СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Якташыбыз Садри Максуди

Нажмите, чтобы узнать подробности

Якташыбыз Садри Максудига багышланган түгәрәк өстәл өчен мәгълүмат.

Просмотр содержимого документа
«Якташыбыз Садри Максуди»





Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Биектау беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль

бюджет гомуми белем учреждениесе





ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ

«САДРИ МАКСУДИ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП»









Садикова Дания Солтан кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.





Биектау,2023







Максат: Садри Максудиның тормыш һәм иҗаты юлы аша үз милләтеңә хезмәт итүнең якты үрнәген бирү.

Актуальлеге: Садри Максуди: “ Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз. Укуханәләрдә телебезнең укылу-укылмавы безнең милләтебезнең калу-калмавы мәсьәләсе белән бер дип уйлыйм...”

Укытучы:Хәерле көн, хөрмәтле укучылар!. Ни кызганыч, күпләр өчен Садри Максуди исеме таныш түгел. ХХ йөз башы татар дөньясында татар милли мәгарифен яңача үзгәртеп коруга, дини эшләрен реформалаштыруга, вакытлы татар матбугатын барлыкка китерүгә, гомумән, шулар аша халыкның милли аңын үстереп, милли горурлыгын уятып, татар халкының югалткан дәүләтчелеген торгызуга омтылган милли хәрәкәт барлыкка килә. Татар халкының мәдәни, милли, сәяси тормышында зур роль уйнаган милли хәрәкәт лидерлары, идеологлары, милли хәрәкәт эшлеклеләре арасында үзенең бар гомерен татар халкына, мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган Садри Максуди да бар. Садри Максуди — татар милли хәрәкәтенең төп идеологларының берсе буларак, үзенең белеме, сәяси кыйбласы, Русия сәясәтендә тоткан урыны һәм эшләгән эшләре белән милли хәрәкәттә башкалардан шактый аерылып торган шәхес. Шулай ук ул татар халкы тарихында Эчке Русия һәм себер төрек-татарларының Милли-мәдәни мохтарияте рәисе буларак, ягьни хәзергечә әйткәндә, президенты буларак та кереп калса, Төркия Республикасы тарихына исә олуг галим, Төркия Бөек Милләт мәжлесенең өч чакырылыш Милләт вәкиле, Төркия президенты Мостафа Кемалның Киңәшчесе һәм 1954 елда президентлыкка кандидат буларак (кандидатурасын ул үзе ала) кереп калган шәхес тә әле. Мондый биеклеккә 1918 елдан соң Россиядән эмиграциягә киткән бер генә танылган сәясәтче дә ирешә алмаган. Бер шәхеснең — сәясәтченең ике илдә — ике дәүләттә президентлыкка сайлануы ХХ гасыр тарихында уникаль очрак.


1 нче укучы. Садри Максуди (Садретдин Низаметдин улы Максудов) 1878 елның 23 июлендә (иске стиль белән) Казан өязе Ташсу авылында (хәзерге Биектау районына керә) Низаметдин мулла гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Бу гаиләдә белемгә омтылыш көчле була, чөнки үз заманының шактый укымышлы кешесе буларак, Низаметдин мулла Төркиядән төрле гәзит-журналлар, китаплар кайтарткалап торган. Шуннан кайткан төрек әлифбасыннан Садри укырга өйрәнә.

Ул башта үз авыллары мәдрәсәсендә -әтисендә укый, аннан Казанда абыйсы Әхмәтһади мөгаллимлек иткән Галләмия(Апанаев мәчете)мәдрәсәсендә белем ала.

Биредә ул сигез ел буена төрек, гарәп, фарсы телләрен, ислам фәлсәфәсен, дин белемнәрен өйрәнә. Ләкин, тора-бара, абыйсы Һади өендәге төрекчә китап-журналлар, «Тәрҗеман» гәзите генә яңалыкка сусаган һәм кызыксынучан табигатьле яшүсмер егетне инде канәгатьләндерми башлый: ул үзлегеннән русча өйрәнергә керешә.
Садриның аннан ун яшькә өлкәнрәк булган абыйсы Әхмәдһади төрки дөньяда беренче гәзит — «Тәрҗеман» гәзитен чыгара башлап, үз гәзите битләрендә төрки халыкларда миллият хисләрен уятучы беренче орлыкларны чәчәргә керешкән атаклы Исмәгыйль бәк Гаспринский белән дустанә мөнәсәбәтләрдә була.






