СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Методическая разработка классного часа на татарском языке “Татарстан Республикасы Конституциясенә - 25 ел”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар телендә язылган сыйныф сәгате эшкәртмәсе

Просмотр содержимого документа
«Методическая разработка классного часа на татарском языке “Татарстан Республикасы Конституциясенә - 25 ел”»

2017 ел 25 октябрь


Парламет сәгате “Татарстан Республикасы Конституциясенә - 25 ел”

(Видео-Гимн) Хәерле көн, хөрмәтле укучылар , укытучылар һәм парламент сәгатебез кунаклары. 2009 нчы елдан бирле Республикабызда парламент сәгате үткәрү матур традициягә әйләнде. Татарстанда ел саен уздырыла торган “Парламент дәресе” белем бирү акциясе быел унынчы мәртәбә старт ала. Әлеге чара бу атнада Республикабызның барлык мәктәпләрендә дә уткәрелә.

Быелгы парламент сәгатебез гадәти түгел, чөнки безгә кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V чакырылыш депутаты Ягудин Шамиль Габделхаевич килде, хәтерләсәгез ул Гаяз округыннан, ягьни безнең округтан 2014 елның сентябрендә уткән сайлауларда катнашып Дәүләт Советына депутат итеп сайланган иде. Ул Дәүләт Советында безнең район халкы мәнфәгатьләрен дә яклый. Республика хакимиятенең иң югары вәкиллекле закон чыгару органыннан безгә шундый мәртәбәле кунак килү бердә юкка тугел әлбәттә, чөнки, 6 нчы ноябрьдә Республикабыз халкы мөһим дата билгеләп үтәчәк : Татарстан Республикасы Конституциясенә быел 25 ел тулачак. Шулай ук алда безне зур дата көтә: 2020 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулачак.

Кешеләр гомер-гомергә җәмгыять булып яшәгәннәр. Бүгенге көндә Татарстан республикасында 4 миллионга якын төрле милләт кешеләре яши. Үзара тыныч яшәү өчен кешеләр үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, әхлак һәм хокук нормаларына, законнарга мохтаҗ булалар. Меңләгән законнар арасында үзенең роле һәм мәгънәсе буенча бәяләп бетереп булмый торганы бар. Ул – Конституция. Конституция – ул илнең төп законы. Ул җәмгыять һәм дәүләтнең төзелешен, хакимият органнарын оештыру тәртибен һәм принципларын, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели.

Татарстан Республикасы үз территориясендә дәүләт суверенитеты игълан итүчеләр арасында беренчеләрдән булды. 1990 елның мартында республика хакимиятенең иң югары вәкиллекле (закон чыгару) органына альтернатив һәм күппартиялелек нигезендә беренче тапкыр сайлаулар булды. Шушы ук елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Бу ике истәлекле вакыйга республика дәүләтчелегендә радикаль үзгәрешләрнең башлангычы һәм, асылда, Россия дәүләтчелегенең яңа типтагы федератив мөнәсәбәтләр чагылышы булды.

Татарстан Республикасы Конституциясе республиканың “Дәүләт суверенитеты турында” гы Декларациянең иң мөһим положенияләрен исәпкә алып эшләнде һәм 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Бу көн республикада бәйрәм көне дип игълан ителде.

-Ә хәзер әйдәгез республикабызның Конституция кабул итү тарихын чагылдырган видео ролик карап үтик. видео

Татарстан Республикасы Конституциясе – суверен дәүләтнең Төп Законы ул. Республиканың күп милләтле халкы ихтыярын чагылдырып, Конституция дәүләт суверенитетын Татарстан Республикасының аерылгысыз һәм асыл билгесе дип игълан итте һәм төп бурычны – демократик, хокукый дәүләт төзү бурычын беркетте. Граждан белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр, иң зур социаль хәзинә булган кеше хокуклары өстенлегенә, гражданнарның дәүләт эшләрен идарә итүдә катнашуына нигезләнә. Үзара мөнәсәбәтләрендә граждан һәм дәүләт бер-берсе алдында җаваплы.

