СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

КИМы по татарскому языку для 7 - х классов татарских групп

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Контрольго - измирительные материалы для 7-х классов по татарскому языку для татарских групп.

Просмотр содержимого документа
«КИМы по татарскому языку для 7 - х классов татарских групп»



Татарстан Республикасы Казан шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

“8нче гимназия”

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе




Каралды” “Килешенде” “Расланды”

МБ җитәкчесе Директор урынбасары Гимназия директоры

Ваганова А.И Шәрәфиева Г.М. Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе № 1 “ 29 август 2016 ел. Боерык № 210

29 август 2016 ел . “1сентябрь 2016 ел.



7 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теленнән контроль үлчәү биремнәре

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы




Казан, 2016



татар теленнән кереш контроль эше (тест)

7 сыйныф (татар төркеме) татар теле

1 вариант

1.Грамматика нәрсәләрне өйрәнә?

А) сүзләрне һәм аларның грамматик үзенчәлекләрен

Б) сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик үзенчәлекләрен

В) сүзләрне һәм сүзлекләрне

2. Сүз төркемнәре генә булган рәтне яз

А) алмашлык, сүзлек, рәвеш, сан, исем Б) алмашлык, рәвеш, сан исем, сыйфат В) алма, рәвеш, сан, исем, сыйфат

3.Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?

А) 5 Б) 6 В) 7

4. Исем сүз төркеменең билгеләмәсен табыгыз.

А) предмет, затларны, күренешләрне белдерә һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә
Б) зат яки предметның эш-хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә нишли? нишләде? нишләячәк? сорауларына җавап бирә
В) исем, сыйфат, сан, рәвеш, фигыльләрне алмаштырып, алар урынына кулланыла торган сүзләр



5. Исем сүз төркеме нәрсәләр белән төрләнә?

А) килеш, тартым, сан Б) килеш, тартым,сан, дәрәҗә В) килеш, тартым, сан, заман

6. Татар телендә ничә килеш бар?

А) 5 Б) 6 В) 7

7. Уртаклык исемнәр генә булган рәтне яз.

А) апа, машина, Казан, урындык, сандугач Б) дәфтәр, тавык, давыл, Зөһрә йолдыз, күлмәк В) уенчык, куян, шәһәр, кибетче, урам

8. Кайсы рәттәге исемнәргә бер үк күплек сан кушымчалары ялгана?

А) дәфтәр, кибетче, тәрәзә, көрәшче Б) китап, урындык, шәһәр, урам, мәктәп В) куян, аю, карандаш, бетергеч, елга

9. Икедән артык сораулы килешләрне генә языгыз.

А) Б.к, И.к, Ю.к Б) Ю.к, Т.к,Ч.к В) Ю.к, Ч.к, Ур.в.к

10. Килеш кушымчаларын тиешле тәртиптә языгыз.

Бүген урам… салкын яңгыр… ява, шуңа укучы... мәктәп… килмәде.

А) дә, -, лар, кә Б) да, -, нар, кә В) да, -, лар, кә







татар теленнән кереш контроль эше (тест)

7 сыйныф (татар төркеме) татар теле

2 вариант

1.Грамматика нәрсәләрне өйрәнә?

А) сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик үзенчәлекләрен

Б) сүзләрне һәм сүзлекләрне

В) сүзләрне һәм аларның грамматик үзенчәлекләрен

2. Сүз төркемнәре генә булган рәтне яз

А) алмашлык, фигыль, рәвеш, сан, исем Б) алмашлык, рәсем, сан , исем, сыйфат В) алма, рәвеш, сан, исем, сыйфат

3.Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?

А) 6 Б) 7 В) 8

4. Исем сүз төркеменең билгеләмәсен табыгыз.

А) предмет, затларны, күренешләрне белдерә һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә
Б) зат яки предметның эш-хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә нишли? нишләде? нишләячәк? сорауларына җавап бирә
В) исем, сыйфат, сан, рәвеш, фигыльләрне алмаштырып, алар урынына кулланыла торган сүзләр

5. Исем сүз төркеме нәрсәләр белән төрләнә?

А) килеш, дәрәҗә , тартым, сан Б) килеш, тартым,сан В) килеш, тартым, сан, заман

6. Татар телендә ничә килеш бар?

А) 6 Б) 7 В) 8

7. Ялгызлык исемнәр генә булган рәтне яз.

А) Зөһрә йолдыз, Казан, «Сабантуй» газетасы Б) дәфтәр, тавык, давыл, Зөһрә йолдыз, күлмәк В) уенчык, куян, шәһәр, кибетче, урам

8. Кайсы рәттәге исемнәргә бер үк күплек сан кушымчалары ялгана?