2 нче укучы. ( Язучы һә м җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский 1851 елның 8 (иске стиль – 21) мартында Кырымда Гаспра авылында җир хуҗасы бәк гаиләсендә туа.)



1893 елны И.Гаспринский аны Бакчасарайга Зынҗырлы мәдрәсәсенә укытучы итеп чакыргач, Һади Максуди шатланып риза була һәм үзенә ияртеп, энесе Садретдинны да Кырымга алып китә. Биредә ул төрек телен, тарих, география, табигать белемен өйрәнә. Садретдинның Кырымга килүе һәм анда Исмәгыйль бәк Гаспринский белән танышуы яшь егетнең киләчәгенә төп юлны билгеләгән һәм аның тормышында иң зур әһәмияткә ия вакыйга булган. Яшүсмер Садри үзенең яшьтәшләренә караганда укымышлырак була, һәм нәкъ менә шушы ягы белән ул Исмәгыйль бәкнең игътибарын җәлеп итә. Ә яшь Садрига аның бер фикере ошый, ул — төрки халыкларның берлеге, бердәмлеге турындагы фикер. Исмәгыйль бәк Гаспринский, һәр форсаттан файдаланып, бөтен төрки халыкларның бер гаилә, ягъни Кырым һәм Казан татарларының, башкорт, кыргызларның бертуган булуы, христиан динендәге чуваш, шаман булган якутларның да бер төрки гаилә әгъзалары икәнлекләрен Садрига җентекләп аңлата. Бер елга якын бергә аралашып яшәүнең файдасы була: яшь Садри Максуди төрки бердәмлек, халык язмышы турында уйлана башлый. Аңарда бөек төркиче Исмәгыйль бәк Гаспринскийга карата тирән ихтирам хисләре уяна.
3 нче укучы. Зынҗырлы мәдрәсәсендә белем эстәп яткан вакытта, 1894 елны Ташсудан күңелсез хәбәр килә: аталары Низаметдин мулла авырый башлаган. Агалы-энеле Максудилар Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булалар.


Казанга кайткач Садри Галләмия мәдрәсәсен тәмамлый һәм Учительская школага укырга керергә карар итә. Бәхетенә күрә, аның бу теләгенә гаиләсе дә каршы килми, абыйсы Һади да аны хуплый. Биредә укыганда Садри тулысынча рус әдәбияты һәм рус теленә тәрҗемә ителгән фәнни әдәбият дөньясына чума. Үзе укыган рус романнары тәэсирендә татарча «Мәгыйшәт» исемле роман да яза.



Бу — беренче татарча милли роман була, роман 1898 елда басылып та чыга. Ә бит С.Максудига бу вакытта бары тик унтугыз яшь кенә булла.

«Мәгыйшәт» романының 1914 елда басылып чыккан икенче басмасына кереш сүзендә Садри Максуди үзе болай дип язган: «Мәгыйшәт» реалист юлда язылса да, фикер тарату максаты белән, укучыда «әмәл» тудыру фикере белән язылган бер әсәрдер». Ул үзенең әлеге романында күтәрелгән проблемалар аша татар милләтенең киләчәккә юлын күрсәтергә, татар укучысын үзенең бүгенгесе, киләчәге хакында уйланырга чакырган, дисәк тә ялгыш булмас.
4 нче укучы.Учительская школада укыган елларда Садрида француз телен өйрәнү теләге туа. Шунлыктан ул, сабакташлары йокларга яткач, русчага тәрҗемә ителгән Руссо кебек философларның әсәрләрен, Мольер пьесаларын, фәнни әдәбиятны да зур кызыксыну белән төннәр буе укып утыра. Ул вакыттагы Россиядә француз әдәбияты, француз мәдәнияты белән кызыксыну көчле була, шунлыктан ерак Франция, үзе әсәрләнеп, мавыгып укыган серле Париж Садри Максудида Франциягә барып уку теләген уята. Әмма ул бу уй-хисләрен хәтта абыйсы Һадидан да яшерә, чөнки аңа үзенең бу теләге тормышка ашмас хыял гына булып тоела. 1901 елны Учительская школаны тәмамлагач, С.Максуди университетка кермәкче булып, Петербургка бара. Тик рус университетының ишекләре татар баласы өчен ябык була.

