СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Формирование у школьников образа сельского труженика, как успешного человека».

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
««Формирование у школьников образа сельского труженика, как успешного человека».»

“Экранда бүгенге көн герое”

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —
башкаларны чакырганда
үзе яккан учакка.

Ренат Харисның шушы шигырендәге матур сүзен батыр сүзе белән алыштырырга телим, чөнки “Батырлыкта – матурлык” дигән халык мәкале бар.

Әлеге шигырь юлларын Такталачык авылында туып үскән Вәлиев Рамил Фидүс улына багышлыйм. Кем соң ул Вәлиев Рамил? Республика күләмендә танылган, югары дан-дәрәҗәләргә ирешкән зур, абруйлы, Актаныш агрофирмасы җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, үз нигезеннән гомере буена ерак китмәгән, туган җиренә тугры калып, туган авылына һәрвакыт материаль ярдәм итүче, ике игезәк кызның киң күңелле атасы ул.

“Рамил Фидүс улы һәрвакыт сине аңлый һәм ярдәм кулы сузарга әзер, чит кеше кайгысына битараф түгел, башкалар бәхетенә чын күңелдән сөенә, кешеләргә бары тик яхшылык кына тели, башкаларга яхшы кәеф бүләк итә, оптимизм өсти” – ди аны яхшы белүчеләр.

Аның тормыш юлы яшьтәшләренекеннән  әллә ни аерылмый. Такталачык урта мәктәбен тәмамлагач, “Таң” хуҗалыгында 1 ел сыер сауган, тракторист та булып эшләгән егет, хәрби бурычын  Балтийскта диңгез пехотасында үти. Армиядән кайткач, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә укуын тәмамлап, экономист– оештыручы һөнәрен үзләштерә.

Әти-әнисе - гади эшчеләр, уллары алдына аерым таләпләр куймыйлар. Алар Рамилның төпле фикерле булуына, туган җирен якын итеп, читкә чыгып китмичә, туганнарына, авылдашларына, таныш һәм таныш булмаган кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торган ир-ат булып өлгереп, хөрмәтле һәм лаеклы кеше булуына сөенәләр.

Рамил Фидүс улы, хәйрияче буларак та киң җәмәгатьчелек арасында ихтирам казанды. Авылларны газлаштыру чорында авылдашларына ярдәме бик күп булды.

Үзгәртеп кору шаукымы бөтен дөньяга тәэсир итеп, оешмалар ябылган чорда, абыйсына тегермән төзеп биреп, бөтен район халкын он белән тәэмин итәргә ярдәм итте.Такталачык авылы уртасында балкып торган мәчетнең төзелеше дә Рамил Фидүс улы ярдәме белән төгәлләнә. Бүгенге көндә мобилизациягә эләгеп, яу кырына киткән эшчеләренә дә акчалата ярдәм җибәрүче, аларның гаиләләренә ярдәм кулы сузарга әзер торучы ул.

Рамил Фидүс улы “Олы йөрәкле кеше”. Ул   мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүдә максатчан эш алып бара. Мондый чараларның әһәмияте әйтеп аңлатып бетергесез, чөнки инвалид-балалар һәм аларның әти-әниләре физик мөмкинлек аркасында җәмгыятьтән читләшә. Ел да “Игелек марафоны” нда үз өлешен кертә ул. Мөмкинлекләре чикләнгән инвалид балаларга район күләмендә чыршы бәйрәмен оештыру, балаларга бүләкләр тарату да - аның кулларының эше.

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенә, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп - интернатына, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатына даими спонсор булып тора ул. Шулай ук аның ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге авылдашларына ярдәме зур. Олыны-олы, кечене- кече иткән, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан, гадел, тыйнак, әйткән сүзендә  торучы, итагатьле Рамил Фидүс улы   күңелдә соклану хисләре уята.

  Ул – Такталачык авыл җирлегенең горурлыгы. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары өчен “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде, хәйрия өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен берничә тапкыр “Алтын йөрәкле кеше” номинациясендә җиңүче ул. Кечкенә генә авылда туып, озын тормыш юлы үткән, авырлыкларга бирешми алга барып, зур дәрәҗәләргә ирешкән әлеге шәхескә сокланмый мөмкин түгел. Ул – бүгенге көн яшьләре, балалар өчен алыштыргысыз үрнәк! Хәзерге заман шартларында акча табу юлларын белүче, кешене, безнең укучыларның ата – аналарын, яшьләрне авылда, туган җирендә калырлык итеп, заманча технологияләр кертеп, эш белән тәэмин итуче. “Бәхетне читтән эзләмә, туган җиреңнән эзлә” – дип укучыларыбызда Рамил Фидүс улы   үрнәгендә, авыл хуҗалыгы хезмәтен яратырга, тапшырылган эшкә намус белән карарга, туган җиребезне сөяргә, олыларга- кечеләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтәбез, игелеклелек сыйфатлары тәрбиялибез.

Актаныш хәбәрләрен укып барсагыз, әле соңгы санда гына да Рамил Фидүс улы җитәкчелегендә Актаныш агрофирмасы егетләре мобилизацияләнгән райондашларыбызга тимер мичләр әзерләп җибәрде.

Чыгышымды якташ шагыйребез Гамил Афзалның җырга әйләнгән шигыре белән тәмамлыйсым килә. Әлеге юллар бүгенге көн герое - Рамил Фидүс улының тормыш девизы:

Бер кайда да оҗмах түгел,

Туган җиреңнән китмә син,

Изге җиреңнән китмә!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!