СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң?

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данный материал можно использовать на уроке, на конкурсе и на кружке"Краеведение".

Просмотр содержимого документа
«Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң?»


II межрегиональные юношеские научно-исследовательские

чтения имени Кояш Тимбиковой










Направление: фольклористика



Название работы: Каз өмәсе










Выполнил: Мухаметзянов Тимерхан

ученик 9 класса «Малосуньская ООШ»


Руководитель: Мухаметзянова Л.С.

учитель истории

и обществознания









Мамадыш 2016



Эчтәлек


1. Кереш……………………………………………...............2-3 бит.

2. Каз өмәсе ничек оештырыла .…………………………...4-8 бит.

3. Йомгаклау................................................................................9 бит.

4. Кулланылган әдәбият.............................................................10 бит.











































Кереш.

Мамадыш районында урнашкан туган авылым Кече Сон дөньяга композитор Яруллиннары белән танылды. Заһидулла Яруллин, аның уллары Фәрит Яруллин һәм Мирсәет Яруллин авылыбыз горурлыгы. “Шүрәле” балетына көй язучы Фәрит Яруллин булса, ә Мирсәет Яруллин бик күп җырлар авторы, “Кеше” ораториясен язган композитор. Заһидулла Яруллин “Тукай маршын” яза, композитор Салих Сәйдәшевның укытучысы була. Шушы өч композитор биргән Кече Сон авылының табигате дә матур, авыл эчендә генә дә җиде чишмәсе бар. Авылым халкы рухи байлыгы булган – халык йолаларына да бай. “Нәүрүз”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй” йолалары авылымда район күләмендә уздырыла.

Әлеге эзләнү эшемнең максаты “Каз өмәсе” йоласын барлау. Халкыбыз йолаларын фәнни өйрәнү хәзерге көннең иң мөһим бурычларының берсе дип саныйм. Шуңа күрә мин үземнең эшемдә, авылымда ел саен үткәрелә торган, “Каз өмәсе” йоласы турында сөйләргә булдым.

(Авылыбызда 1991 елда үткәрелгән каз өмәсе)


Фәнни эшемне үтәгәндә үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

- йоланың килеп чыгышын һәм хәзерге көндәге ролен барлау;

- каз өмәсен ничек оештыру һәм үткәрү турында кыскача сөйләү;

- йоланы югалтмыйча саклау, киләсе буынга тапшыру.

Беренче салкыннар башланып кар төшү белән, авылларда каз өмәләре башлана. Каз өмәсе ул – татар халкының көтеп ала торган күркәм йолаларының берсе. Авылларда күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне элек-электән күмәкләшеп башкару гадәте булган.

Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе.

Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Билгеле булганча, мендәр өемннән башка татар йортын күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел; каз бәлеше, каз коймагы, каклаган каз... дисеңме. Җәй көннәрендә кипкән каз ите белән ит юклыгы да сизелмәгән. Каклаган каз бәйрәмнәрнең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.



















Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң?

Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм үткәрүнең үзенә генә хас тәртибе бар.

Хуҗа кеше, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача һәм күрше кызларын дәшәләр. Өй эче, капкалар, коймалар чигүле сөлгеләр белән бизәлә.

Әйтелгән көнгә кызлар һәм апалар иртүк килеп җитәләр. Өмәгә килгән кызларга, хуҗа кеше казны тотып, суеп бирә.








Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сындыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый. Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып бетә. Эре канатлары сындырыла.


Өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена баруы.

Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Кызлар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнелә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга һәм табын әзерләргә кала. Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә, су буена алып төшәләр. Чишмә суында казларны юалар. Каз юарга кызлар татар халкының милли киемнәрен киеп баралар. Аларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә. Монда җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарыла. Бигрәк тә татар халык җыры “Каз канатын” яратып башкарыла.









Бу күренеш бөтен авыл халкын бергә җыя.








Су буеннан кайтуга, кызларны “каз коймагы” көтеп тора. Каз коймагына күршедәге бала-чага, ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин. Кичке караңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре чакырыла. Аларны каз шулпасында пешкән токмачлы аш, каз ите белән бәлеш пешереп сыйлыйлар. Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты “сата”. Ул уен болай уздырыла. Кызларның кулларында каз канаты. Алар кичәгә килгән егетләргә канат сата. Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат “сатып” алганнан соң гына кертелә. Өйгә кергәч төрле уеннар уйнала. Мәсәлән, “Ак калач” уенын алык. Егетләр, кызлар парлашып түгәрәккә тезеләләр. Уртага бер егет чыга рыла. Түгәрәктәгеләр шуңа мөрәҗәгать итеп кыска көйгә бер җыр әйтәләр:

Бүген төнлә аулак өйдә

Пешергәннәр ак калач,

Ак калачлары – ак калач,

Сөйгәнеңне алып кач.

Һәр җырдан соң уртага чыккан егет түгәрәктән бер кызны алып чыгып китә, аның урынына башка егет чыга. Иң ахырдан ялгыз калган егеткә җәза бирелә.

Өмә булган өй уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның уңганлыгы, матурлыгы макталган, татар халкының шаян такмаклары җырланган.

Шулай итеп, “Каз өмәсе” яшьләр уеныннан соң кич тәмамланган.
















Йомгаклау.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара. Сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, “Нәүрүз” бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, “Каз өмә”ләрен һәм башка йолаларны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп бетмәгән !

























Кулланылган әдәбият:

  1. Сайфуллин Р.Т. Музыка дәресләре: 5-7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф , 2004. – 183 б.

  2. Газизов Р.Ш. “Мамадышым – язмышым” – ГУП УР “Ижевская республиканская типография”, 2005.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!