СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Халкыбыз йолалары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Национальная педагогика

Просмотр содержимого документа
«Халкыбыз йолалары»

Халкыбызның йолалары – укучыларны тәрбияләүдә зур чыганак

Максат: халкыбызның гореф –гадәтләренә нигезләнеп, укучыларда милли узаң, әхлак сыйфатлары тәрбияләү

Җиһазлау: пыяла савыт, чәчәкләр, мәкальләр, йөзек, алъяпкыч, иләк, тукмак,

Кереш

Нинди матур иртә! Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар. Сезне яңа уку еллары белән тәбрик итәм. Барыгызның да сау –сәламәт булып, күп уңышларга ирешеп, шатланып эшләвегезне телим.Хәерле эш көннәре булсын!

- Бөек галим, мәгърифәтче, язучы, тарихчы Риза Фәхретдин “Балачактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, -дип зирәк фикерен язып калдырган. Балачак-кешенең бөтен тормышына нигез булып тора, тормышының алдагы баскычлары, аның уңыш һәм уңышсызлыклары шушы нигезгә бәйле дә инде. Коллегалар, әйдәгез әлеге пыяла савытны татар халкының эчке дөньясы дип күз алдына китерик.  Бергәләп Халкыбызның эчке дөньясын баета, әхлак сыйфатларын ача торган сүзләр белән  төрле төстәге чәчәкләр салабыз.

Алып баручы “мәхәббәт” сүзе әйтеп 1 нче чәчәкне сала. Катнашучылар дәвам итә.:

Игелеклелек

• Дуслык

• намуслылык

• хөрмәт

• назлылык

• мәхәббәт

• Мәрхәмәтлелек

• тугрылылык

• горурлык

• кунакчыллык

• матурлык

• хайваннарга мәхәббәт

• әниләргә мәхәббәт

• Ватанга мәхәббәт

• Хыял

• Фантазия

• чисталылык һәм башкалар

Шушы сыйфатларны бала күңелендә булдыра алсак, милләтебезнең горурлыгы итеп тәрбияли алсак без бик бәхетле булыр идек. Менә без әйтеп киткән сыйфатларны булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Ничек итеп чын шәхесләр булдыру өлкәсендә, дәресләрдә үз өлешебезне кертә алабыз? Безнең бүгенге чыгышыбыз шул максатларны күздә тотып үткәрелә.



Борынгыдан ук халыкның үзенчәлекле әхлак-тәртип кагыйдәләре, рухи-мәдәни җәүһәрләре барлыкка килә, тормышны матурлый, бизи торган традицияләр һәм гореф-гадәтләр туа. Ул вакытта телевизор, радио, матбугат һәм башка мәгълүмат чаралары булмаган, ә халык тәрбиясез булган, дип әйтә алмыйбыз. Киресенчә, хәзерге вакыттагы кебек эчкечеләр, тәмәке тартучылар да булмаган, наркомания афәте дә янамаган.

Алар махсус китаплар да укымаганнар, тәрбия алымнары турында уйлап та тормаганнар, шулай да үзләренең шәхси үрнәге һәм хезмәт ярдәмендә балалаларда матур сыйфатлар тәрбияли алганнар.

Хезмәт тәрбиясе

Хезмәт тәрбиясе халкыбыз педагогикасының йөрәген тәшкил итә. Хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү – халыкның төп бурычы булып тора. Без дә үзебезнен мастер-классыбызны шушы темадан башлап китәсе килә.

Безгә ярдәм итәр өчен 8 коллегабызны чакырабыз, 2 фокус группа төзибез.

Халык борынгыдан ук һәркемнең эше булырга тиешлеген, аны күңел биреп, булсын дип эшләргә тиешлеген, эшле кешенең юк –барга, начар гамәлләргә вакыты калмавын искәртеп яшәгән. Бу уңайдан тирән мәгънәле мәкаль –әйтемнәр, тәгъбирләр күп иҗат ителгән. Без дә эшебезне шуларны барлаудан башлыйбыз.

