СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Яңа елны көткәндә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Яңа елны укучылар түземсезлек белән көтеп ала.Бәйрәм алдыннан оештырылган бу кичәне балалар бик яратты

Просмотр содержимого документа
«класс сәгате»

Яңа елны көткәндә

Закирова Фәнзия Рәвис кызы

Актаныш районы Аеш башлангыч мәктәбе

Башлангыч сыйныф укучылары Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтеп ала.Яңа елны көткәндә уздырылган бу сыйныф сәгатен укучыларым бик яратып кабул итте. Мин аны сезгә дә тәкъдим итәм. (Талгын гына музыка агыла.)

Укытучы: Кыш художник , сокланырлык итеп,

Ямь матурлык биргән урманга.

Бар җирдә дә ап-ак кар җәймәсе-

Аланнар да ап-ак, юллар да.

Өсләренә көяз чыршыларның

Ак ефәктән бәсләр урады

Таң тууга ,энҗе бөртекләре

Балкый анда, энҗе нурлардан.

-Исәнмесез ,кадерле кунаклар. Туган илебезне ап-акка, сафлыкка , ышанычка , өметкә күмеп кыш килде. Кыш...Безне икмәкле дә,сулы да,салкынлы да итә ул .Бүген без класс сәгатендә үзебезнең яраткан бәйрәмебез Яңа ел турында ,халык календарена нигезләнеп кышкы айлар турында белеп китәрбез,көлешеп –шаярышып та алырбыз .

-Балалар ,сезнең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе –Яңа ел.Сез аны ни өчен яратасыз?

-_ _ _ _ _

-Сез беләсезме,бик күптәннән борынгы заманнардаЯңа елны җәй көне дә,сентябрьдә дә,мартта да билгеләп үткәннәр.Яңа ел кайчан килә соң?

- 1 январьда.

-Дөрес.Ә менә борынгы славяннар яз килү белән-мартта,соңрак Иван III патшалык иткән вакытта 1 сентябрьдә,1700 елдан Петр I вакытында 1 январьда бәйрәм итә башлаганнар.ПетрI указы белән йортларны,биналарны чыршы ботаклары белән бизи башлаганнар.

Кыш үзенең”өч ак атына атланып килә” дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр .Нинди атлар турында сүз бара?

  • Декабрь,январь, февраль.

  • Бик дөрес.Әйдәгез әле,һәр ай нәрсәсе белән үзенчәлекле икән,шуны белеп китик.

(Укучыларның чыгышлары)


1 укучы.Декабрь кыш фасылының беренче,ә елның уникенче ае. Кояш календаренда декабрьга туры килә торган ай Зодиактагы Кәҗәбәрәне йолдызлыгы исеме белән атала.Ә халкыбызның җирле календаренда ул “олы кырлач ае” дип йөртелгән.”Кырлач” сүзе телебездә кышның иң суык вакыты ,кышкы каты салкыннар дигән мәгънәдә кулланыла.

2 укучы.Петр 1 тарафыннан Христиан ел исәбе кертелгәннән соң январь яңа елның беренче ае булып йөри башлаган.Бу айның атамасы борынгы римлыларның вакыт алласы Янус исеменнән алынган. Мифларда сурәтләнгәнчә,имештер,Янусның ике йөзе булган.Шуларның берсе-яшь чырайлысы белән алга(яңа елга),икенче –карт чырайлысы белән артка (иске елга) карап тора.Җирле календарьда исә январь ае элек-“Эне кырлач” ае дигән исем белән йөрткән.

3укучы.Татар халкы арасында озак вакытлар кулланышта булган Кояш календаренда ел тәүлеге хәзерге февральгә туры килә торган Хут ае белән тәмамлана.Бу кояшның Хут (балык) йолдызлыгыннан үтү вакыты.Ай исеме буларак Хут атамасы безнең халык сынамышларында еш очрый.”Хут туды-ут туды”,”Хут көне –ут көне.”Алар кышкы чорда,шул җөмләдән февральдә хатын-кызлар өчен уттай кызу эш вакыты булуга,төрле кул эшләренең күплегенә ишарә ясыйлар.Ә,кыр эшләренә килгәндә,бу чорда игенчеләр алардан бушап ,тынып торган.Шуңа күрә ул Ай-Кояш календаренда февраль “буш ай” дигән исем йөрткән.

