СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Габдулла Тукай КВН

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Габдулла Тукай КВН»

Тема: КВН – ярыш «Без Тукай шәкертләре!»


Максат: 1. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү.

2. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укуда, татар телен өйрәнүдә кызыксыну тәрбияләү.

3. Аңлап сөйләү күнекмәләрен үстерү. Игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәнү.

Җиһазлау: такта, рәсемнәр, ребуслар, альбомнар, китаплар күргәзмәсе.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

- Исәнмесез укучылар, укытучылар! Без бүген татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган КВН – ярышка җыелдык. Аны «Тукай бәйрәме дип исемләдек , чөнки татар әдәбияты дәресләрендә Габдулла Тукайның күп кенә шигырь - әкиятләрен укып өйрәнәбез. Аны белмәгән кеше дөньяда да юктыр. Бүгенге кичәбезнең ярышучылары – 5 нче А сыйныф укучылары, ә кунакларыбыз булып 4 нче А сыйныфлар утыралар. Жюри белән дә таныштырып үтим инде. (таныштыру)

Ярышта 2 команда көч сынашачак. 1 команданың исеме «Кызыклы шәкерт», командиры Буланова Диана

2 команданың исеме «Су анасы», командиры – Миргасимов Рамазан

Һәр турда сезне кызыклы сынаулар көтә

1 нче тур. Бәйгебезнең 1нче өлеше “Таныштыру” дип атала. Һәр команда үзе белән таныштырып үтә. . Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез:

(танышу)

1 нче команда: Бзнең команда: “Кызыклы шәкерт”, безнең девиз: «Тор әйдә, өйрән син, бел яшьләй !»

2 нче команда:Безнең команда: “Су анасы”, девиз: «Кешенекен алма.Үзеңнекен бирмә!»


А.б. Жюри бәя куйганда,  укучылар өй эшен күрсәтергә әзерләнгәндә,  сезнең өчен нәфис сүз тәкъдим итәбез.

Г.Тукай “Гали белән кәҗә”. Гильманова Наилә.


2 нче тур. Хәзер инде 2 нче өлешкә күчәбез. Ул “Тукай әсәрләре буйлап” дип атала. Өй эше итеп Г.Тукайның бер әсәренә кыска гына инсценировка әзерләргә иде. Рәхим итегез. Беренче булып ________________ командасы чыгыш ясый.

(2 команданың да чыгышы карала).

Жюри бәя куя.

А.б. - Булдырдыгыз, молодцы.Хәзер инде 3 нче өлешкә күчәбез. Ул “Син беләсеңме?” дип атала. Максатыбыз: шагыйребезнең тормышын, иҗатын белеүегезне бәяләү. Бу ярыш блиц-сорау формасында үтәчәк, шуңа күрә, тиз генә уйлап, 10ар сорауга җавап бирүегез сорала.






1нче командага сораулар:

1.Г.Тукай кайчан туган? (1886 нчы елның 26 нчы апрелендә)

2. Әтисе үлгәндә Тукайга ничә яшь була? (4 ай)

3. “Кадалмас әле, килмешәк!”, дигән сүзләрне Тукайга кем әйткән? (Шәрифә карчык)

4. Әтисе кем булган? (Мулла)

5. Эш беткәч, нишләргә ярый? (уйнарга ярый)

6.  Г. Тукай ничә тел белгән? (6)

7. Г. Тукайның балаларга мөрәҗәгать итеп язган бер шигыре? (“Эшкә өндәү”)

8. Г.Тукайның автобиогграфик әсәренең исеме ничек? (“Исемдә калганнар”)

9. “Пар ат” шигырендә Тукай кая китә? (Казанга)

10. Кайсы әкиятендә йорт хайваннары сөйләшә?(Сарык белән Кәҗә)

2 нче командага сораулар:

1. Г.Тукай туган авылның исеме ничек? (Кушлавыч)

2. Әнисе үлгәндә Тукайга ничә яшь була? (3 яшь 9ай)

3. Кайсы әкияте хәйләгә корылган? (Шүрәле)

5. Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара? (Кырлай)

6. Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)

7. Тукайның нинди шигыре гимнга әйәнеп китте? (Туган тел)

8. Урлашмаска кем өйрәтә? (Су анасы)

9. Шагыйрь ничә ел яшәгән? (27)

10. Тукай кайчан вафат була? (1913)


А.б. Рәхмәт, укучылар. “Җир йокысы”шигырен тыңлап китик. Азалия 4 нче сыйныф укучысы. Ә жюри әгъзалары өченче турга үзләренең бәяләрен әзерли торырлар.


3 нче тур. Ул “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип атала. Мин сезгә шагырь язган әсәрләрдән өзекләрдән мисаллар китерермен. Җавап әзер булуга, капитан кыңгырау шылтыратып җавап бирүне белдерә. Бу сорауга җавап дөрес булмаса, икече командага өстәмә шанс бирелә. Әсәрнең дөрес исемен атау да исәпкә алына

  1. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә. (Маэмай. “Кызыклы шәкерт”)

  1. Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам

Чыкмамын тышка,уенга булмйча дәрсем тәмам.(Эш беткәч уйнарга ярый).

