СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ә.Еники иҗаты буенча әдәби кичә.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ә.Еники иҗатын һәм әсәрләрен мәктәптә өйрәнү.

Просмотр содержимого документа
«Ә.Еники иҗаты буенча әдәби кичә.»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БИЕКТАУ БЕРЕНЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ







КҮҢЕЛ ХИСЛӘРЕН ТИБРӘТҮЧЕ ӘДИП

(Әдәби кичә)







Эшне башкарды:

1 категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Садикова Дания Солтан кызы



















БИЕКТАУ, 2019 НЧЫ ЕЛ



Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби кичә.Әдәбият сөючеләр кичәсе.(21нче февральдә-Телләр көне уңаеннан мәктәптә ата-аналар өчен оештырылды. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә телләр мәсьәләсе югары ноктага җиткән бер мәлдә, балаларына туган телләрен өйрәтүдән вас кичкән ата-аналар колагына).Телне өйрәнү ул- тәрбия. Әдәбиятның һәр дәресен балага рухи азык бирә торган итеп үткәрергә кирәк. Гади итеп, әсәр укуга гына кайтарып калдырырга ярамый.)

Залда тынлык.

1слайд.Алып баручы:

Кабатлыйм бер сорауны
Өнемдә һәм төшемдә:
“Кеше булып яшәргә
Нәрсә кирәк кешегә?”
Диңгез әйтә: - Тирәнлек.
Таулар әйтә: - Турылык.
Җир эндәшә: - Юмартлык.
Чык суы әйтә: - Сафлык.
Яшен әйтә: - Кыюлык.
Ипи әйтә: - Олылык.
- Гүзәллек, - диләр гөлләр.
- Иркенлек, - диләр җилләр.
- Нык канат, - ди бөркетләр.
- Биеклек, - диләр таулар,
Һәм шушылар өстенә
Кирәк тагын иң элек
Кешене кеше иткән
Бер нәрсә – Кешелеклелек, дип яза Фәнис ага Яруллин. Ни өчен шушы шигырь юллары белән башладыммы сүз башын? Бу юлларны шагыйрь нәкъ Әмирхан Еникигә, аның иҗатына атап язгандыр кебек, минемчә. Әмирхан Еники иҗатындагы кайсы гына әсәрне алып карама, геройларында бу сыйфатлар чишмә суыдай тулып ага. Шигырь юлларында әйтеп үтелгән төшенчәләрнең нәрсә икәнен дә аңламый торган бер чорда, әдибебез иҗаты үрнәкләре белән бүгенге яшьләребезне тәрбияләсәк, артык булмас дип уйлыйм. Сибгат Хәкимнең “Әй, язмыш,язмыш” шигыренә Сара Садыйкова иҗат иткән җыры яңгырый.

(2нче слайд)

  Беренче алып баручы.  Хөрмәтле укучылар, әти-әниләребез һәм дә килгән кунаклар! Бүген без халыкның рухын – фикерен, моңын, уйларын, хыял омтылышларын заман укучысына һәм киләчәк буыннарга барып житәрдәй итеп, күп әсәрләр иҗат иткән әдипләребезнең берсе-Әмирхан Еникине искә алырбыз.    

 “Һәр кошның үз моңы” ди халык. Ә.Еникинең дә әдәбиятта үз моңы, үз темасы, үз яңгырашы бар. Аның геройлары  тыйнак, гадәти кешеләр. Әдип кеше тормышышында кире кайтмый торган мизгелләрне сурәтли. Кеше аларны күңелендә генә йөртә ала. Бу хатирәләр - иксез-чиксез хатирәләр...  

(3,4нче слайдлар)

Икенче алып баручы. Әмирхан Еники – беренче чиратта һәм иң элек күп гасырлык бай тарихы булган татар әдәбиятының үз туфрагында житешкән, үз традицияләрендә үскән талант иясе.