А) дәфтәр, кибетче, тәрәзә, ат Б) китап, урындык, парта, карандаш В) куян, аю, карандаш, бетергеч, елга

9. Икедән артык сораулы килешләрне генә языгыз.

А) Б.к, И.к, Ю.к Б) Ю.к, Т.к,Ч.к В) Ю.к, Ч.к, Ур.в.к

10. Килеш кушымчаларын тиешле тәртиптә языгыз.

Бүген урам… салкын яңгыр… ява, шуңа укучы... мәктәп… килмәде.

А) дә, -, лар, кә Б) да, -, нар, кә В) да, -, лар, кә







КИМ №1

Диктант.

Олылар сүзе.

Халык икмәкнең кадерен кытылк елларда гына түгел, һәрвакытта, иң уңган чакларда да бик яхшы белгән... Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. “Ипекәй” дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны... Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә, ул аны, иренмичә иелеп алып, читәнгә яки бүрәнә ярыгына кыстырып китә. Балаларга да, сыныгыңны калдырма, валчыгыңны җый, бәрәкәт очмасын, дип әйтеп кенә торалар, һәм без ипи валчыгын таптаудан чынлап та курка идек, икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек... Хәзер алай шомланулар бетте, әмма хөрмәт калырга, хөрмәт сакланырга тиеш... Бары шул чакта гына муллыкка ирешеп булачак! (98 сүз)

Ә.Еникидән























КИМ №2

Изложение.

Балачак истәлекләреннән.

Абый мәче белән этне дә төрле һөнәрләргә өйрәтә.

Актырнак атлы этебез бар. Ялтырап торган куе йонлы, ак тырнаклы эт. Абый аны бик ярата. Ишегалдына чыкса, гел шуның белән уйный. Эт, аны күрү белән атылып, чабып килә дә аның янында бетерелергә, сикергәләргә тотына.ю кулын ялаштыргалап ала, ә кайчак, алгы аякларын абыйның күкрәгенә куеп, битен дә ялый. Абый, башыннан мескен бүреген салып, каерылып, аны бер читкә ыргыта. Актырнак шундук, атылып барып, бүрекне алып килеп бирә. Шуннан соң абый кулын кесәсенә тыга, нәрсәдер эзләгән сыман була. Эт, моны күргәч, алгы аякларын күтәреп, арткы аякларына баса, колакларын торгыза, күзләре уттай яна. Шатлыгыннан бер-ике тапкыр өреп тә куя. Абый аңа ипи кисәге яисә берәр сөяк бирә. Ипине эт шундук чәйнәп йота да, тагын бирмәсме икән дип, койрыгын селкеп, карап тора, ә сөякне бер читкә алып китеп кимерә. Кыш көннәрендә абый аны җигеп тә йөри. Тау шуа торган чанага җигә ул аны. Актырнак, абыйны тартып, ишегалдының бер башыннан икенче башына чаба. Без дә, бала-чагалар, аның артыннан калышмаска тырышып, йөгерәбез. Яхшы ул безнең абый, утырта, чанасын кызганмый.

Рәхәт тә соң этле чанага утырып йөрүе! Миңа, барыннан да бигрәк, мәчебезнең “кар көрәргә чыгуы” ошый.

Мин аның бу һөнәрен һәрвакыт бик кызыксынып карап торам, көләм. (200 сүз)

А. Шамовтан

Бирем. Үзегезнең яраткан хайваныгыз турында күргәннәрегезне өстәп языгыз.









КИМ №3

Сүзлек диктанты.

Бәхет, борылыш, буяу, дәртле, моңлы, дәүләт, зәңгәр, күтәренке, хөрмәтле, остаз, омтылыш, йомшак, йөгерешче, йөкләмә, каләм, кайбер, канәгать, игътибар, кулъяулык, максат, үтенеч, үсемлек, җиләк-җимеш, җаваплы, җыелыш, җыйнак, һичкем, һөнәрче, өзек-өзек, әңгәмә, әлбәттә, әһәмиятле, уңайлы, уналты, уйлау, уйнап-көлеп, сабырлык. (40 сүз)

Бирем. Бирелгән сүзләр белән 3 җөмлә төзергә.























КИМ №4

Сочинение.

Мин Яңа елны ничек каршылыйм.
























КИМ №5

Диктант.

Гайбәт әйбәт түгел...

Безнең сыйныфта ике Лилия бар. Икесе бергә утыралар, икесе дә матур киенәләр, чиста йөриләр. Әйбәт укыйлар да. Аларны һәрвакыт үрнәк итеп сөйлиләр.