5 нче укучы. Садри Максуди Ясная Полянага барып үзе һәр әсәрен яратып укыган һәм бик хөрмәт иткән Л.Н.Толстой белән очраша, анда бер көн була. С.Максуди үзенең Л.Н.Толстой белән очрашып-сөйләшеп уздырган вакытын «гомеренең иң гүзәл мизгелен»нән саный. Аннан ул Кырымга китә, анда Исмәгыйль бәк Гаспринский белән күрешә, үзенең белемен дәвам итәр өчен Төркиягә китәргә теләвен әйтә. Әмма И. Гаспринский аңа, ул вакытта Европа мәдәниятенең мәркәзе булган Парижга китәргә, укуын шунда дәвам итәргә тәкъдим итә. Исмәгыйль бәк Гаспринскийның бу тәкъдименнән соң күңеленең иң тирән җиренә яшерелгән Парижга барып уку теләге Садрида яңадан кабынып китә. «Ара-тирә «Тәрҗеман»га мәкаләләр язарсың, мин дә сиңа җибәргәләрмен, сине ач тотмабыз», дип, ул С.Максудиның бу сәфәренә үзенең хәер-фатыйхасын бирә.


Ул башта Төркиягә, ә аннан берникадәр вакыт яшәп, бераз француз теленнән дәресләр алгач, тәвәкәлләп, Франциягә китә. Бөтенләй дә диярлек французча белмәгән, акчасы, таныш-белешләре булмаган С.Максуди үзенең зирәклеге, тырышлыгы, чыдамлыгы аркасында бөтен авырлыкларны җиңеп, һәммәсенә түзеп, бер ел эчендә француз телен өйрәнеп, Парижның Сорбонна университетының хокук факультетына укырга керә һәм



дүрт елда аны бетереп тә чыга. Ул хокук дәресләреннән тыш фәлсәфә һәм социология дәресләренә дә йөри. Монда укыганда аңа даими матди ярдәм күрсәтүче булмый, шуңа күрә ул Россиядәге төрле газеталарга (шул исәптән, «Тәрҗеман»га да) хәбәр, мәкаләләр язарга, рус теленнән дәресләр бирергә мәҗбүр була. Ләкин авырлыкларга да карамастан, Франциядә узган еллар романтик рухлы С.Максуди күңелендә матур хәтирәләр калдыра, чөнки ул анда үзенә гомерлек дуслар, фикердәшләр таба: Парижда Йосыф Акчура, Яхья Кемал (булачак төрек язучысы) һәм башкалар белән дуслаша, алар белән төрки халыкларның үткәне, киләчәге турында кайнар бәхәсләр алып бара.



6 нчы укучы. (Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист Йосыф Акчура (Йосыф Хәсән улы Акчурин) – элекке Сембер губернасының Зөябаш бистәсендә сукно фабрикалары тоткан мәшһүр Акчуриннар токымыннан. Ул 1876 елның 29 ноябрендә туа).
Бөтен нәрсәне белергә омтылган С.Максуди, тырышып укудан тыш, Парижда яшәүче халыкның төрле катламнарының тормыш-көнкүреш, уй-фикерләре белән дә кызыксына: ул студентлар яшәгән чардакларда да, эшчеләр яшәгән арзанлы фатирларда да еш була. Аны ул елларда аксөякләрнең әдәби салоннарында да күрергә мөмкин булган, ул хәтта моның өчен үзенә фрак та тектергән. Әдәбият-сәнгать яраткан С.Максуди театрларга да еш йөри, музейларда да була, ә каникул вакытларында Франция буйлап сәяхәткә дә чыгып китә. Парижда укыган елларында житәрлек дәрәжәдә матди ярдәм алып тормаган

С.Максуди, гәзитләргә мәкаләләр язып кына акча эшләп булмаганлыгын тиз аңлый һәм Америка язучысына ияреп «Йөз ел соңара» дигән роман яза, аның бу романы 1906 елда «Тәрҗеман» гәзитендә С.М. имзасы белән басылып чыга. Шулай ук аның ул чорда французча бер пьеса да язып караганы билгеле булды. (Кулъязма С.Максудиның оныгы Г.Пултарда саклана.)