Беренче алып баручы. Бүгенге көндә Әмирхан Еники иҗатын укучыларыбыз башлангыч сыйныфлардан алып, югары сыйныфларга кадәр өйрәнәләр. 6нчы сыйныфта укучыларыбыз әдипнең “Матурлык” хикәясе белән таныша. Кайсы укучыны гына битараф калдыра икән бу әсәр?!Бу мөмкин түгел! Хикәяне бер сулышта укып чыгасың. Җөмләләрне уку бик рәхәт, укучы аларны җиңел кабул итә. Алар чишмә суыдай бала теленнән челтерәп ага.

(5нче слайд)

Икенче алып баручы.Телдә матур сүзе бар. Ай-һай зур һәм бик тирән төшенчә икән ул “Матурлык” дигән нәрсә! Чәчәк матур. Чибәр кызлар матурлыгы һәм башка матурлыклар бар дөньяда. Ә.Еники  матур сүзен логик мәгънәсеннән ерагайтып, эчке мөнәсәбәтләргә күчерә дә, матурлыкның бик бай һәм күпьяклы төсмерләрен ачып җибәрә. Матурлык исә икенче нәрсә - ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратуларында, кадерләү, юатуларында. Бу әсәрдәге  ямьсез ана белән матур бала арасындагы җылылык күңелне тетрәтеп җибәрә. Хикәянең тар кысасында язучы әнә шундый олы, гуманистик якты хисне зур шагыйрьләргә тиң художество көче белән әйтеп бирә алган. Чыннан да, авыр тормыш шартларында яшәүгә карамастан, хезмәт кешесенең кешелелекле булуы һәм күңел пакълеге соклангыч үзе бер матурлык дөньясы.

 Беренче алып баручы. Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән улы өчен яктырып, горурланып утыруына таң калырлык, ул матур, гүзәл ана булып куренә. “Матурлык” төшенчәсе хикәядә тагын да сыешлы булып шәкерт Бәдретдиннең талантын, акылын, музыкаль сәләтен дә ачык бирә, һәм шулай ук бу ярлы өйдә яшәгән дөм сукыр бабай да, эчке тартылу белән утырган ата да, үзара җылы мөнәсәбәтләр белән уралып, матурлык дөньясын ясыйлар.

 Әдипнең геройлары үзләренең исемнәренә хас мәгънәләр, ассоциацияләр белән хәтергә уелып  калалар.  “Матурлык” тоны Бәдретдин  әнә шундыйлардан. Бу персанажга сокланмыйча булмый. Бәдретдин тулган ай. Бу ай өмет чаткысы кебек. Улы ананың өмете, караңгы тормыштан яктыга  чыгаручы.


6 нчы сыйныф укучылары “Матурлык”хикәясеннән өзек сәхнәләштерәләр.

(Өй эче хикәядә бирелгәнчә күрсәтелә. Бәдретдиннәрдә тукталып, чәй эчәргә җыенган вакыт.Китаплары һәм үзе ясаган скрипка белән таныштырган өлеше.Әнисе өчен “Салкын чишмә”көе яңгырый. 5-7 минутлык)

Бию түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз “Салкын чишмә” көенә бию башкаралар.

-Хөрмәтле әти-әниләребез, укучыларыбыз да әсәрдәге төп героебыз кебек ата-анага мәрхәмәтле, миһербанлы, шатлыгыбыз өчен туган, эчке дөнья матурлыгын тоеп, таный белә торган балалар булып үссеннәр иде, дигән теләктә калам. (“Әй, язмыш, язмыш” җыры дәвам итә.)

(6нчы слайд)

Икенче алып баручы. Дәхшәтле сугыш еллары! Кемнәргә генә кагылмады икән бу сугыш хәсрәте?!

    “Мин сугыш вакытында әдәбиятка кайткан язучы. Дәһшәтле авыр елларда күргән кичергәннәрем моңа сәбәпче булгандыр дип беләм” – ди ул үзенең ижаты турында.  

