СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект урока по биологии в 9 классе "Взаимоотношения между организмами"

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

конспект урока по биологии "Взаимоотношения между организмами" 9 класс на татарском языке

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по биологии в 9 классе "Взаимоотношения между организмами"»

ТР Спас муниципаль районы

Көек төп гомуми белем бирү мәктәбе











Тема:

Организмнар арасында үзара мөнәсәбәтләр











9 сыйныфта биологиядән

үткәрелгән ачык дәрес конспекты



Үткәрде: биология укытучысы Хөснетдинова Н.К.











Тема: Организмнар арасында үзара мөнәсәбәтләр.

Максат: укучыларны организмнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле типлары белән таныштыру,аларның әһәмиятен билгеләү.Экологик мөнәсәбәтләрнең төрле факторга бәйле булуын, катлаулы булуын дәлилләү.

Бурычлар:

  • ИКТ кулланып интернет ресурсларыннан кирәкле мәгълүмат табу һәм организмнар арасындагы мөнәсәбәт төрләре белән таныштыру;

  • укучыларның коммуникатив күнекмәләрен камилләштерү,мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыру;

  • Табигатькә, тере организмнарга сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.

Җиһазлау: компьютерлар, проектор, экран, биремле карточкалар,презентацияләр.

Дәреснең структурасы һәм барышы.

I.Оештыру моменты.

Укучыларны сәламләү, дәрескә әзерлекне тикшерү.

  • Исәнмесез, укучылар!Бүгенге дәресебез гадәти түгел, бездә кунаклар бар. Дәрес уңышлы үтсен өчен тырышып эшләргә,актив булырга кирәк.

Әйдәгез, дәресебезне матур итеп башлап җибәрик. Тере табигать моңнары астында бер шигырь тыңлагыз.”

( Музыка яңгырый “Золотая инструментальная коллекция.Вангелис.Музыка природы.”)

"Күршеләр”.

Күршеләр, күршеләр: аюлар, коңгызлар,

Бөркетләр,бөҗәкләр, агачлар,үләннәр...

Булышып һәрдаим

Бик тату яшиләр.

Ян күршең булмаса,

Бик яман яшәүләр

Күршеләр булганга,

Михнәтсез яшиләр.

Зарарлы күршене әйләнеп узасың.

Берсе белән син Тамагың туйдырасың.

Кайбер күршеләр

Буладыр түбә,

Шул түбә астында

Рәхәттә яшә.

Күршенең кайберсе

Илтәдер еракка,

Утыр да кит әйдә

Кирәкми машина.

Куркыныч килгәндә

Кайберсе - уята,

Авырлык килгәндә

Күршеләр кул суза.

Күршеләр,күршеләр –

Һәркайда,һәр җирдә

Яшибез бик тату

Күрмибез михнәт тә.

- Ничек уйлыйсыз,бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

(тере организмнар арасындагы мөнәсәбәтләр турында)

  • Тема буенча нәрсәләр беләсез икән .Әйдәгез, искә төшереп китик.



II. Белемнәрне актуальләштерү.



Сорауларга җавап бирегез әле.



  • Экология фәне нәрсәне өйрәнә?

  • (экология фәне тере организмнар белән тирәлек арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнә)

  • Нинди экологик факторлар сезгә билгеле?(абиотик,биотик,антропоген).

  • Һәр тере организм башкалар белән чолгап алынган шартларда яши, алар үзара төрле мөнәсәбәтләргә керәләр.

  • Нинди экологик факторлар турында сүз бара? (биотик факторлар).

  • Бер урында яшәүче төрле хайваннардан, үсемлекләрдән, гөмбәләрдән, бактерияләрдән торган төркемнәрне экологлар ничек атыйлар?

  • (биоценоз- бер тирәлектә яшәүче ,бер-берсенә бәйләнешле тере организмнар бергәлеге)







  • Укучылар, бүгенге дәреснең максаты нинди дип уйлыйсыз?