  1. Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.

  2. Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и

Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети. (Шүрәле)

  1. Мин качамын-ул куадыр, ул куадыр-мин качам;

Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам. (Су анасы)

  1. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә -эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. (Эшкә өндәү.)

  1. Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан”.( Пар ат)

  1. Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер- берсенә: “Син тот, мин тот!” (Сарык белән кәҗә)


Бирем буенча җюрига сүз бирелә.


4 нче тур. Укучылар, киләсе турыбыз “Предметны таны дип атала”. Бу предмет кайсы әссәрләрдән? Экранга игътибар белән карыйбыз. Кайсы команда җавапны беренчерәк белә, кыңгырауны шылтыратабыз.

Балта, алтын тарак, сөт, алма, капчык, печән.

А.б. Жюрига сүз бирәбез.


5 нче тур. “Рәссам”дип атала. Шүрәлене барыбыз да яратабыз. Бу әкият героен кем ничек ясар икән? (Күз бәйләп рәсем ясау.)

Жюрига сүзне бирәбез.


6 нчы тур. “Рәсемне җый һәм таны” дип атала.
Һәр ике командага да киселгән рәсемнәр бирелә. Сез аларны җыеп, рәсемне 
төзергә һәм шигырьнең исемен атарга тиеш буласыз. Кем беренче төзер.

Жюриларыбызга сүне бирик.


7нче тур. Менә инде сонгы турга да килеп җиттек. “Уйлап тап” дип атала бу турыбыз. Һәр командага Тукайның шигырьләре буенча берәр ребуслар бирелә, сез аларны чишеп шигырьнең исемен әйтергә тиеш буласыз. Кем беренче һәм дөрес итеп чишәр.


Алтын әтәч.

Туган тел.


А.б. Мөхтәрәм жюри, инде сүз сезгә бирелә. Йомгаклау сүзен һәм командаларга балларны әйтеп үтсәгез иде. ( жюри баллларны, җиңүче команданы әйтә)


А.б. Булдырдыгыз укучылар. Алга таба да шундый актив булыгыз. (Диплом, приз таратыла).

Хөрмәтле укучылар, укытучылар, без сезнең белән бүген бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган КВН кичәсе үткәрдек. Тукайны онытырга безнең хакыбыз юк. Чөнки татар телебез - Тукай теле, җырларыбыз – Тукай җыры. Инде кичәбезне бергәләшеп Тукаебызның “Туган тел”е белән дә тәмамласак, бик яхшы булыр. Сезгә билгеле булганча, икенче төрле бу җырны “Татар гимны” дип тә атыйлар. Рәхмәт сезгә.

(кичә җыр белән тәмамлана)














1нче команда:


Безнең команда: “Кызыклы шәкерт”,


Безнең девиз: «Тор әйдә, өйрән син, бел яшьләй !»





2нче команда:


Безнең команда: “Су анасы”.


Безнең девиз: «Кешенекен алма.Үзеңнекен бирмә!»


1нче командага сораулар:

1.Г.Тукай кайчан туган? (1886 нчы елның 26 нчы апрелендә)

2. Әтисе үлгәндә Тукайга ничә яшь була? (4 ай)

3. “Кадалмас әле, килмешәк!”, дигән сүзләрне Тукайга кем әйткән? (Шәрифә карчык)

4. Әтисе кем булган? (Мулла)

5. Эш беткәч, нишләргә ярый? (уйнарга ярый)

6.  Г. Тукай ничә тел белгән? (6)

7. Г. Тукайның балаларга мөрәҗәгать итеп язган бер шигыре? (“Эшкә өндәү”)

8. Г.Тукайның автобиогграфик әсәренең исеме ничек? (“Исемдә калганнар”)

9. “Пар ат” шигырендә Тукай кая китә? (Казанга)

10. Кайсы әкиятендә йорт хайваннары сөйләшә?(Сарык белән Кәҗә)


2 нче командага сораулар:

1. Г.Тукай туган авылның исеме ничек? (Кушлавыч)

2. Әнисе үлгәндә Тукайга ничә яшь була? (3 яшь 9ай)

3. Кайсы әкияте хәйләгә корылган? (Шүрәле)

5. Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара? (Кырлай)

6. Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)

7. Тукайның нинди шигыре гимнга әйәнеп китте? (Туган тел)

8. Урлашмаска кем өйрәтә? (Су анасы)

9. Шагыйрь ничә ел яшәгән? (27)

10. Тукай кайчан вафат була? (1913)







Кызыклы шәкерт”

Су анасы”

1.


1.

2.


2.

3.


3.

4.


4.

5.


5.

6.


6.

7.


7.



























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!