Укытучы.Менә күрдегезме нинди ул кыш! Яна елны көткәндә барыбыз да тырышып чыршы бизи .Ә безнең чыршы бизәлмәгән.Чыршыбызны бизәр өчен һәр команда үзечә өлеш кертәчәк.Уенчык элгән саен бер теләк теләнә .Димәк кайсы команданың уенчыклары күбрәк була- шул команда күбрәк теләк тели алачак .Аннан соң “Яңа елда теләкләребез тормышка ашсын!” гына диясе кала.(командалар исемнәрен әйтәләр)

1 бирем.”Яңа ел” дигән сүзтезмәне ишеткәч,башыгызга, уегызга нинди сүзләр килә шуны язарга.(Магнитофонда “буран “ тынганчы язалар.Иң күп сүз язган команда чыршы уенчыгы ала)

2 бирем.Яңа елны Кыш бабайсыз күз алдына китереп булмый.Төрле илләрдә Яңа елда килгән бу бабайларны төрлечә атыйлар.Бирелгән җавапларның берсен сайларга:

Пер Ноэль(Норвегия ,Франция ,Испания)

Тосигами (Япония ,Кытай ,Италия)

Вайнахтеман ( Индия ,Төркия ,Австрия)

Юлеманд(Бельгия ,Польша ,Норвегия)

Санта Клаус (Ирак,Эфиопия,Америка Кушма Штатлары)

( Һәр Кыш бабай үз иленә “китә”:Картада билгеләү.)

3 бирем.Кыш безгә менә дигән спорт төрләре бүләк итте.Нинди спорт уеннары беләсез?...Хәзер”мини хоккей“уйныйбыз.Һәр команда члены кәшәкә ярдәмендә тупны “капкага” кертә.

4 бирем.Табышмак әйтәм .тыңлагыз әле:

Җәй дә яшел ,көз дә яшел,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк. Бу нәрсә?

Яңа ел алдыннан һәрберебез матур итеп чыршы бизәп куя.Алдагы биремебез”Чыршы бизибез” дип атала.Моның өчен һәр командадан 2 кеше чыга.Аларның берсе“чыршы” була.Икенче укучы бизи. Билгеле вакыт эчендә кем күбрәк уенчык элә.

5 бирем.Чыршы янында күңел ачабыз.Кыш бабай килгәч сөйлисе шигырь-җырларны башкарыйк.(Һәр командадан 1әр шигырь,күмәк җыр башкарыла.)

6 бирем.Командадан бер кеше “Кар бөртеге ясый”, калган укучылар “Яңа ел табыны” әзерли.

ТРОТ(торт) ПОТМОК (компот)

ЛАСТА(салат) ӘБЕСТӘКкәбестә)

ДЫҢРУАМТ (туңдырма) НИӘМЛП(пилмән)

ӘҢБГЕРӘ (бәрәңге) КТЫВА(тавык)

КЫБЛА(балык)

7 бирем.Яңа ел бүләксез булмый.Кыш бабайның Кар кызына Яңа ел бүләген беләсегез киләме?Моның өчен кроссворд чишәргә кирәк.

1)_____ карлы булса,җәй ярлы булмый.(кыш).

2).Һәр җир карлана

Сулар бозлана.

Уйный җил-__________.

Бу кайчак ,туган?(буран)

3) Яңа _________.(ел)

4)Ефәк кушак билеңдә

Көмеш балтаң кулыңда.

______ буйлы бер чыршы,

Үсеп утыра юлыңда.(зифа)

5)Кар _______.(бабай).

6)Кышкы кар-көзге _______.(икмәк).



1




2








3





4






5






6








Кроссвордның җавабы—калфак.

III.Йомгаклау.Бүген без сезнең белән кичәбездә бик кызыклы мәглуматьлар белдек,уйнадык,көлдек.Кыскасы ,яңа елны көткәндә вакытыбыз бушка үтмәде.Кечкенә генә конкурсыбызда алган уенчыклар белән чыршыбызны бизик әле.(Чыршы бизәү,теләкләр теләү)

Ява карлар,яңа карлар,

Кышның ак гөлләре.

Якты булсын,ап-ак булсын

Илемнең көннәре.

Ява карлар ,яңа карлар

Тынычлык карлары.

Безгә бәхет алып килсен

Тынычлык таңнары.

Тыныч булсын илләр генә

Җайланыр калганы!





















Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Аеш төп гомуми белем бирү мәктәбе






Укытучы: Закирова.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!