СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“ГЫЙЛЕМНӘН БАШКА БАЙЛЫК, БАЙЛЫКТАН БАШКА ГЫЙЛЕМ БУЛМАС” сыйныф сәгате эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

“ГЫЙЛЕМНӘН БАШКА БАЙЛЫК, БАЙЛЫКТАН БАШКА ГЫЙЛЕМ БУЛМАС” сыйныф сәгате эшкәртмәсе

Просмотр содержимого документа
«“ГЫЙЛЕМНӘН БАШКА БАЙЛЫК, БАЙЛЫКТАН БАШКА ГЫЙЛЕМ БУЛМАС” сыйныф сәгате эшкәртмәсе»







ГЫЙЛЕМНӘН БАШКА БАЙЛЫК, БАЙЛЫКТАН БАШКА ГЫЙЛЕМ БУЛМАС”

Й. Й. Гатауллина

"Татарстан Республикасы Зеленодольск Муниципаль районы Советлар Союзы Герое Н.Н. Алтынов исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 15 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



























Тема: Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас”

Максат.

1) Укучыларның Р.Фәхреддин турында белгәннәрен тирәнәйтү, нәсыйхәтләре белән таныштыру, тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү.

2) Укучыларга галимнең бала тәрбиясе турындагы гыйбрәтле фикерләренең асылын төшендерү, хәзерге заманның төп бурычын җиткерү.

3) Укучыларда тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы кеше булып тәрбияләнүгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау. Р.Фәхреддин турында презентация, тәрбия турында канатлы сүзләр, стенд, компьютер, проектор, Р.Фәхреддиннең тәрбия турындагы китаплары.



Дәрес барышы.

Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән күренекле шәхесебез, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист - Ризаэддин Фәхреддин турында сүз алып барырбыз...

Иң алдан, презентациягә күз салыйк. Әлеге олуг затның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышып, белгәннәрне искә төшереп үтик.

(Балалар презентацияне карый, мин сөйләгәннәрне тыңлап, укып баралар)

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, язучы һәм журналист, тарихчы һәм педагог Ризаэддин бине Фәхреддин 1859 нчы елның 4 нче гыйнварында (яңа стиль белән 17 нче гыйнвар) элекке Самара губернасының Бөгелмә өязенә караган, Кичү Чаты авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә (бу авыл хәзер Татарстанның Әлмәт районыныа керә). Мәдрәсәдә укыган елларында ук бик күп китаплар укый, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә ана телен яхшы белгән кебек иркен сөйләшерлек һәм язарлык тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыган шәкерт елларында ук инде Ризаэддин башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Укыту барышында дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә. Шәкерт вакытында сайлаган әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала. Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш бала булып үскән Ризаэддин – мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Аның нәкъ менә шушы шөгыле – булачак бөек галимнең фәнни-иҗади эшчәнлегенең башлангыч чоры булып тора да инде. Китаплар күчерүдән, әкренләп үзе фәнни хезмәтләр, китаплар язу эшенә керешә, беренчел кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә өйрәнә.

Ризаэддин Фәхреддин, мәгърифәтче буларак, уку-укыту ысулларын камилләштерүгә күп көч куя, күпсанлы дәреслекләр төзи. Ул татар халкын белемле, тәрбияле итәргә, аны алдынгы милләтләр белән бер сафта күрергә тели.

Р.Фәхреддиннең кеше тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең асыл максаты итеп саный. Хезмәтләрендә, милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Камил кеше тәрбияләү – Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлегенең асылы, арка сөяге. Җәмгыятьнең төп бурычы-яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү. Яшь буынны, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен Р. Фәхреддин дә бөтен җәмгыятьнең иң мөһим эше дип карый.

Риза Фǝхритддиннен зирǝк фикеренǝ колак салыйк: “Бала чакта алган тǝрбияне сонрак бɵтен дɵнья халкы да үзгɵртǝ алмас”, - дип кисǝтǝ ул. Кеше –тәрбия җимеше, тәрбиясе нинди-кешесе шундый, дигән караштан чыгып эш итә, белем, дин, әхлак, тәрбия мәсьәләләрен яктырта. Ризаэддин Фәхреддин мәгърифәт юлында беренче планга гаилә тәрбиясен куя. Аның фикеренчә, тәрбиянең башы гаилә, ата белән ана-беренче тәрбиячеләр.

Бүгенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән, иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче кешеләр кирәк. Заман мәктәпләр, мәчет каршындагы мәдрәсәләр алдына түбәндәге бурычларны куя: катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү. Мәктәп, мәчет каршындагы мәдрәсәләр алдына андагы укыту-тәрбия процессын Риза Фәхреддиннең бүгенге милли мәгариф өчен дә әһәмиятен югалтмаган педагогик хезмәтләреннән башка күз алдына китерү hич тǝ дɵрес булмас иде. Чɵнки галимнен ɵйрǝтүлǝре бүгенге заман талǝплǝренǝ дǝ аваздаш. Без үзебезнең алга Ризаэддин Фәхреддин иҗатын, уку-укыту өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куюны тәкъдим итәм.

Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында остазыбыз Р.Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый.” Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия.

Бүгенге укучыларнын гыйлем, яхшы тǝрбия алырга тулы мɵмкинлеклǝре бар. Безгǝ бары тик гыйлем алуга тырышлык, телǝк hǝм омтылыш тǝрбиялǝргǝ кирǝк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фǝхреддин телǝгǝнчǝ, бɵтен яктан да үрнǝк балалар булып үссеннǝр hǝм миллǝтебез горурланырлык шǝхеслǝр булсыннар иде.

Р. Фәхреддин гасырлар буе тупланган, тормышта күп мәртәбәләр инанган һәм үз шәхесендә дә шәкелләшкән күркәм дини-әхлакый һәм инсани сыйфатларны үз укучыларына һәм тыңлаучыларына да җиткерергә тырыша. Р. Фәхреддин карашларында гыйлем-мәгърифәт гаять мөһим урынны били. Үз эшчәнлегенең асыл максатын ул “милләтебезне укытуда һәм гыйлем” өйрәтүдә күрә. Аның фикеренчә, “гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас”. Фикерсез, надан миллионнарның эшен зиһенле, фикерле бер кеше хәл итә. Халык саны белән түгел, ә белемле, тәрбияле булуы белән көчле. Р. Фәхреддиннең бер язмасында мондый юллар бар: “Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрен оныткан халык сакланмас; әдәбияты булмаган халык рухсыз”. Икенче бер урында ул “әдәбияттан мәхрүм халык – телсез вә милли тарихы булмаган халык – җирсездер”, – дип тә куя.

Дәрескә йомгак ясау.

Шулай итеп, балалар, диңгездәй гыйлем иясе, милли тарихыбызның йөзек кашларыннан булган гаҗәеп шәхесне олылау, биниһая киңкырлы иҗатын кадәри хәл барлау, аңа фәнни җирлектә үлчәмле бәя бирү – бүген безнең җәмгыятебез алдында торган җаваплы вә саваплы бурычларның берсе. Шушы изге бурычны асыл юнәлешебез итеп алсак, без максатыбызга, һичшиксез, ирешербез.

Дәресебезне Ризаэтдин Фәхреддиннең сүзләре белән тәмамлыйм: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз. Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр”.















Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Р. Фәхреддин. Нәсыйхәт / Фәхреддин Р. – Казан : Мәгариф, 2005.

2. Р. Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. – Казан,

2004.

3. Р. Фәхреддин: Мирасы һәм хәзерге заман. Мәкаләләр җыентыгы.

Казан, 16 ноябрь, 1999 ел. / редкол. : Р. М. Әмирханов [и др.]. – Казань:

Изд-во Ин-та истории АН Республики Татарстан, 2003. – 332 с.

4. Р. Әмирхан. Р. Фәхреддин мирасын барлау юлында / Р. Әмирхан. – 5 б.

5. Хәйри Ә. Р. Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре / Ә. Хәйри. – 171б.






















Кушымта (презентация)

























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!