СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

: Фонетика, орфография буенча үтелгәнне кабатлау

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бишенче сыйныфта фонетика, орфография буенча үтелгәнне кабатлау.

Просмотр содержимого документа
«: Фонетика, орфография буенча үтелгәнне кабатлау»

Тема: Фонетика, орфография буенча үтелгәнне кабатлау.


Максат: 1) укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү;камилләштерү

2) белемнәрне ныгыту;

3) туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

4) укучыларның матур язу күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Җиһаз: дәреслек,карточкалар.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау.

Метод: уен-дәрес.

Эпиграф: Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз.

Девиз: Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Дәрес барышы


I Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

У:Укучылар елмайдык. Күзләрне йомдык. Минем арттан кабатлыйсыз. Мин дәрестә. Мин хәзер укый башлыйм. Мин моңа куанам. Мин игьтибарлы. Мин барысын да истә калдырам. Минем хәтерем нык. Минем укыйсым килә. Мин укыйм.

Күзләрне ачтык. Бүген без сезнең белән алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерәбез.Шулай ук төрле сорау-биремнәрне башкарырбыз. Бергәләп фонетика дигән сихри бер дөньяны гизербез. Әйдәгез, хәерле юлга. Юлыбызны тукталышлар ярдәмендә алып барырбыз.


У: Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Числоны языгыз.

-Мин сезгә табышмак әйтәм

Күренми дә

Тотылмый да

Үзе – хәнҗәр

Үзе – ук

Аннан ачы

Аннан татлы

Аннан хәтәр

Нәрсә юк

Нәрсә ул? (Сүз)


У: Дәрескә эпиграф итеп тә без сүз турында алдык. Бүгенге дәресебезнең девизы булып : “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” булыр. (Хор белән укыйлар.)


Матур язу күнекмәсе. Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Числоны языгыз

У: Мәкальне язып куйыйк (эпиграф язалар)

У: Мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

У: Мәкальдән сузык һәм тартык авазларны аерып әйтик әле.

У: Әйдәгез, сәяхәткә кузгалдык.

1 тукталыш- “Хәтер тукталышы”

У: Нәрсә ул фонетика?

Б : Сөйләм авазларын өйрәнә торган фәнне фонетика диләр.

У: Авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерылалар?

Б: Авазларны сөйләмдә кулланабыз һәм аларны әйтә алабыз. Ә хәрефләрне язуда күрсәтәбез, аларны күреп була.

У: Татар телендә ничә хәреф бар?

Б: 39

У: Урыс һәм татар алфавитының төп аермасы нәрсәдә?

Б: Татар алфавитына татарның 6 үз хәрефе өстәлгән: һ, ә, җ, ң, ө, ү.

У: Нинди авазлар бар?

Б: Татар телендә авазлар 2 төркемгә бүленәләр: сузык һәм тартык.

У: Сузык авазларны санап чык һәм алар ничә төркемгә аерыла?

Б: Калын һәм нечкә сузыкларга бүленә: а, о, у, ый, ы,

о, ы, ә, ө, ү,и, э( е )

У:Тартык авазларын сана һәм төркемчәләрен әйт.

Б: яңгырау; б, в, г, гъ, д,ж, з, җ / л, м, н, ң, й, р, w

саңгырау: п, ф, к, къ, т, ш, с, ч/ ц, щ, х, һ

У: Ике аваз белдерүче хәрефләрне сана, мисаллар китер.

Б: ю, я, е.

У: Татар теленең үз сүзләрендә нинди хәрефләр сүз башында килми?

Б: е,ң, ц, щ, ъ,ь.

У: Аваз белдерми торган хәрефләр бармы? Алар турында нәрсә беләсез?

Б: Аваз белдерми торган хәрефләр икәү: калынлык һәм нечкәлек билгеләре. Алар аеру җилгесе булып йөриләр, я тартыкларның калынлыгын яки яки нечкәлеген белдерер өчен кулланылалар.

У: Молодцы.

Ә хәзер ял итеп алыйк. ( Магнитофон )


2 нче тукталыш.

Кыш фасылы.”

Укучылар, табигатьтә кыш патшалык итә. Менә миңа бер укучы “Сабантуй” газетасына җибәрәсе кыш турында хикәясен тикшереп чыгарга бирде. Әйдәгез бергәләп укып карыйк әле.


Мнә кыш җите. Агачлар шәрә калдлар. Көннәр суыты. Мин кышны йаратам.

У: Бу хикәя газетада басылып чыгармы?

Сез ничек уйлыйсыз? Ни өчен?

