СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ф.А.Васельевның “Яңгыр алдыннан” картинасы өстендә эш.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ф.А.Васельевның "Яңгыр алдыннан"картинасы буенча эш.

Просмотр содержимого документа
«Ф.А.Васельевның “Яңгыр алдыннан” картинасы өстендә эш.»

Дәреснең технологик картасы

Предмет: әдәби уку

Рус телендә гомуми башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек /Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.-Казан”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты

Тема

Ф.А.Васельевның “Яңгыр алдыннан” картинасы өстендә эш. https://br.pinterest.com/pin/513973376215128731/

Дәреснең максатлары

Укучыларның иҗади активлыгын һәм эстетик сөйләм зәвыгын, күзәтүчәнлек һәм фикерләүләрен үстерү.

Дәреснең бурычлары

1.Белем бирү максаты: картинаның төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

3.Тәрбия бирү максаты: табигатькә карата мәһәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган

нәтиҗәләр

1.Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: матурлыкны күрә һәм башкаларга җиткерә белү.

2.Метапредмет нәтиҗәләре: сәнгать әсәрләре аша (әдәбият, рәсем, музыка сәнгате) укучыларның белем алуга кызыксынуларын арттыру. Фикерли белергә , дәлилләргә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәтү.

3.Предмет нәтиҗәләре: дәреслек материалы белән эшли белү күнекмәләре булдыру. Предметара бәйләнешләр ашатеманы аңлау.


Предметара бәйләнешләр

Әйләнә –тирә дөнья, әдәбият,музыка, рәсем.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: Рус телендә гомуми башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен

Дәреслек /Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.-Казан”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты

Өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук. https://br.pinterest.com/pin/513973376215128731/

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Сурәт, елга, куак, агач, күпер, корылма

Дәрес тибы

Яңа белемнәр үзләштерү



Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру-мотивлаштыру

Максат: уңай психологик халәт тудыру


Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Исәнләшү.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

II.Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү


  • Җәйге яңгыр, күк күкрәү,давыллап, җилләп яуган яңгыр тавышын тыңлату.

  • -Укучылар, нинди тавыш ишеттегез? Нинди хисләр кичердегез? Уйларыгыз белән нәрсә күз алдына килде? Үзегезне кайсы вакытта һәм кайда хис иттегез?

  • Хисләрне ничек белдерергә мөмкин?

  • Фикерләрегез белән килешәм, укучылар.

  • Димәк, без сезнең белән бүгенге дәрестә өйрәнәчәк теманы билгели алырбызмы? Ничек уйлыйсыз, нәрсә турында сөйләшербез?

  • Дөрес, укучылар. Ә табигать турында, яңгыр турында без сезнең белән кайсы очракларда очрашасыз?

  • Димәк, без дәрестә шигырь тыңларбыз,картина белән эшләрбез.







-Көчле яңгыр, җил, күк күкрәгән тавышларны ишеттек. Андый яңгырлар җәй көне була. Җәй айлары искә төште.



-Җырлыйбыз, нәрсә дә булса язып куябыз, ясыйбыз.







Табигать, яңгыр, җил, җәйге көн турында сөйләшербез.





-Шигырьләрдә, картиналарда очрашабыз.

Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: һәр укучының бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.

Танып-белү: гади ситуацияләрне бәяләп, геройның конкрет гамәлен күрә белү, аны дөрес бәяләү.


Музыка дәвам итә.

  • Муса Җәлилнең Һәр төркем берәр куплет“Яңгыр шигырен укыйлар.Шигырьдән рифмалашкан сүзләрне билгелиләр.


-Табигать күренешен рәсемдә бирү, икенче төрле ничек атала?




  • Сирәкләп-чиләкләп;

Көлеп, иркенләп-йотып,кинәнеп;

Томанын-кырларны.



-Пейзаж дип атала.




IV.Яңа теманы өйрәнү

мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау .

Танылган рус пейзажисты Фёдор Александрович Васильевның “Яңгыр” картинасы белән танышу.

-Бүгенге дәресебездә эшләр өчен безгә түбәндәге сүзләр ярдәмгә киләчәк.


Укучыларга рәсемне тәкъдим итү.

Сүзлек белән танышалар. Кычкырып укыйлар.

