СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тукай туган көненә багышланган кичә

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

(4 А класс “Әссәләмәгаләйкүм” җыры)

Аделина: Тагын бер кат исәнмесез, кадерле дуслар! Бүген без татар шигъриятенә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә җыелдык.

Ришат: Әйе, дөрестән дә, татар халкын, татар телен Г. Тукайсыз күз алдына китерү мөмкин түгел.

Аделина: Матур телем -  Туган телем!

Рәхмәт сиңа, туган телем!

Киндер сиңа күңлем түре!

Ришат: Хәзер сәхнәгә 1 Г сыйныфы укучылары чакырыла.

 

(“Туган тел” җыры)

 

Аделина: Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Ришат: Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Аделина: Сәхнәбез түрендә “Кызыклы шәкерт” шигыре белән 2 нче А сыйныфы укучылары

 

(2 а “Кызыклы шәкерт”)

Просмотр содержимого документа
«Тукай туган көненә багышланган кичә»



Г. Тукай безнең йөрәкләрдә”.




Эшләде: Залялеева Р. К.,

башлангыч сыйныф укытучысы










(4 А класс “Әссәләмәгаләйкүм” җыры)

Аделина: Тагын бер кат исәнмесез, кадерле дуслар! Бүген без татар шигъриятенә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә җыелдык.

Ришат: Әйе, дөрестән дә, татар халкын, татар телен Г. Тукайсыз күз алдына китерү мөмкин түгел.

Аделина: Матур телем - Туган телем!

Рәхмәт сиңа, туган телем!

Киндер сиңа күңлем түре!

Ришат: Хәзер сәхнәгә 1 Г сыйныфы укучылары чакырыла.

(“Туган тел” җыры)


Аделина: Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Ришат: Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Аделина: Сәхнәбез түрендә “Кызыклы шәкерт” шигыре белән 2 нче А сыйныфы укучылары


(2 а “Кызыклы шәкерт”)


Ришат: Сәхнәгә 2 нче А сыйныфы укучысы Тагирова Айсылу чакырыла.


Ришат: Мәгълүм булганча, табигать яшәргән чакта, халкыбыз сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көнен шигырь бәйрәме белән билгеләп үтә.

Аделина: Сәхнәгә “Ялкау маэмай” шигыре белән 1 нче А сыйныфы укучысы Искакова Амилия чакырыла.


(1А “Ялкау маэмай”)


Ришат: сәхнәгә“Ана догасы” шигыре белән 3 нче Г сыйныфы укучысы Блинов Станислав чакырыла.


(3 Г “Ана догасы”)

Аделина: Сәхнәгә 5 а сыйныфы укучыларын чакырабыз.


(5А бию)


Ришат: Г. Тукай – бөек шәхес. Аның турында күбрәк укыган, күбрәк беләгән саен, ул, ничектер, күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара.

Аделина: Әйдәгез әле, дуслар, бер кечкенә генә уен уйнап алабыз. Сез Тукайны ничек беләсез икән, аның әсәрләре белән ничек таныш икәнсез икән, шуны тикшереп карыйк әле. Без сезгә сораулар бирәбез, сез шул сорауларга җавап бирәсез. Сез әзерме? Башладык.

Ришат: Г. Тукай кайчан һәм кайда туган? (1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында) ;

Аделина: Әти-әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә һәм Мөхәммәтгариф);

Ришат Тукайның иң якын дусты? Шулай ук язучы? (Фатих Әмирхан)

Аделина: Тукай музейлары кайларда бар? (Казанда, Арчада...);

Ришат: Автобиографик әсәре ничек атала? (“Исемдә калганнар”);

Аделина: Тукайның бер шигырендә кәҗә белән дус малай? (Гали);

Ришат: Су анасының тарагы нинди материалдан? (Алтын);

Аделина: “Шүрәле” әкиятендә телгә алынган авыл? (Кырлай);

Ришат: Кызыклы шәкерт кем ул? (Эт).

Аделина: Г. Тукайны бала чагында ничек атап йөрткәннәр? (Апуш)

Аделина: Карале, Ришат, безнең мәктәп балалары Тукай белән ничек әйбәт таныш икәннәр. Молодцы!

Ришат: Бик дөрес, Аделина! Бик булганнар барысы да!...

Аделина: Шушы форсаттан файдаланып, сәхнәгә 6б сыйныфы укучысын Сафин Ильфатны чакырабыз.


( 6 Б курай)

Аделина: Сәхнәгә 3 нче сыйныф укучылары Мингазеева Азалия, Колесникова Азалия чакырыла.

(3 кл “Бала белән күбәләк”)

Ришат: Тукайның шигырьләрен ятладык, әкиятләрен тыңладык. Мәктәптә җыр дәресләрендә Тукай сүзләренә язылган халык җырларын өйрәндек. Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар китерсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала.

Аделина: Хәзер сәхнәгә 7 Б сыйныфы укучсы Гарафутдинова Альбинаны “Туган авыл” җыры белән чакырабыз.


7 Б “Туган авыл” җыры


Ришат: Сәхнәдә 1 нче А сыйныфы укучылары башкаруында татар халык биюе.


(1 А бию)


Аделина: Без бүген җырладык, уйнадык, аралаштык, шигырьләр тыңлап үттек. Барысы да бөек татар телендә эшләнде. Чыннан да, без телсез, Тукайсыз – канатсыз кош шикелле.

Иң татлы тел – Туган тел,

Анам сөйләп торган тел.

Тел белмәгән абыныр,

Теле барның юлы бар.

Газизләрдән газиз, изгеләрдән изге туган телем.

Җирдә миңа ни кирәк?Тукай, туган тел кирәк!

Ришат: Бүгенге Тукайга багышланган кичәбез шуның белән ахырына якынлашты. Кичәгә килгәнегез өчен, барыгызга да зур рәхмәт!


Барысы да “Туган тел” җырын башкара



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!