Математика дәресендә бер мәсьәләне беркем дә, хәтта ике Лилия дә чишә алмады. Ә Мөслимә дигән кыз чиште, җавабы дөрес булып чыкты. Моңа кадәр гел алдан кул күтәрә торган ике Лилия авызларын ачып калдылар. Шуннан соң үзара чыш-пыш сөйләшеп алдылар. Тәнәфестә, кызларны җыеп, Мөслимә турында сөйли башладылар.

Янәсе Мөслимә укытучы өстәле каршында утыра, укытучы дәфтәреннән мәсьәләнең җавабын чәлдерә. Ул акыллы булып күренер өчен күзлек киеп йөри. Имеш, Мөслимә өйдә кечкенә сеңлесен кыйный, үзенең эшен сеңлесенә эшләтә икән. Ул, хәтта, китапханәдән алган китапта булган рәсемнәрнең күзләрен дә чукый, ди.

Лилияләрнең сүзләренә күпләр ышанмады, чөнки Мөслимәнең әдәпле, тырыш, тыныч кыз икәнен беләләр. Ышанучылар да табылды.

Кешене начар итеп күрсәтергә тырышып, аның турында ялган сөйләү – гайбәт дип атала. Кеше турында гайбәт сөйләү – әдәпсезлек, әхлаксызлык. Гайбәт сөйләүдән сак булыгыз! Гайбәткә юл куймагыз!







КИМ №6

Изложение

Боз астындагы җыр.

Бу хәл кыш көне булды. Шулай беркөнне күл буйлап чаңгыда йөргәндә чаңгыларым җырлап җибәрмәсеннәрме? Сайрар кошларың бер читтә торсын. Ә тирә-юньдә ап-ак кар, үзәккә үтәрлек салкын.

Урман да, күл дә тып-тын. Авылда әтәчләр булып әтәчләр дә шым булган. Ә чаңгыларым җырлапмы-җырлый. Күңелемә шик төшә башлады. Агачка җан өрмәгән бит. Кемдер боз астында, нәкъ минем аяк астында чүт-чүт өздерә.

Әгәр шул чакта кул селтәп китеп барган булсам, боз астындагы серле җыр чишелмәгән табышмак булып каласы булган икән. Ә мин китеп бармадым, кызыксынасы иттем.

Бер-бер нәрсә ачыклый аламмы дип, бозга яттым да караеп торган ярыкка башымны суздым. Ә теге тылсымлы тавыш инде якындарак ишетелә. Кош булып балыклар сайрамыйдыр лабаса! Күл төбендә челтер-челтер гөрләвек агып ятамы икән әллә? Боз сөңгеләре чең-чең итеп бәрелә микән?

Җыр һаман яңгырый да яңгырый. Ул шулкадәр чын, чиста, аһәңле. Юк, юк, болай гөрләвек тә, балыклар да, боз сөңгеләре дә җырлый алмас. Болай итеп дөньяда бары бер җан иясе – кош кына сайрый ала.

Чаңгыларым белән бозга бәргән идем – җыр тынды. Тавыш – тынсыз гына көтеп торгач, җыр кабат яңгырады. Тагын бар көчемә чаңгыларым белән бозга бәрүем булды, караеп торган ярыктан бер кош очып чыкты да миңа карап өч тапкыр башын иде.

  • Исәнме, боз асты җырчысы! – дип, мин дә кошчыкны сәламләдем. Кошчык җавап итеп әлеге таныш җырын сузды.

  • Ә мин сине беләм бит, - дидем мин, аны тавышыннан танып. – Су чыпчыгы бит син.

Су чыпчыгы миңа җавап кайтарып тормады, ул башын гына ия белән иде. Кошчык бераздан боз астына кереп китте дә янә сайрый башлады. Кыш уртасы булса ни?! Боз астында җил дә, салкын да, карчыга да куркыныч түгел бит. Боз астында кап – кара судан һәм серле караңгылыктан кала бернәрсә юк. Нигә җырламаска ди Су чыпчыгына? Безгә дә тыңлавы рәхәт шундый җырчыны. (287 сүз) (Н.Сладков буенча)



КИМ №7

Сочинение

Туган ягым табигате.
























КИМ №8

Диктант

Язгы урманда.

Без урманга килеп тә җиттек. Әллә ни биек булмаган калкулык өстендә торабыз. Язгы саф һаваны туйганчы иснисе килә.