1902 елны, инде Парижга барып, урнашып, университетта укый башлагач, С.Максуди Исмәгыйль бәк Гаспринскийдан хат ала, ул аңа тиздән «Тәрҗеман» гәзитенең 20 еллыгы булачагы турында яза.
Әлеге хаттан соң С.Максуди бик уйланып йөри, аны бу уңай белән төрки халыклар арасында бернинди дә хәзерлек эшләре дә алып барылмавы борчый. Ул: «Әгәр бу хәл башка алдынгы милләтләрдә булса, бер юбилей үткәрерләр иде, ул милләт үзенең милләтпәрвәрләренә олы хөрмәт, ихтирам күрсәтер иде», дип көенә. С.Максуди сабакташы Йосыф Акчура белән киңәшеп, бу юбилей мөнәсәбәте белән Төркиядә һәм Россиядә яшәүче танылган зыялыларның И.Гаспринскийга хатлары рәвешендә бер китап чыгарырга уйлыйлар һәм үзләренең теләк-киңәшләрен әйтеп, барлыгы йөздән артык кешегә хат язалар.

7нче укучы . 1906 елның 16-20 авгутында Н.Новгородта «Мөселман иттифакы» партиясенең III съезды уздырыла һәм аның эшендә И.Гаспринский, Й.Акчураларның чакыруы буенча С.Максуди да катнаша, аның сәясәт комиссиясендә эшли, әлеге партиянең Идарәсенә сайлана. Шушы партия тарафыннан аның канддатурасы II Дәүләт дум асына депутатлыкка тәкъдим ителә.


1907 елдан 1912 елга кадәр булган II-III Дәүләт думаларындагы депутат буларак эшчәнлеге, ягъни ил күләмендәге рәсми сәясәттәге эшчәнлеге башлана. II Думада ул Президиум әгъзасы итеп, III Думада исә Мөселман фракциясе секретаре итеп сайлана. Дәүләт Думасы депутаты буларак, 1910 елның сентябрендә Төркестанга сәяхәт кыла:

Ашхабад, Сәмәрканд, Бохара, Коканд, Ташкент шәһәрләрендә Россия мөселманнарын үз мәнфәгатьләрен яклау максатыннан берләштерү идеясен пропагандалый.











(Лондон шәһәре, 1909 ел. Дәүләт Думасының делегациясе. Садри Максуди уртада тора. Лондонга килеп ул Британия патшасы белән очрашкан һәм соңрак шуның турында "Англиягә сәяхәт" дигән китабын язган,)







II һәм III Дәүләт думалары утырышларында төрле закон проектлары каралганда татар һәм мөселман халыкларының хокукларын яклап барлыгы 15 ләп, ә төрле комиссияләрдә исә 100 дән артык чыгыш ясый. Бу чыгышларның барысы да диярлек рус газеталарында басылып баралар һәм жәмәгатьчелктә киң яңгыраш алалар. Аның Дума утырышларында ясаган һәр чыгышы вакыйгага әйләнә.
1912 елны IV Думага сайлауларда күчемсез милке юк дигән сылтау белән С.Максуди кандидатурасы уздырылмый һәм шулай итеп III Думаның иң эшчән депутаты булган С.Максуди кандидатлар исемлегенә кертелми. III Думага депутат булып сайланмаса да ул Россия хөкүмәтенең милли сәясәтен татар милләтенә аңлату, житкерү буенча зур эш алып бара. Россия Дәүләт думасында закон проектларын каралганда әлеге законның татар халкына, мөселман халыкларына файдасы барлыгын яки юклыгын жентекләп аңлаткан мәкаләләре ул елларда “Йолдыз” гәзитендә һәрдаим басылып баралар.