1нче группага. Татар халкындагы “Туфракны җир иткән-изгелек күргән, җирне туфрак иткән-ачтан үлгән” дигән тәгъбирнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? Шундый очраклар турында укучыларга аңлаешлы тормыштан мисаллар китерә аласызмы?

2 нче группага. “Кырда эзе булмаганның ашъяулыкта күзе булмас» тәгъбиренең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? Шундый очраклар турында укучыларга аңлаешлы тормыштан мисаллар китерә аласызмы?

Карап утыручы укытучыларга. Фокус группа уйлаган арада хезмәт темасына багышланган мәкаль –әйтемнәр, тәгъбирләрне искә төшереп, “Ахырын әйт” дигән уен тәкъдим итәбез.

“Эшле кеше- ашлы кеше”, “Тырышкан табар- ташка кадак кагар”, Эштән курыкма, ул синнән курыксын”, “Балык тозламасаң, кеше эшләмәсә бозыла”, Һөнәрле үлмәс- һөнәрсез көн күрмәс”, “Эш сөйгәнне- ил сөяр”, “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз”,”Тир тамган җир уңдырышлы була”, “Иген иккән- морадына җиткән”, “Язның бер көне ел туйдыра”.

Фокус группаның җавапларын тыңлау.

Әти-әниләргә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбиясе

Шулай ук халкыбызның гасырлар төпкеленнән килә торган иң күркәм сыйфатларның тагын берсе – өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, туганнар белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүне мөһим санаган. Мәсәлән, ата-анаңны, өлкәннәрне хөрмәтләү, олылау, җиде бабаңны белү – фарыз, туганнарың белән аралашмау – хурлык. Гаиләдә ана – иң изге, иң олы шәхес. “Анаң өчен уч төтендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың”. Халык әлеге бурычны бары үзең балигъ булып җитеп гаилә коргач, үз балаларыңа тиешле тәрбия биреп кенә кайтарып булганлыгына ишарәли.

Гаиләдә атаның да урыны югары булырга тиеш. Бигрәк тә ир-атларның дәрәҗәсе бик нык төшкән заманда. Атаның сабырлыгы, һәр сүзен уйлап, төпле, саллы итеп сөйләшүе, кылган гамәлләренә җаваплы булуы, кешеләргә, бигрәк тә үзеннән өлкәннәргә итәгатьле булуы, иҗтимагый активлыгы татар гаиләсе өчен гадәти күренеш булган. Халкыбыз педагогикасында һәм авыз иҗатында ата кеше – гаиләне яклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Халык бу хәлне яхшы аңлаган һәм яшь буынга да аталарның кадерен белергә кушкан. “Атаң исән чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот”, “Яман атадан – яман ул”, “Атасы кем – улы шул”. Димәк, кешеләрне хөрмәт итү туган-үскән җиргә, илгә, халкыңа мәхәббәт ата-ананы яратудан башлана.

”Ана күңеле – балада”, – ди халык Ә бала күңеле кемдә икән соң? Бу сорауга җавап эзләп карыйк әле. Сорауга җавап бирү өчен “Ялгыз ана хикәя”сен тынлап китик. Сораулар: 1.Кайда ялгышты ана? 2.Ялгыштымы? 3. Бу балаларны очратсагыз нинди киңәшләр бирер идегез?

Физәлия Дәүләтгәрәева “Ялгыз ана”