Әле яңарак кына кар суларында коенып чыккандай зәңгәрсуланып торган урманның эченәрәк үтәбез. Анда без генә белә торган күлләр, сулыклар бар. Урман әчләтеп барабыз. Иртәнге мул чыктан урман сукмагы төтенләп, буланып тора. Дымлы һавада җиңелчә калтырата. Шиңгән яфрак, изрәгән туфрак исе. Гөмбә исе. Яшь бөреләр исе. Әчкелтем тал, яшь тупыл кайрысы исе. Язның сагышлы көенә моң өстәгәндәй, берьюлы мең төрле кошлар сайрый. Туган якларына әле ңарак кына кайткан кошларның аһәңле тавышлары күңелләрне әллә нишләтә. Шунда йөрәктән хисләр ургый, күңелнең бар байлыгы, иң кадерле уй-кичерешләре ачыла. Үзең дә сизмәстән, күңелең түрендә җанга рәхәт өстәүче тылсымлы җыр тугандай була. Рәхәтләнеп яшисе килә. (120 сүз) (М.Хәсәнов)

Бирем: Фигыльләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.














КИМ №9

Диктант.

Кадерлеләрнең кадерлесе.

Кеше олыгая, җитлегә барган саен аның укытучысына мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара. Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә. Тирә-якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод – фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән. Шуңа укытучы – һәркемнең күңел түрендә.

Укытучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә. Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучы хәреф танырга өйрәткән. Аннары Гагарин белән бергә, аның күңел түрендә, укытучы да галәмгә, йолдызлар дөньясына күтәрелгән.

Җирдә һәрбер һөнәр кадерле, кирәкле. Тормышта һәр һөнәрнең алыштыргысыз урыны бар. Бу һөнәр яхшы, тегесе начар дип әйтеп булмый. Мәсьәләне алай куярга ярамый. Мәктәптә укытучының сиңа аны төшендерәчәк. (109 сүз).

Бирем. Укытучы үзе сайлый.














КИМ №10

Изложение

Яхшылык кире кайта.

Малайны әнисе кибеткә җибәрде. Ул ипи, казылык, сөт, катык алды да шуларны сумкасына тутырган хәлдә урам буйлап атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында – маэмай! Койрыгын селкетеп, борынын суза-суза шатлана. Яхшылыкка җавап бирми калу – начарлык. Малай моны белә. Шуңа күрә ул этне яратмыйча уза алмады. Тик эт нәрсәдер көтә иде.

Малай аңа ипи сындырып бирде. Эт ипине ашагач, казылык белән дә сыйлады. Ул кунагын тагы бер кат сыйпады да юлын дәвам итте.

Өйнә кайткач, би үк каты булмаса да әнисеннән шелтә эләкте эләгүен. Ләкин малай андый гына ачулануга түгел, катырагына да түзәргә әзер иде. Әлбәттә, ул хаклы. Аның дөрес фикердә булуы тиз арада расланды.

Ул мәктәптән кайтып килгәндә, бер дә юктан эт көтүе аның өстенә һау-һаулап ташланды. Аркасыннан сумкасын алып яман каты селтәнүгә карамастан, чак кына чигенәләр дә тагын өскә сикерергә азапланалар. Шул вакыт араларыннан берсе алгарак чыкты да, шулай ук ыржаеп, эт өеренә каршы ташланды. Шулай өрешә һәм шаулаша торгач, эт көтүе чигенергә мәҗбүр булды.

Күп тә үтмичә, алар үз юллары белән атлады. Малайны яклашкан маэмай гына калды. Койрык селки-селки, якты күзен елтыратып карап тора иде.

Малай аның теге вакытта үзе сыйлаган эт икәнен шунда гына таныды. (189 сүз)

Ә.Баяновтан

Бирем. Үзегез белән булган вакыйгага нигезләнеп, текстны дәвам итегез.






КИМ №11

Контроль диктант.

Яхшы укучы хур булмый.

Нарат җиләкләре шулкадәр күп, шулкадәр эре, тәгәрәп-тәгәрәп үскәннәр. Зөфәр аларның иң эре һәм иң кызылларын сайлап җыйды. Менә аның өч бүлмәле кыр сумкасы туп-тулы булды.

Шуннан соң Зөфәр кайту ягына борылды. Бераз баргач, адашканын сизде. Әйе, юлсыз, сумкасыз кара урманда адашып калуың бик тиз шул. Юан карт агачлар серле тынлыкка чумып утыралар. Аларның мүкләнеп беткән кабыклары йөрәккә курку сала.

Зөфәр үзен бик тиз кулга алды. Көньякның да, төньякның да кайда булуын билгели ала иде бит ул. Агач ботакларына карап билгеләргә мәктәптә өйрәттеләр дә аларны. Зһфәр ялгызрак утырган агачка күз салды. Һәркайсының бер ягында ботаклары сирәгрәк тә, зәгыйфь тә. Ә икенче ягында куе һәм озын булып үскәннәр. Димәк, көньяк шул якта. Малай җиңел сулап куйды һәм алга атлады. (114 сүз) (Л.Ихсановадан)











7 класс татар төркеме өчен КИМнар

Укытучы: Айзатуллова Э.М


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!