8 нче укучы

1910 елда С.Максуди миллионер Шакир Рәмиевнең кызы Камиләгә өйләнә. Туйга татар дөньясының барлык танылган байлары, зыялылары чакырыла, бу вакыйга турында барлык татар гәзитләре дә диярлек язып чыга. С.Максуди, туйдан соң, хатыны белән Петербургка китә, анда үзенең депутат буларак эшчәнлеген дәвам итә. 1912 елны аларның беренче кызлары Гадилә туа, ә 1914 елны икенче кызлары Наилә дөньяга килә. С.Максуди өчен бу еллар бик бәхетле еллар була: беренчедән, ул гаилә тормышы белән бик бәхетле булса, икенчедән, үзен бөтен көчен, сәләтен биреп милләтенә хезмәт итә алуы белән бәхетле саный.


Февраль инкыйлабыннан соң Казан мөселман комитеты әгъзасы, Россия мөселманнарының вакытлы Үзәк Бюросы әгъзасы, Россия мөселманнарының Казандагы берничә корылтаенда катнашкан. Бөтенрусия мөселман шурасы Башкарма комитетының әгъзасы булып сайланды  1917 ел ахырында Сәмәрканд сайлау округында № 2 исемлеге буенча (Сәмәрканд өлкәсе мөселман оешмалары) Бөтенрусия оештыру җыелышына сайлана 

1 нче укучы. 1918 елның 5 гыйнварында Садри Максуди, Россиянең Европа өлеше һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте органы, Милли Идарә рәисе булып сайланда. Большевиклар тарафыннан эзәрлекләү аркасында Финляндиягә китә. Швеция, Алманиядә яши.

(Финляндия татарлары белән очрашу)

1918-1923 елларда шушы Милли-мәдәни мохтариятнең Милли Идарәсе рәисе буларак ул Парижда уздырылган Тынычлык конференциясендә катнаша, төрле мәсьәләләргә багышланган жыелышларда чыгышлар ясый, Белдерүләр белән чыга, ягьни Россиядән эмиграциягә китәргә мәжбүр булган милләтләрнең милли оешмалары житәкчеләре белән берлектә татар халкы исеменнән эш алып бара. С.Максуди 1923 елларга кадәр Россиядәге сәяси хәлләр үзгәрер дә илгә кире кайту мөмкинлеге туар дигән өмет, ышаныч белән яши. Әмма инде бу ышаныч аңарда көннән-көн кими бара. Ул, Г.Исхакый, Ф.Туктаровларның ризасызлыгына да карамастан, сәясәттән китә һәм 1922-1923 еллардан башлап ныклап фән белән шөгыльләнә башлый.Аңа Сорбонна университетында яңа ачылган төрки халыклар тарихы кафедрасында профессор урыны тәкьдим ителә һәм ул төрки халыклар тарихы буенча лекцияләр курсы укый башлый. Биредә С.Максуди француз телендә үзенең “ Төрек расасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” исемле хезмәтен яза.
2 нче укучы. Төркиядә Республика игълан ителгәч, С.Максуди зур шатлык хисләре кичерә, 1924 елның җәендә «андагы үзгәрешләрне үз күзләре белән күрер өчен» Франциядән Төркиягә китә. Монда ул дусты Йосыф Акчура белән очраша, Анкара һәм Стамбул университетларында төрки халыклар тарихы буенча берничә лекция укый. С.Максуди укыган лекцияләр турында рецензияләр һәм лекцияләрнең тулы текстлары төрек матбугатында — “Жөмһүрият” гәзитендә (11 январь 1925 ел), “Төрек юрду’’ журналында (декабрь 1925 ел) басылып чыга. Әлеге журналда аның “Төркиләр тарихының тәэсире” дигән интервьюсы (декабрь 1924 ел) чыга. Аның бу интервьюсын үз комментарийлары белән “Төрек кульуру”ның 1967 елның март санында да басылган.



Садри Максуди Анкарада Төркиянең хөкүмәт җитәкчесе Мостафа Кемал Ататөрек белән таныша, ә ул исә аны Төркиягә чакыра.


Төркия хөкүмәтенең мәгариф министры Хәмидуллаһ Сөхби аңа 1924 елның ахырларында яшь Республикага хезмәт итәргә чакырып рәсми хат жибәрә. С.Максуди 1925 елның башларында «Анда мине тарихи хезмәтләр көтә» дип, Парижда инде көйләнеп барган тормышын, Сорбонна университетындагы төрки халыклар тарихы кафедрасындагы мөдирлек һәм профессорлык эшен калдырып, бөтенләйгә Төркиягә күчеп китә һәм шул елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр, Төркия бу талантлы галимнең, сәясәтченең икенче Ватанына әйләнә.

