Яңгыр
(өзек)
Яшен яшьнәп куйды кинәт,
Тамчы тамды йөзгә, сирәкләп.
Килеп җитте болыт, шуннан соң
Коеп яуды яңгыр, чиләкләп.
Кыр тын алды, көлеп, иркенләп;
Ерганаклар күп тау битендә,
Тамчыларны йотып, кинәнеп,
Җем-җем килә зәңгәр җитеннәр.
Яңгыр китте, озак тормады,
Җирдән сөйрәп күксел томанын.
Ул ашыкты нәүбәт буенча
Сугарырга күрше кырларны.
Муса Җәлил
Яңгыр
(өзек)
Яшен яшьнәп куйды кинәт,
Тамчы тамды йөзгә, СИРӘКЛӘП.
Килеп җитте болыт, шуннан соң
Коеп яуды яңгыр , ЧИЛӘКЛӘП.
Кыр тын алды , КӨЛЕП, ИРКЕНЛӘП;
Ерганаклар күп тау битендә,
Тамчыларны ЙОТЫП, КИНӘНЕП,
Җем-җем килә зәңгәр җитеннәр.
Яңгыр китте, озак тормады,
Җирдән сөйрәп күксел ТОМАНЫН.
Ул ашыкты нәүбәт буенча
Сугарырга күрше КЫРЛАРНЫ.
Муса Җәлил
ПЕЙЗАЖ – табигать күренешләре сурәтләнгән картина.
Сүзлек белән эшләү
елга -река
болганчык су - мутная вода
куе караңгы болыт - густые темные облака
агачлар - деревья
куаклар - кустарники
сыгылган,бөгелгән - согнутый
агач күпер - деревянный мост
корылма – сооружение
Ф.А.Васельевның “Яңгыр алдыннан” картинасы өстендә эш
- Рәссам картинада нәрсә сурәтләгән?
- Алгы планда нәрсә сурәтләнгән?
- Елга ярында нәрсәләр үсә?
- Арткы планда нәрсә күрәсең?
- Табигатьнең яңгыр алдыннан сурәтләнүен кайсы предметлар белдерә?
- Картинада табигать ничек сурәтләнгән?
Ял итәбез!
Яңгыр
Яңгыр,яңгыр,яңгыр,яу! ( сикергәлиләр)
Яңгыр безгә бик кирәк. (әйләнәләр )
Яңгырдан соң агачлар, (кулларны як-якка җәялэр)
Гөлләр үсә тизрәк . (кулларны өскә күтәрәләр )
Телдән телгә күчеп, халык күңелендә сакланган, кем иҗат итүе (авторы) билгеле булмаган әсәрләр ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ әсәрләре, яки ФОЛЬКЛОР дип аталалар.
СЫНАМЫШЛАР
Йолдызлар ачык күренсә, көн яхшыра,
тонык күренсә, яңгыр яки кар ява.
Салават күпере суга төшсә, явымнар күп була.
Салават күпере яңгыр яуганда өч булып чыкса,
бөтен атна яңгыр булыр.
Урман җилсез шауласа, яңгыр булыр.
Бака корыга чыкса, яңгыр була.
Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!