елга -река

болганчык су - мутная вода

куе караңгы болыт - густые темные облака

агачлар - деревья

куаклар - кустарники

сыгылган,бөгелгән - согнутый, согнутый

агач күпер - деревянный мост

корылма – сооружение


Коммуникатив УУГ: күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү.

Регулятив УУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Танып-белү:

Ял итү

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

РегулятивУУГ: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

V.Беренчел ныгыту

10 мин.

Максат : ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

Өч төркем өчен сораулар.

1

1.Рәссам картинада нәрсә сурәтләгән?

2.Алгы планда нәрсә сурәтләнгән?

2

1.Елга ярында нәрсәләр үсә?

2.Арткы планда нәрсә күрәсең?

3

1.Сукмактан кем бара?

2.Табигатьнең яңгыр алдыннан сурәтләнүен кайсы предметлар белдерә?

УРТАК СОРАУ

Картинада табигать ничек сурәтләнгән?







Рәссам картинада җәйге табигатьне сурәтләгән. Алга планда болганчык сулы елга, агач күпер, күпер өстеннән казлар алып кайтучы ике хатын-кызны күрәм.




Елга ярында агачлар,куаклар үсә. Каргалар җиргә төшкәннәр.

Арткы планда озын булып үскән агачларны,караңгы болытларны, көчле җилне, агачлар арасында корылмаларны, күктә очкан каргаларны күрәм.


Сукмактан бер малай бара. Табигатьнең яңгыр алдыннан сурәтләнүен бөгелә -сыгыла торган агачлар, морҗадан чыккан төтен белдерә.


Картинада табигать куркыныч итеп сурәтләнгән.

Тизрәк өйгә кайтып җитәргә кирәк. Тиздән көчле яңгыр башланачак.


Танып белү:төрле жанрдагы әдәби әсәрне аңлап уку.

КоммуникативУУГ:

укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә белү.

Эстетик өлкәдә: әсәрдән рухи тәм табу.

VI . Мөстәкыйль эш.

2 мин.

Максат:

укучыларның  игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү



Укучылар, эшләр белән танышабыз.

Язганнарны укыйлар

Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив: төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү.

Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү.

V.Кабатлау һәм ныгыту

3 мин.












Укучылар, яңгыр турында алдан белү, кисәтү өчен халыкта сынамышлар да бар.

Телдән телгә күчеп, халык күңелендә сакланган, кем иҗат итүе (авторы) билгеле булмаган әсәрләр ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ әсәрләре, яки ФОЛЬКЛОР дип аталалар.

Һәр төркемнән бер укучы өчен эш. Киселгән әйтемнәрне берләштерергә


Билгеләмәне бергә укыйлар.


Йолдызлар ачык күренсә, көн яхшыра,

тонык күренсә, яңгыр яки кар ява.

Салават күпере суга төшсә, явымнар күп була.

Салават күпере яңгыр яуганда өч булып чыкса,

бөтен атна яңгыр булыр.

Урман җилсез шауласа, яңгыр булыр.

Бака корыга чыкса, яңгыр була.

Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.


Слайдка карап дөреслеген тикшерәләр.

Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Шәхси: һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе.

Коммуникатив: әңгәмәдә актив катнашу

VI.Рефлексия

2 мин.

Максат:дәрестә эшләнгән  эшләргә нәтиҗә ясау.

Укучылар, бүгенге дәрестән нинди яңалыклар алдыгыз?Картина буенча сочинение язганда эшне нәрсәдән башларга кирәк?

-Игътибар белән картинага карарга кирәк.

-Үзең өчен авыр сүзләрне сүзлектән табып, язар өчен терәк сүзләрне әзнрләргә кирәк.

-Алгы һәм арткы планга бүлеп карарга кирәк.

-Автор кулланган төсләрне билгеләргә кирәк, чөнки ул төсләр авторның кәефен билгеләргә ярдәм итәләр.


IX.Дәресне йомгаклау. Өй эше

2 мин.


Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.


Музыка дәвам итә.

Кадерле укучылар, Нинди генә куркыныч, җил-давыллары белән белән яңгырлар килсә дә, яңгыр арты күк йөзебез аяза, балкып кояш чыга. Безнең күңелләребездә дә һәрвакыт кояш балкып торсын. Кояш кебек озын гомерле булыйк!


1.Картина буенча сочинение язарга.

2. Шигырь язарга осталыгы булган укучылар шигырь язалар.






Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау. Үз мөмкинчелегеңнән чыгып, өй эше алу.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!