3 нче укучы.С.Максуди Төркиягә килү белән Х.Сөхби житәкләгән милли мәгариф министрлыгына эшкә урнаша. Бераздан ул М.Кемал кушуы буенча яңа гына төзелгән яшь республика өчен бик кирәкле кадрлар әзерләргә тиеш булачак Хокук мәктәбен оештыра һәм шунда ук моңарчы әле беркем тарафыннан да укытылмаган яңа фән — “Төрки хокук тарихы” фәнен укыта башлый. С.Максуди төрки хокук тарихы өлкәсендә ислам дине кабул ителгәнгә кадәр чордагы төрки жәмгыятьтәге хокук тәртибен өйрәнә һәм 2 ел эчендә яңа фән — “Төрки хокук тарихы” фәненә нигез сала. 1928 елда аның беренче фундаменталь хезмәте — “Төрки хокук тарихы” басылып чыга һәм озак еллар буена студентлар өчен дәреслек булып хезмәт итә. Автор бу китабында үзенең төрки хокукы тарихы өлкәсендәге фәнни эзләнүләренең, фикерләренең, күзаллауларының сөземтәсе генә бирелде дип билгели. Хезмәттә алга таба бу өлкәдә алып барылачак тикшеренүләр өчен юл күрсәтелгән, бөтен чыганаклар билгеләнгән ди. Шулай итеп, С.Максуди әле дөнья фәнендә булмаган, язылмаган төрки хокук тарихына нигез сала,төрек телендә беренче дәреслек яза һәм шул фән буенча лекцияләр курсы укый башлый.

(Ататөрк юридик факультетта. С. Максуди аркасы белән утыра (сулда икенче). 1933 елның 29 июне)
4 нче укучы. Биредә С.Максуди хокук бүлеге профессоры вазыйфасында 18 ел эшли, ә 1943 елдан Истанбул университетына күчә һәм озак еллар буе анда хокук тарихы укыта. Аның «Хокук тарихы» дәреслеге 1927, 1928, 1931 елларда берничә кат басылып чыга, ә

«Гомуми хокук тарихы», «Төрек тарихы һәм хокук», «Хокук фәлсәфәсе», «Теократик дәүләт һәм лаик дәүләт» кебек хезмәт-дәреслекләре 1937-1947 елларда һәркайсы берничә мәртәбә басыла һәм хокук факультетында укучы студентларга озак еллар буенча дәреслек булып хезмәт итә.

Төркиядә Садри Максудиның «Искетлар — сакалар» (1938 ел), «Урта Азия төрек дәүләтләре» (1934 ел), «Төрек тарихы вә хокук» (1947 ел) исемле китаплары дөнья күрә.

Төркиядә Ататөрек вакытында С.Максуди сәясәт белән дә шөгыльләнә, 3 мәртәбә Төркия парламентына депутат булып сайлана. Бер мәртәбә Й.Акчура белән бергә эшли. Гомере буе Й.Акчураны хөрмәт иткән һәм аны үзенең дусты санаган С.Максуди аның үлемен авыр кичерә (1934 ел)
С.Максудиның Төркия республикасының иң абруйлы, танылган сәясәтчеләреннән булуын күрсәткән бер факт:1955 нче елда президент сайлаулары вакытында президентлыкка күрсәтелгән 5 кандидатураның берсе Садри Максуди Арсал була. С.Максуди моны төрек жәмәгатьчелегенең үзенең күпеллык мәдәни, фәнни, сәяси эшчәнлегенә булган бәясе дип кабул итә һәм олы яшьтә булуын сәбәп итеп кандидатурасын ала.
С.Максуди 1955 елда гына сәясәттән китә һәм үзенең калган гомерен бары тик фәнгә генә багышлый. Аның соңгы гыйльми хезмәтләренең берсе «Миллият тойгысының социологик әсаслары» дип атала. С.Максуди үзе бу хезмәте турында: “Миллиятчелекнең, миллиятнең асылын милләтләрнең яшәешендәге әһәмиятле роленә бәйле рәвештә социологик күзлектән карап тикшергән мондый әсәр төрки телләрдә дә, Европа телләрендә дә әлегә юк” дип күрсәтеп һәм еллар дәвамында миллияткә кагылышлы мәсьәләләр тирәсендә алып барылган эзләнүләр һәм тикшеренүләр нәтижәсендә тупланган фикерләрен төрки халыкларга житкерү максаты белән язылды дип билгеләп уза.