Әмирхан ага Еникинең “Кем җырлады” хикәясе 7нче сыйныфта өйрәнелә. Язучы әсәрдә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын чәлпәрәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз булып чыга. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның урман-сулары мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлаулары белән теткәләнеп беткән.

7нче сыйныф укучылары Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясеннән өзек сөйлиләр. ...Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде.....(дип башлап җибәрдек. “Сарман” көе яңгырый.(5-7минутлык)

2020нче елның 9 нчы маенда Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Илләргә тынычлык, күкләребез аяз, җиребез балаларның шат йөзләре белән балкып торсын!

Ә.Еникинең әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль.Халык аларны онытмый, укый, ятлый. Мәктәп елларында өйрәнгәннәрен исенә төшерә.Ил күләмендә Бөек Җиңү уңаеннан төрле чаралар үткәрелә.Сезгә моннан берничә ел элек мәктәпне тәмамлаган укучыбыздан кыска гына бүләк. Казан яшләре арасында Татарстан Республикасы Электропрофсоюз оешмасы үткәргән конкурстан видеоөзек.Ә.Еникинең “Кем җырлады”әсәре өзегеннән күренеш.

(7нче слайд)

    Беренче алып баручы. Ә татар җыры, татар моңы,  туган як җыры... Моңардан да ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме?! Халык моңнары, язучының күп кенә әсәрләрендә геройларның рухи халәтен урап ала, яшәешнең үзе, саекмас хәят чишмәсе, кабатланмас биеклек булып күтәрелә.  Әдип татар җырын барлык кыйммәтләрдән аерым югарылыкка күтәрә, символга әверелдерә. Җыр –тарихны, милләтне, тарихыңны белү, үз чиратында җырны оныттырмый.

Бер укучы “Сарман”җырын башкара.

Икенче алып баручы.“Яхшы язу – намус эше. Шуңа карап, язучының үз иҗатына мөнәсәбәтен белергә була. Ә бу мөнәсәбәт үз  нәүбәтендә бер генә максат белән билгеләнә. Язганыңны укучы кабул итсен, укучы яратсын. Шуңа күрә дә бит кайчагында ак кәгазъгә соңгы тамчы каныңны сыгып тамызырдай буласың. Җиңел генә язып, яхшы әсәр килеп чыгуына мин үзем ышанмыйм”- ди Ә.Еники язучылык турында.

Язучының хикәяләү алымы халыктан килә. Шуңадырмы, әдип үзе дә халыкчан итеп яза, әйтерсең, син якын дустың белән бергә чәй эчеп утырасың, ә ул сиңа бер дә кабатланмыйча гына сөйли дә сөйли. Ул сөйли, ә син күпне күргән, күпне кичергән бу тылсым иясенең авызына карыйсың да аның сихри сөйләвенә кушылып китәсең.  Сөйли генә түгел, көйли дә кебек әле ул. Аның күп әсәрләре романтик моңсулык белән йөртелгән, әсәрләрнең нигезендә художникның үз эстетик дөньясының байлыгы ята.

 Беренче алып баручы. Аның әсәрләренең исеме дә кешене уйландырырга мәжбүр итә. Аның әсәрләре исеменнән халык моңын, туган як хисен, ана мәхәббәтен ишеткәндәй буласың.

9 нчы сыйныф укучысы.”Йомшак  кына җәйге җил исә...”  Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдатып, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар.  Кылганнар әсәрдә юкка гына түгел. Ак кылганнар әбиләрнең ак чәченә охшаганга күрәдер, аларны кайбер якларда “әби чәче” дип тә йөртәләр. Көмешләнеп дулкынланган  кылганнар арасында шәһәрдәге балаларын сагынып яшәгән ак күңелле Акъәби  кизәк җыеп йөри. Бу аның далага соңгы кат чыгуы , “җир җылыкай, шаян җилкәй” белән соңгы кат очрашуы. Белгәнебезчә, соңгы көннәрен Акъәби шәһәр больницасында үткәрә: “Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш тынсыз гына, әйтерсең үзенең Юл котлысына китеп тә бара. Тормыш дәвам итә...”  

