СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Күңелле татар теле

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Күңелле татар теле" дәресе эшкәртмәсе. Укытучылар өчен дәрес планы.

Просмотр содержимого документа
«Күңелле татар теле»

- Исәнмесез, укучылар! Бүген мин сезгә бүләк белән килдем бит әле (смайлик күрсәтәм) менә нинди кәеф алып килдем, карагыз әле. Сез һәрвакыт елмаеп торырга яратасыздыр? Алай булса мин бик рәхәтләнеп сезгә яхшы кәеф бүләк итәм.

Сезнең алда текст бирелгән. Эчтән бер кат укып чыгыгыз әле.

- (Укыйлар)

- Берәрегез кычкырып укып күрсәтсә әйбәт булыр иде. Кем укырга тели?

- (Укый)

- Сүз нәрсә турында бара?

-

- Закирга дуслары ничек ярдәм итә?

-

- Хәзер сезнең алда карточкалар бирелгән. Буш урыннарга Закирның дуслары исемнәрен язасыз һәм Равил белән Зөфәрнең нинди дус булуларын күрсәтәсез. (Эшлиләр).Закирның чын дусты кем була инде?

-

- Ә ни өчен? Зөфәр дә ярдәм итте бит.

-

- Яхшы. Сезнең алда шигырь тексты бар. Эчтән генә укып чыгыгыз әле. (Укыйлар.) Укып күрсәтегез әле безгә.

- (Укый)

- Шигырь нәрсә турында?

-

- Ә сезнең, укучылар, “рәхмәт”әйткәнегез бармы?

-

- Ә “рәхмәт” сүзен ишеткәнегез?

-

- Бик яхшы. Миңа шигырьнең үзегезгә ошаган бер матур җирен укып күрсәтегез әле.

- (Укыйлар)

- Хәзер ике текстны да янәшә куегыз, шушы текстлар арасындагы бәйләнешләрне әйтегез.

- (дуслык, рәхмәт)

- Сезгә тагын бер эш. Чәчәк, сүзләр бирелгән. Сез сүзләр арасыннан дуслык төшенчәсенә караган сыйфатларны сайлап алырга һәм чәчәк таҗларына ябыштырырга тиеш буласыз. (Ябыштыралар).

-

- Менә нихәтле сыйфатлар бар икән бит. Бу чәчәкләрне бер-берегезгә бүләк итә аласыз. (Бүләк итәләр). Ике текстны берләштергән тагын бер момент бар. Роберт Миңнуллин шигыреннән бер өзек укып китик:

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

Без укыган текстларда яхшылык эшләндеме икән?

-

-Димәк, яхшылык эшләү малайлар дуслыгы җепләрен тагын да ныгытты, Гариф белән Динә дуслыгына нигез салды. Без бүген сезнең белән чын дуслыкның нәрсә икәненә төшендекме икән?

-

- Мин сезгә дусларыгызның кадерен белергә киңәш итәм һәм үзегез дә чын дус була белегез дигән теләктә калам.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!