(биоценозда организмнар арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнергә)



  • Дөрес. Максатны әйтергә. (слайд)

  • Бүген без организмнар арасындагы бәйләнешләрнең төрле типлары белән танышырбыз,аларның әһәмиятен билгеләрбез.



  1. Яңа материалны өйрәнү.

Бер территориядә яшәүче организмнар арасында гаять күптөрле бәйләнешләр бар.Аларның кайбер типлары төрле систематик группалар өчен уртак.Ә хәзер бәйләнешләрне җентекләбрәк өйрәник.

А) Анимацияне игътибар белән карагыз,тыңлагыз, аңларга тырышыгыз. Ә соңыннан, бирелгән тема буенча әңгәмә корырбыз.

Ресурс№1. Интерактив анимация. “Симбиоз һәм нейтрализм». 5-6 мин.

http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/0000052c-1000-4ddd-7968-1f0046bc434d/250.swf

Б) әңгәмә кору,сорауларга җавап бирү.

- Биотик бәйләнешләр нинди төркемнәргә бүленәләр?

(нейтральлек, симбиоз,антибиоз,)

- Нәрсә ул симбиоз?(бергә яшәү.Бу формада партнерларның икесе дә яисә берсе генә булса да моннан файда ала).

- Симбиоз- киң төшенчә һәм үз эченә күп вариантларны ала. Симбиозның нинди төрләре билгеле?

(квартирантлык,микориза.әрәмтамаклылык)

  • Хайваннар патшалыгында симбиозга нинди мисаллар китерә аласыз?



  • Үсемлекләр арасында нинди мисаллар бар

  • (дәреслектән файдаланып,симбиозга мисаллар китерү)

  • Нәрсә ул нейтральлек?

IV. Ял итеп алыйк.Физкультминутка.(кыскартырга)





  1. Индивидуаль эш.

ЭОР Ресурс №3 “Антибиоз”

Сез тере организмнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең 2 төркеме белән таныштыгыз. Антибиозны мөстәкыйль өйрәнерсез.

  • Һәрберегез биремле карточкалар һәм эш планы ала. Сезгә 10 минут вакыт бирелә.

(укучылар ноутбуклардан ссылка буенча анимацияне ачалар һәм биремне башкаралар).

Антибиотические отношения. Анимация http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/0000052d-1000-4ddd-268e-470046bc434e/251.swf

Укучылар чыгышы.4 әр минут

VI.Ныгыту.

Чыгышларны тыңладык.Хәзер белемнәрне тикшереп алыйк, интерактив тест эшлибез.

ЭОР. “Организмнар арасындагы мөнәсәбәтләр”

Взаимоотношения между организмами. Интерактив http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/0000052e-1000-4ddd-97ae-1b0046bc4352/252.swf

Бирем.Рәсемгә биотик мөнәсәбәт төрен туры китерергә.(укучылар биремне үтиләр,үзләре тикшерәләр дөреслеген) Экранда биремне күрсәтергә.Үзләренең җавапларына аңлатма бирәләр.

– Ни өчен шулай уйлыйсың?

VII. Нәтиҗә ясау (бергә)

  • Күргәнебезчә, биоценозда төрара мөнәсәбәтләрнең төрле формалары очрый.Аларның әһәмияте нәрсәдә соң?

(Алар биоценоздагы үсемлек һәм хайваннар санын көйләргә мөмкинлек бирә һәм биоценозның тотрыклылыгын билгели.)

VIII. Йомгаклау. Рефлексия.

Укучылар,әйдәгез дәрескә йомгак ясыйк..Сезнең фикерне ишетәсем килә.Бүгенге дәресебез файдалы булдымы?Куйган максатыбызга ирештекме?

Укучылар җавабы.



IX.Өй эше бирү.

Укучылар,сез бүген бик яхшы эшләдегез,мин кәнәгать. Өйдә 53 параграфны тагын бер кат укып,эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәрсез.

Шуның белән дәресебез тәмам.Барыгызга да рәхмәт.Молодцы.Чыгарга мөмкин.










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!