Зур гына авыл кырыендагы янып көл булган йорт урынына бик еш кына, таянган таягына үзен изгән бар авырлыкны салырга теләгәндәй, таяк тоткан ягына бар гәүдәсе белән иелеп, олы яшьтәге карчык әкрен генә, чак-чак кына атлап килә
 Сиксәнне куган Гөлсем карчыкның бүгенге көне бик аянычлы. “Балаң рәнҗетте − кылганнарыңның әҗере” дигән бер акыллысы. Кайда ялгышты ана кеше? Ялгыштымы? Бар гомерен балаларына багышлады. Аларны кыерсытмыйм дип, башкача тормышка чыкмады. Балалары өчен яшәде, үзен аямыйча алар өчен тир түкте. Тик миһербанлык дигән кешелек сыйфатыннан балалары өлешсез калды, ахры. Ата-ана хакы дигән изге төшенчәне алар белми шикелле. Алладан курыкмаганнан курык, дигәннәр. Ялгыз башы интегеп үстереп, бар көчен, бар гомерен балаларына салган анага карт көнендә өч баланың берсе дә терәк була алмады. Бу авыр сынау карчыкка түгел, ә аларга бирелгәнен аңламадылар. Бәлки, Гөлсем әбигә инде күп тә калмагандыр. Тик күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый шул. Гомеренең соңгы елларында үз балаларының тәрбиясен күрү насыйп түгел, ахры, аңа. Ә халык өч балага карап баш чайкый, гыйбрәт ала. Өч баланың үз балалары барысын да күреп, сеңдереп үсеп киләләр. Картлык, таякка таянып килсә дә, бик тиз килә. Ни чәчсәң, шуны урырсың.
 Бүген Гөлсем әби кече сеңлесенә кунарга бара. Яшь ярым чагында ятим калгач, биш туганны үги әниләре үз балалары кебек тигез күреп тәрбияләп үстерде. Тагын тугыз кыз, бер малай тудырды үги әниләре әтиләренә килгәч. Бәләкәй генә ояда унбиш бала бер-берсенә сыенып үстеләр. Бер-берсен чит итүнең ни икәнен белмәделәр, бер-берсенә чын туган, таяныч, иптәш булдылар. Ундүрт туганның бүген инде барысы да исән булмаса да, калганнары авыр минутта карчыкка иңнәрен куйдылар. Бәлагә очраган Гөлсем әби туганнарында чиратлап яши. Ә өч баласы, өйсез калган әниләренең бу авыр хәлен белеп тә, тыныч намус белән яшәп ята. Намус белән? Ә бармы соң ул аларда?
 Янып көлгә калган йорт урынында кайгысыннан күмердәй кара көйгән ялгыз карчык бөкрәеп утыра.

(Группаларда эш башкарыла. Группадагылар сорауларга җавап әзерлиләр)

Ә калганнар белән халкыбызның бик яратып уйный торган “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк әле.

Биремнәр:

  1. Бишек җырын җырлап күрсәтү

  2. Бала коендыру йоласы

  3. Бала юату күренеше.

  4. Бала уяту.

  5. Баланы мактау, үсендерү.



Фокус группаны тыңлау. Нәтиҗә



Аралашу, дуслык тәрбиясе

Элек-электән дуслык - бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган. Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр-мәкальләр әйтеп   калдырган.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.


Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.


Дустың булмаса – эзлә, тапсаң — югалтма.



Хәзер Сезгә “Өч дус” дигән әкият укырга бирәбез. Бу әкиятнең ахырын сез үзегез тәмамларга тиеш буласыз.

Бу егетләрне чын дуслар дип әйтеп буламы? Шул турыдагы фикерләрегезне дә җиткерсәгез, без бик шат булыр идек.

Өч дус

Борын – борын заманда өч егет ил гизәргә чыгып киткәннәр. Бара торгач, алар бер авылга юлыкканнар һәм иң читтәге йортның ишеген шакыганнар. Сөлектәй таза өч егетне авыл агае уз туганнары кебек каршылаган.

Өйгә керүгә, егетләр, хәл- әхвәл дә сорашып тормыйча, бер- берсен макташа башлаганнар. Авыл агае карап - карап торган да боларны сынымакчы булган. Шулчак егетләрнең берсе ишегалдына чыгып киткән. Өй хуҗасы ике егеткә болай дип сүз каткан:

  • Ниндирәк кеше сезнең бу дустыгыз? Карап торышка бик җилле күренә.....

  • Ахмак бер ишәк шунда , - дип дәррәү җавап биргән егетләр. Бераздан әлеге егет тыштан урап кергән. Ул керүгә, теге икесе чыгып киткән.