5 нче укучы.С.Максуди 1957 елның 20 февралендә Истанбулда вафат була. Ул көннәрдә Төркиянең барлык газеталары кайгы сүзләре белән чыга, аның гаиләсенә Европаның төрле илләреннән, Төркия дәүләт җитәкчеләреннән килгән кайгы телеграммаларында, аның үлеме уңае белән матәм мәкаләләре басылган газеталар Төркия үзенең зур галимен, дәүләт эшлеклесен һәм сөекле улын югалтты, дип язалар. Дөньяның киң җәмәгатьчелеге аны олы дәүләт эшлеклесе, төрек халкы исә аны үзенең улы дип таный.






С.Максуди 21 февральдә Истанбулда җирләнә, табуты куелган мәчет янына, аның белән хушлашырга дип дистәләрчә мең кеше җыела. Аның гәүдәсе салынган табутны шифаханәдән Баязит мәчетенә, аннан ул эшләгән университетка кадәр кулга күтәреп алып киләләр. Ә табут исә Төркия флагына төрелгән була. Бу — төрек хөкүмәтенең Төркия республикасы сәясәтендә мөһим роль уйнаган, мәдәниятендә, фәнендә зур эшләр эшләгән танылган сәясәтчегә, олы галимгә күрсәткән ихтирамы, олы хөрмәте була. Аның кабере бүген дә кадерләп саклана, зиярәт кылына. Истанбулда С.Максуди исемендәге урам да бар.
С.Максудиның 1925 елдан соңгы эшчәнлеге турында Төркиядә зур-зур хезмәтләр язылган, кызы Адилә Айданың "Садри Максуди Арсал" исемле китабы чыккан. Инде менә 40 елдан артык һәр ел саен 20 февраль көнне Төркиянең житди гәзитләрендә аны искә алу мәкаләләре чыгып килә, ә “Төрек юрду” журналы 1957 елдан башлап һәр ел саен үзенең февраль санында С.Максудига багышланган материаллар биреп бара.
С.Максуди — гомерен татар халкы, мөселман халыклары һәм төрек халкына хезмәт итүгә багышлаган олуг шәхесләребездән. Төрек дәүләте тарихына ул: “С.Максуди Төркия дәүләтен ныгыту буенча мәгьрифәтче вазыйфасын үтәде, үзенең киңәшләре, фикерләре һәм фәнни эзләнүләре белән төрек халкына хезмәт итте, файдалы эшләр башкарды“ 9 дигән бәя алып кереп калды. Татар халкы тарихында да Садри Максудиның татар милләте өчен башкарган эшләре үзенең хаклы бәясен алырга, яшь буыннарга житкерелергә тиеш.







Кулланылган әдәбият


Ахметзянов М.И. Максудилар шәҗәрәсе // Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. Казань, 1999.

Баттал-Таймас Г.Г. Два брата Максуди: жизнь, творчество и труды. Казань, 1999.

Гаффарова Ф.С. «Мин милләтемнең баласымын» (олуг милләтпәрвәребез Садри Максуди сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге). Казан, 1997.

Гаффарова Ф.С. Садри Максуди (1906–1924 еллар). Казан, 2001.

Зәбиров Г.Г. Максуд баба һәм Максудилар. Казан, 2000.

Исхаков С.М. Конституция культурно-национальной автономии татарского народа // Идель. 1995. № 5/6.

Мухаметдинов Р.Ф. Нация и революция. Казань, 2000.

Садри Максуди: наследие и современность: материалы международной научной конференции. Казань, 1999.

Садри Максуди: Тарих һәм хәзерге заман. Казан, 2004.
Хабутдинов А.Ю. Лидеры нации. Казань, 2003.

Источник: https://tatarica.org/ru/razdely/istoriya/novoe-vremya/personalii/maksudov-sadri Онлайн - энциклопедия Tatarica

Политические деятели России 1917: биографический словарь. М., 1993.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!