату-илгәхыянәтитүдигәнсүз. Сер тотмаучыларныхыянәтче, гайбәтчедипатыйлар. Сер саклыйбеләторганкеше-ышанычлыкеше, улилендә, халкын да сатмый

-Димәк, балалар, серне бөтенкешегәдәсөйләргәярамыйикән?

- Әйе серне саклый белү – зур җаваплы эш, изге бурыч,намус эше.

- Молодцы, укучылар.Ә хәзер, әйдәгез, әкият белән танышыйк.

( электрон ярдәмлектән әкият буенча эшләнгән мультфильмныкарау)

- Буәкият нәрсәгәөйрәтә?

(Тактадагы мәкальгә игътибар иттерү)

"Дустандошманныаера бел" мәкалеәлегеәкиятнеңэчтәлегенә туры киләме?

(Балалар белән бергә нәтиҗә ясау: Бу әкияттә үрдәк серләрен сөйләп йөрү аркасында һәлак була, йорттагы башка хайваннар һәм кошлар тормышын да куркыныч астына куя. Ярый әле хуҗа уяу була ерткычлардан саклану чарасын алдан күрә, йортны һәлакәттән коткара.)

IV. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

V. Алганбелемнәрне беренчел ныгыту.

- Әкиятне чылбыр буенча уку.

-Слайдларда күрсәтелгән рәсемнәр әкияттәге кайсы урынга туры килә.

-Искә төшерик әле: әкиятләр ничә төргә бүленә? (Тормыш-көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр була). ( тактага язып кую)

-Ә “Сертотмас үрдәк” әкияте кайсы төркемгә керә? (Хайваннар турындагы әкият).

- Нәтиҗә ясыйк. Әкият хайваннар, кош-кортлар турында булса да, анда сурәтләнгән вакыйгалар кем тормышын тасвирлый? (Кешеләр)

  • Үзен әсәрдәге үрдәк кебек тоткан кешеләрне очратканыгыз бармы? Үзегезнең үрдәк хәлендә калганыгыз булмадымы? Әкиятнең төп темасы нинди? (Сер саклау).

Укучыларның фикерләрен тыңлау.

- Ә хәзер, балалар, әкиятне өлешләргә бүлик һәм һәр өлешкә исемнәруйлыйк.

1.Үрдәк аю янында. 2.Бүрегә үрдәк кенә аз. 3.Төлке балаларына тәмле симез ит. 4.Хуҗа уяу кеше икән.

Төзелгән план буенча эчтәлекне сөйләтү.

Кем тизрәк җыя” уены. Кечкенә  кисәкләрдән (пазлы) әкияткә иллюстрацияләр җыю.( Җыеп бетергәч, кайсы өлешкә туры килүенә, аңлатмалар тыңлап китү)

VI. Рефлексия.

Ә хәзер , әкиятнеңэчтәлеген ни дәрәҗәдә аңлаганыгызнытикшерүмаксатыннанкечкенә генә тест эшләп алырбыз.

(тест сорауларыязылган битләрнеөләшепчыгам, балалар дөресҗавапныбилгеләпчыгаргатиешлебулалалар)

Сораулар:

  • Кайсы кош ерткычҗәнлеккулынаэләгә?

а) каз

б) үрдәк

в) тавык

  • "Сертотмасүрдәк" әкиятендә төпвакыйгакайда бара?

а) ишекалдында

б) болында

в) урманда

  • Хуҗа белән этурманга нәрсәгәдипкиткән булалар?

а) җиләк җыярга

б) утын кисәргә

в) суга

  • Хуҗа йортынакилгәч, аю кая төшеп китә?

а) коега

б) чокырга

в) бәрәңгебазына

  • Төлке нәрсәгә эләккән?

а) капкынга

б) коймага

в) бүрегә

  • Үрдәкнең нинди сыйфаты аны һәлакәткә очрата?

а) мактанчыклык

б) серне саклыйбелмәү

в) ярдәмчеллек (Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерә һәм бәя куя)

- Молодцы, укучылар.

VII. Йомгаклау.Үзбәя .

-Дәрес сезгә ошадымы? Нинди өлешләре ошады?

- Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

- Әкиятләрнең әһәмияте нәрсәдә?

- Киләчәктә үзегез дә әкиятләр уйлап чыгарырсызмы? (фикерләр тыңлана) Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. Матур уй-фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас. Сез нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз.

-Белемнәрегезне бәяләгез. Һәр укучы үзенә туры килгән почмакны сайлый.

-Кемнәр дәрестә бик яхшы эшләдем дип уйлый, алар кояш янына, уртача эшләүчеләр кояш-болыт рәсеме янына, тырышлык җитеп бетмәгән укучылар болыт рәсеме янына барып басалар. Кемнәргә активлык җитеп бетмәде? Ни өчен? (Укучылар үз белемнәрен бәялиләр, үзләренә билге куялар, укытучы күзәтчелек итә)

Өй эше бирү: А.Алишның әкиятләрен укуны дәвам итәргә, әкияткә карата иллюстрция ясарга.



Кулланылганәдәбият:

1.Алиш А. “Хикәяләр һәм әкиятләр”. Казан, Татарстан китапнәшрияты,1991 ел.

2. “Әкиятләр илендә китабы”, татар балалар нәшрияты ( Абдулла Алиш әсәрләре буенча татар, рус һәм инглиз телләрендә әкиятләр һәм мультфильмнар җыентыгы) , 2015 ел.

3. Биктимерова Р.З. “Көч һәм рух тамырлары”. Казан.

4.Казыйханов В. “Әхлак дәресләре” . Яр Чаллы.

5. Сайт: sabyem.ru






































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!