  • Бу дусларның ниндирәк кешеләр? - дип сораган аннан хуҗа. – Кыяфәтләренә караганда бик хәтәр күренәләр.

  • Теге кара бүреклесен әйтәсеңме ? Эт тә эт , ул да эт , - дигән егет.

  • Ә икенчесе ничегрәк ?

  • Бер хайван шунда ...

Кичен егетләр өстәл янына җыелганнар.

Өй хуҗасы берсенең алдына табак белән арпа китереп куйган, икенчесенә кочагы белән печән тоттырган, өченчесенең тәлинкәсенә сөяк –санак белән калган аш салган .

Егетләр ни әйтергә белмичә телсез калганнар . Нигә шаккаттыгыз ?- дигән хуҗа аларга . - Сез бит бер-берегезне “ишәк”, “ хайван”, “эт” дип атадыгыз, шуңа күрә һәркайсыгызның алдына иң яраткан ризыгын куйдым...

Төркемдәгеләр биремне үтәгән арада, калганнар үзара аралашып алырбыз.

Халкыбызда кулланылган нинди Исәнләшү сүзләре бар?

Исәнме, исәнмесез, ...........

Саубулашу сүзләре:

Хушыгыз, сау булыгыз, ........

Изге теләкләр:

Авызыңа бал да май, ак бәхетләр юлдаш булсын, армый эшләгез, аягың җиңел булсын, эшләрегез уң булсын .....

Рәхмәт әйтү, шатлану:

Рәхмәт, бик зур рәхмәт, рәхмәтләр яусын, мин бик шат, чын күңелдән рәхмәт, ..........

Гафу үтенү:

Гафу итегез, зинһар, кичерегез, гафу үтенәм, мин гаепле, ачуланмагыз инде, борчыганым өчен гафу үтенәм, ...

Мөрәҗәгать сүзләре:

Дуслар! Хөрмәтле..., Кадерле ..., Туташ! Ханым! Хезмәттәшләр! ....

Гаиләдә туганнар арасында куланыла торган сүзләр:

Әтисе. Әнисе, Абый, дәү абый, әби, әбием, бабай, бабаем, әнием, әтием, кечкенә апа, нәни апа.

Фокус группаны тыңлау. Нәтиҗә.





Йолалар. Ырым-шырымнар

Халыкның гасырлар буе тупланып, камиллэшеп килгэн тэрбия ысулларыннан саналган ышанулар, ырым-шырымнардан башка күз алдына китерү авыр.

Әйдәгез, шуларның гап-гади генә күренгән, һәммәбезгә таныш булган берничәсенә генә тукталыйк. Гаиләдә кайсыбыз өлкәннәр, бигрәк тә әниләр, әбиләр, дәү әниләр авызыннан менә мондыйрак мәкаль-әйтемнәрне ишетмәде икән? “Майны күп ашасаң, күзең күрмәс”, “Бусагага утырма – кечкенә булып калырсың” . Менә бит ничек тапкыр булганнар элек: бусагага утыру, ризыкны күп ашау зыянлы, дип акыл сатмаганнар, сыек чыбыкка яки каешка да үрелмәгәннәр, болай эшләргә ярамаганлыкны үзләренең төгәл, үткен, зәһәр нәтиҗәле киңәшләре аша белдергәннәр. Уйлап карасаң, монда тәрбияви эчтәлек бик тирәндә. Беренчедән, ризыкка бәйле булган хуҗалык кирәк-ярагы белән уйнарга ярамаганлыгы, аны олылау кирәклеге чагылса, икенчедән, чисталык ягы да игътибарда тора. “Бусагага утырма” дигәне белән дә шундый ук хәл: бердән, бусага – кешеләрнең табан астындагы иң кадерсез урын, икенчедән, шул ук чисталык ягына да әһәмият бирелгән, керүченең өс-баш киеме пычранмасын дигән караш та сизелә биредә. “Май ашасаң, күзең сукыраер”, “әшәке сөйләшсәң – телең корыр” кебек гыйбарәләр белән кешеләр үз балаларында әдәплелек тәрбияләргә тырышканнар. Чыннан да, табындагы ризыкка күрмәгәндәй булып ташлану, артык ашау әдәпсез күренеш. Баланың һич тә сукыр буласы да, бусага буе каласы да килми. Шулай итеп, хөрмәтле ата-аналар беренче карашка гади генә тоелган бу гыйбәрәләрнең нәтиҗәсе сәгатьләр буе укылган үгет-нәсихәткә алыштыргысыз.