-Хикәядә сүз нәрсә турында бара? Ни өчен хикәяне газетада бастырмаслар?

Б: Сүзләрдә хәрефләр төшеп калган, сыйфатлар кулланырга кирәк.

  • Нинди сыйфатлар кулланып була?

(кар бөртекләреннән сыйфатлар алып текстны тулыландыру )

Менә салкын кыш җитте. Төз агачлар шәрә калдылар. Көннәр суытты. Мин ак тунлы кышны яратам.

У: (Хаталарны төзәттек ). Әйдәгез хәзер дәреслектән “Җир йокысы” дигән шигырьне укыйк. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне авазларга таркатып языйк.

(тактада һәм урыннарда)

3 нче тукталыш – “Югалган хәрефләр патшалыгы”


У: Хәзер һәрберегезгә карточкалар биреп чыгам. Күп нокталар урынына сузык авазлар куеп, сүзләр язырга кирәк. Мәсәлән, к...л - көл, кал, кул. Кем карточкадагы сүзләрне тизрәк язып чыга, шул кеше кул күтәрә һәм җиңүче була. Биремне дәфтдәрләрдә эшлибез. (карточкалар таратыла)

б...л, б...з, б...т, к...з, к...р, с...т, к...л, к...ш, җ...й. – 1-2 укучыдан укыту.


Ял итеп алыйк.

4 нче тукталыш – “Алфавит патшалыгы”


У: Алфавит турында “Шома малай” мәзәген тыңлап китегез.

Укытучы 1 нче класста укучы баладан:

  • Син әлифбаны беләсеңме? – дип сораган.

  • Беләм, - дип җавап биргән бала.

  • “А” артыннан нинди хәреф килә? – дигән укытучы.

  • “А” хәрефе артыннан барлык хәрефләр бер – бер артлы тезелеп киләләр , дигән малай.


Әйдәгез, хәзер сезне тикшереп карыйк. Берегез башлап җибәрә, икенчегез дәвам итә.

Молодцы.

5 нче тукталыш – “Фонетик анализ”

У: Бу тукталышка тукталыр өчен, безгә нәрсә ул сингармонизм дигән сорауны ачыкларга һәм мисаллар белән аңлатырга кирәк.

Б: Сузыкларның сүз эчендә бер – берсенә ярашып килүләре сингармонизм дип атала. Сүздәге сузыклар я нечкә, я калын гына була. Мәсәлән, гүзәл, алма.

У: Хәзер мин сезгә карточка бирәм. Һәрберегезгә төрле сүзләр. Әлеге сүзләргә фонетик анализ ясарга кирәк булачак. Анализ тәртибен сез беләсез.

( Яки компьютерда укытучы тикшергәннең дөреслеген тикшерергә)

Юл,ябылу, кал, җәя, тел, юкә, алма, яз


Вакыт калса. Кыш турында күп шигырьләр бар. Иҗади эш эшләп алыйк. “Без шагыйрьләр” уены булыр ул. Тактада шигырь язылган. Сезгә төшеп калган хәрефләрне куеп язарга кирәк.


Йомгаклау.

У: Киләсе дәрескә барып җитәр өчен, түбәндәге сораулы – табышмаклы башваткычны чишәргә кирәк. Җавапларның беренче хәрефләре киләсе дәреснең ачкычы булачак.

  1. Балда бар, шарда юк,

Алмада бар, ханда юк. (“Л” хәрефе.)

2. Кое төбендә нәрсә бар? (“Е” хәрефе)

3. Җәен соры, кышын ак,

аңа шулай яхшырак. (“Куян”)

4. Аны әрчегәндә елата. (“Суган”)

5. Тәрәзәдән түгел, ә нәрсәдән йөриләр? (Ишектән)

6. Үзе шардай, эче кандай, тәмле балдай. (Карбыз)

7. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда өчәү. (“А” хәрефе).

Димәк, киләсе дәреснең темасы шулай аталачак.

У: Без сезнең белән бүгенге дәрестә нәрсәләрне кабатладык?

Б: Фонетика бүлеген, гомумән, авазларны, хәрефләрне кабатладык.

Дәресне сүз турындагы эпиграф белән башлаган идек. Шулай тәмамлыйк та.

Татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсе бай. Бары тик дөрес итеп куллана гына белергә кирәк. Туган тел байлыгыннан, шул исәптән аның сүзлек хәзинәсеннән тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы. Туган телдә дөрес сөйләү һәм язу, фикерне ачык һәм төгәл итеп белдерә алу.

Билгеләр кую.

Өйгә эш 162 нче күнегү.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!