(8нче слайд)

Икенче алып баручы.Әйе, хөрмәтле кунакларыбыз, беренче юллардан ук исегезгә төшердегез. Сүз “Әйтелмәгән васыять”әсәре турында. Әсәр 9нчы сыйныфта өйрәнелә. Әни, Туган йорт, Туган туфрак. Болар безнең өчен иң зур байлык, рухи байлык. Ә. Еники дә “Әйтелмәгән васыять” ендә буыннарның рухи бәйләнеше темасын күрсәтеп бирде. Ул үзенең бу кыйммәтле әсәрендә күп кенә проблемаларны яктыртты. Алар хәзерге көн проблемалары да булып торалар, аналар һәм балалар, телгә, туган җиргә карата мәхәббәт, кеше күңелен тоя  белү, байлык, дәрәҗәне өстен кую һ.б.  Кеше күңеле бик тирән, бик нечкә. Аеруча ана күңеле, ана йөрәге шундый чиста, саф. Акъәбинең әйтергә теләгән сүзләре бик күп, тик алар уйда гына кала бирә. Аның өчен якын булган кадерле  сандыктагы  әйберләрен ул балаларына истәлек итеп калдырырга тели, тик аны тыңлучы кеше юк. Һәрберсенең үз эше, үз проблемалары. Ана балалары белән сөйләшергә, аңлашырга тели. Автор бу әсәре белән кеше күнеленең иң нечкә кылларын тибрәтә. Балалар өчен туган җир дә, хәтта әниләрен дә үлемнән куркып, мөселманча җирли алмыйлар. Аларның балалары да үз телләрен бөтенләй белмиләр. Нинди түбәнлек, нинди хурлык бит бу.

Беренче алып баручы. Халкым! Акъәби хәлендә калмыйк! Васыятебезне әйтеп калырлык итеп яшик! Безнең дә балаларыбызга әйтер сүзләребез күп, шуларны тыңларлык буын үстерик!

Икенче алып баручы.Ә.Еники әдәбиятыбызны үзенең бик күп якты әсәрләре белән баетты. Заманнар узса да, Ә.Еники әсәрләренең кадере арта гына бара.

Беренче алып баручы. Укысын яшь буын үз телендә!Татар халкының бернинди байлыкка да алыштырмый торган, яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный торган язучыларыбыз һәм аларның иҗаты бар икән, укылсын алар.Су ташкыны астында калган таш булып ятмасыннар!Татар үз татарын юк итүдә таш хезмәтен үтәмәсен!

(9,10нчы слайдлар)

Көй дәвам итә.

(11нче слайд)

Кулланылган әдәбият.

Интернет челтәреннән алынган ссылкалар.


http://go.mail.ru/redir?src=6703e2&via_page=1&oqid=7b37f7ba20c7d211&type=sr&redir=eJzLKCkpKLbS1y8p0SvPzM4sSE3JTNTLL0rXB_H0VV2MVS0tVF0MVJ2cwSSQbahqYQAmTcEiBmDSJR5EWUKEXGBKgaQjhM3AYGhqbmphaWhsasxgtfHR_2Xclxuuhtks_u7ZJAkAcdEk2Q&user_type=58

http://go.mail.ru/redir?src=894722&via_page=1&oqid=7b37f7ba20c7d211&type=sr&redir=eJzLKCkpsNLXz84sSSzISMxL1StJLEksKi5JzNMrKtUHcvRT8zKzM_UySnIZGAxNzU0tLA2NTY0Z3of2Hj37SsLezaX-eOhuFn4AuEUZ9w&user_type=58


https://go.mail.ru/search_images?fr=ntg&gp=789163&q=%D3%99%D0%BC%D0%B8%D1%80%D1%85%D0%B0%D0%BD%20%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D0%BA%D0%B8%20%D0%B8%D2%97%D0%B0%D1%82%D1%8B&frm=web



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!