Әйдәгез хәзер, шушы ышанулар буенча пантомио уены тәкъдим итәбез: бер төркем күрсәтә, икенче төркем аңа туры килгән ышануны әйтә һәм аңлата.

  1. “Иягеңә таянма, әниең үләр”. Монда инде сүз медицина мәсьәләсенә барып кагыла. Нәтиҗәсе шул: баланың бите, тешләре дөрес формалаша.  

  2. “Алъяпкычыңның тискәре ягын бәйләсәң, кешегә тискәре күренерсең”. Балаларны матур киенү әдәбенә өйрәтү өчен кулланылган чара бу .

  3. “Ашаганда өстәлгә таянма, бөкре калырсың”. Бөкрелек тә бик куркыныч нәрсә. Шушы курку хисе төз, матур гәүдәле булып үсәргә ярдәм итә.                                          

  4. “Аягыңны селкеп утырма, шайтан килер”. Өстәл янында дөрес утыру кагыйдәләрен өйрәтү өчен кулланыла бу сүз.

  5. “Башта уң аягыңны киен, көне буе эшең уң булыр”.     Иртән иртүк кем эшкә, кем укуга ашыга. Ашыкканда сул аякка да кия башлыйсың, әмма әбиемнең кисәтүе гел колакта яңгыратап тора, сул аяк киемен кире салып уң аякныкын кигән чаклар да була. Көннең уңышлы узасын бик телибез шул.

  6. “Бәрәңге тукмагын ялама, киявеңнең башы  таз булыр”. Әбием сөйли, сугыштан соңгы юклык заманнарда, әниләр боламык дигән ризык пешерәләр иде. Әрчеп пешерелгән бәрәңгенең суын саркыткач, өстенә бераз он сибәсең һәм тукмак белән төясең. Шул тукмакны яларга чират тора идек, ди.

  7. “Иләк аша карасаң, киявең кылый булыр”. Иләк- он или торган эш коралы бит ул, уенчык түгел, дип әйтеп торганчы, бу сүз үтемлерәк.

  8. “Күзеңне акайтма, акылың чыгып качар”. Авыл саен берәр сәер табигатьле, җиңелрәк акыллы кеше булып тора инде. Беребезнең дә андый буласы килми. Һәм ул әдәпсез гамәлне эшләмәскә тырышасың.    



Фокус группа әзерләнгән арада, коллегалар белән шушы темага сөйләшүне дәвам итү. Пантомимода күрсәтелмәгән ышанулар(нинди тәрбия бирелгән)

“Бисмилласыз ашый башласаң, ризыгыңны шайтан ашап торыр”. (Әби - бабаларыбыз бисмилласыз өстәл янына утырмаганнар, балаларыннан да шуны таләп иткәннәр. Ашау әдәпләре шулай өйрәтелгән балага. )

“Кеше эзенә бассаң, әниең үләр”. (Бу канатлы сүзнең нигезендә дә урамда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре ята. )

“Күп сөйләшмә, телеңә тилчә чыгар”. (Сөйләгән сүзең көмеш булса да, тик торуың алтын, ди бит халык мәкале. )

Коллегалар, үзегез дә шундый ышануларны исегезгә төшермәдегезме. Әйдәгез, уртаклашыйк.

Фокус группаны тыңлыйбыз. Рәхмәт әйтеп, аларны үз урыннарына озатабыз.