Республикабыз киләчәге – яшьләргә бәйле. Соңгы елларда киләчәгебезне кайгыртып эшли башлаган программалар: сәламәтлек саклау системасын яңарту, мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү, спортны алга җибәрү, Иннополис төзелү һәм башкалар моның ачык мисалы. Республикабыз җитәкчелеге һәм шулай ук район җитәкчелеге авыл җирендәге эшсезлекне бетерү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дә бик нык игътибар бирә башлады. Шулай ук Татарстанның 20 30 дип аталучы стратегик үсеш программасы республикабызны төрле яклап алга җибәрү, иң яңа технологияләргә нигезләнгән промышленностьны үстерү, халкыбызның яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә хөкүмәтнең зур игътибар бирүен күрсәтә. Сонгы елларда Республикабыз нинди нәтиҗәләргә иреште икән, алдагы видео ролик шул турыда.

( Видео Республика-2016)

Бик тиздән укучылар сез дә сәяси тормышыбызның актив гражданнары булачаксыз.Үзегезнең сайлау хокукы белән сез 1-2 елдан ук файдалана алачак. Безнең, гаиләләребезнең, илебезнең тормышы сезнең бу хокукыгыздан ничек файдалануыгыздан һәм нинди сайлау ясавыгыздан  торачак.  2018 елның 18 мартында Россия президентын сайлаулар узачак. Ә сайлаулар стихияле үтмәсен өчен , аны үткәрү нормалары эшләнгән.

-Сайлау хокукы нинди ике төргә бүленә? (Актив һәм пассив)

-Әйтегез әле, нәрсә ул актив  сайлау  хокукы? Ничә яштән башлана? ( гражданнарның  сайлауларда  катнашу хокукы. Россия Федерациясендә 18  яшькә  җиткән  барлык  гражданнарга  бирелә.)

-Ә нәрсә ул пассив  сайлау  хокукы? (гражданнарның  вәкиллекле дәүләт  органнарына сайлана  алу  хокукы. 21 яшьтән депутатлыкка узеңнен кандидатураңны тәкъдим итәргә мөмкин.)

- 18 яшь  тулгач РФ гражданнары сайлаучы статусы ала. Бу хокуктан кемнәр мәхрүм ителәләр? ( 18 яше тулмаганнар, сайлау вакытында суд карары буенча иректән мәхрүм итү урыннарында булучылар, хокукый сәләтсез кешеләр-ягъни үз гамәлләре өчен җавап бирә алмаучылар.)

-Депутат ничә ел срокка сайлана? (5 ел)

-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе кем? (Фәрит Хәйрулла улы Мөхәмәтшин)

-Татарстан Дәүләт Советында ничә депутат? (100)

-6 нчы ноябрь – бу нинди көн? (1992ел,Татарстан Республикасы Конституциясе көне)

-Ә Россия Федерациясе Конституциясе бармы? Ә көне кайчан? (Бар. 12 декабрь,1993 ел)

-РФ парламенты ничек атала? ( Федераль җыелыш)

-ТР парламенты ничек атала? ( Дәүләт Советы)

2014 нче елның 14 сентяберендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатларын сайлау, 2015 елның 13 сентябрендә Татарстанда республика Президентын сайлау һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар булып узды. Дәүләт Советына сайлауларда 84 % тавыш җыеп Бердәм Россия партиясе җиңеп чыкты.

-Ә хәзер парламент дәресебез кунагы Дәүләт Советы депутаты Шамиль Габделхаевичка сүз бирәбез.


Бердәм Россия партисенең Яңа Чишмә бүлекчәсе сәркатибе Бикбова Зөлфия Әхатовнага сүз бирәбез.


-Укучылар сорауларыгыз булса бирегез.

Укучылар, җавапларыгыз, фикерләрегез өчен рәхмәт. Безнең бүгенге дәрескә килүләре өчен, аңлаешлы, аңлатмалы, кызыклы чыгышлары, сезнең белән әңгәмәләре өчен үзем һәм сезнең исемнән кунакларга рәхмәт белдерәм. Сәламәт булыгыз, шат булыгыз.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!