Әдәби образны таны? (Тәрбия өлкәсендә әдәби әсәрләрнең роле)

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга

хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда әдәбият дәреслекләрендә

бирелгән әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә,

аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә

әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Образларны тану уены тәкъдим ителә.

1.Бу образда халык рухы, милләтнең борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылган. Бик тыйнак, сабыр, тыныч холыклы, киң күңелле карчык ул. Тормыштан, кешеләрдән бер дә күп нәрсә таләп итми, кирәксенми, барына канәгать, булып, сабыр гына, күбәләктәй тыныч кына яши бирә. Ул хәзер балалары, оныклары шатлыгы белән көн итә. Аларның җәй көне авылга бер кайтып күренүләре, атна-ун көн кунак булып китүләренең шатлыгы карчыкка бер елга җитә, ул аларның алдагы кайтуларын көтеп куанып яши. (Ә.Еники “Әйтелмәгән васяыть”- Акъәби)

2.Ул үзенең тәмле, шаян теле белән балаларны үзенә карата. Укымышлы бабай тормышчан хикәяләре белән балаларны тәрбияли. Начар гадәтләргә өйрәнмәскә чакыра.”Чир китә, гадәт кала,”- ди. Хикәядә бәхет мәсьәләсе күтәрелә. Аның фикеренчә, тәрбияле, укымышлы, динле кеше бәхетле була ала. Бәхет тагын да тулы булсын өчен, яман гадәтләрдән сакланырга кирәклеге дә әйтелә. Аның хикәясен тыңлаган балалар үзләрендә аның яхшы сыйфатларын булдырырга тырышырлар кебек. Ә үрнәк алу өчен матур сыйфатлар шактый. Бүгенге көндә хатын-кызларга хөрмәт белән карау, кеше белән күркәм аралаша белү, дөнья әдәбиятыннан хәбәрдар булу, вәгъдәңдә тора белү кебек сыйфатларны алга куя. Ул рухи байлык, дөрес тәрбия үрнәге бирә. (Фатих Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе”- Салих бабай)

3.Ул бервакытта да тик утырмый, ул һаман эштә. Балалары да аңа охшарга тырышалар. Ул балаларының укуы белән дә кызыксына. Кычкырып китаплар укыта, китаплар алып кайта. Ул үләр алдыннан улын чакырып, бирәчәкләрен түләргә әйтеп калдыруы, улын нәсел шәҗәрәсе белән таныштыра. (Гомәр Бәшировның «Туган ягым-яшел бишек»-Бәшир абзый)

4.Ул дуст булып йөрсә дә, аның үзеннән өстен сыйфатларын күреп, көнләшү хисләре кичерә. Җае туры килгәндә, аңа нинди дә булса этлек эшләми калмый. Сабантуйда атына сугып артта калдырмакчы була. Андагы көнчелек, мәкерлек, хөсетлек шул дәрәҗәгә җитә – сөйгәне турында ялган сүз әйтә. Автор үзенең образы аша кешеләргә: “Андый кебекләрдән сак булыгыз, алардан читтә йөрегез!” – дип кисәтә кебек. Аның кебек булдыксыз, мескен кешеләр тормышта гел очрап торалар. Мондыйлар кешенең аз гына йомшак ягын, кечкенә генә җитешсезлеген күрсәләр дә, аннан үч алырга тырышалар, шуннан тәм табалар, канәгатьлек кичерәләр. (Фатих Хөсни “Йөзек кашы”-Госман)

Фокус группа эшләгән арада сезнең белән йолалар турында сөйләшеп алабыз: кыз баланы тәрбияләү, табын йолалары, ат белән бәйле йолалар.

Фокус группаның җавапларын тыңлау.

Йомгаклау.

Чыгышыбызны тәмамлап шуны әйтәсе килә, бары тик балаларга кече яшьтән хезмәт тәрбиясе бирә алсак, ата-анага карата хөрмәт, шәфкатьлек, миһербанлылык тәрбияли алсак, илебезнең, милләтнең киләчәге куанычлы булыр.Барыгыз да исән-сау, бәхетле булыгыз!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Похожие файлы

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!