Эндәш сүзләр.
7 нче сыйныфта татар теле
Максат: 1. Дидактик. Эндәш сүзләр турында алган белемнәрне искә төшерү;
2. Психологик. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, гамәли эш белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм фәнгә карата кызыксыну уяту;
3. Тәрбияви. Туган телгә һәм туган төбәккә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, эстетик зәвыкны үстерү, әхлак тәрбиясе бирү.
Җиһазлау: мультимедиа, телефон, әсәрләр.
Метод: өлешчә эзләнү.
Алымнар: аңлатмалы сөйләү; әңгәмә үткәрү; күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану; телефоннан сөйләшү; "Иң зирәк укучы"ны билгеләү (дид. уен); җыр тыңлау: төркемләп ярыш оештыру.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, җыр сәнгате.
Педагогик технология: информацион технология (һәр тур слайдта күрсәтелеп барыла, җаваплар бирелә).
Дәрес төре: белемнәрне ныгыту, тикшерү.
Дәрес планы һәм барышы.
1. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт булдыру. Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.
Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
"Җылы сүз - җан азыгы", ди халкыбыз. Бер - беребезгә матур сүзләр
әйтеп, алга таба җибәрик әле, укучылар!
(Алия. мин сиңа уңышлар телим...һ.б.).
Дәлиллә. Һәр өстәлгә бирем тәкъдим ителә. Укучылар фикерләрен дәлиллиләр.
1нче өстәл: Телдә сөйләм тик затка гына төбәп әйтелми. (Кешедән кала башка предметларга да төбәп әйтелә Кешедән кала башка предметларга төбәп эндәшү күренеше сынландыру дип атала).
2нче өстәл: Эндәш сүзләрнең җөмләдәге урыны.
(Алар җөмләнең башында да, уртасында да, ахырында да киләләр. Рус телендә дә, татар телендә дә эндәш сүзләрнең җөмләдә урнашу тәртибе буенча аерма юк).
3 нче өстәл: Эндәш сүзләрнең телдәге әһәмияте.
(Эндәш сүзләр безнең җөмләбезне матурлыйлар. Алар кара - каршы сөйләшкәндә, җанлы сөйләмдә, чыгышлар, докладлар ясаганда, хатларда, лозунгларда, өндәмәләрдә, матур әдәбиятта кулланыла).
2. Дөрес яз.
1.Тактага шигырь язылган. Тыныш билгеләрен куярга, эндәш сүзне табарга, астына сызарга. Бер укучы тактада, калганнар дәфтәрдә эшли.
Балалар вакытында уйнагыз
Җырлагыз биегез көлегез
Ләкин сез укуның ләззәтен
Кыйммәтен һәм кадерен белегез
М. Садри
Дөрес җавап экранда чыга, аны укучылар үзләре тикшерә:
Балалар, вакытында уйнагыз,
Җырлагыз, биегез, көлегез.
Ләкин сез укуның ләззәтен,
Кыйммәтен һәм кадерен белегез.
М. Садри
2. Эндәш сүзне ия белән бутарга ярамый. Хәзер тәкъдим ителәчәк эш шул турыда (эндәш сүзне ия итеп үзгәртеп язарга).
- Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Туган ил сагындырды, бик са-гындырды).
3. Телефон куела. Укучылар мөрәҗәгать итеп сөйләшеп карыйлар.
4. Эндәшләр.
Эндәш сүзләр була: Гүзәлия Миннехановна, Галиев. әнием, адаш, профессор.
Молодой человек, девушка, женщина, мужчина, синьор, синьора, мадам, госпожа,сэр.
Әфәнде, туташ, ханым, әби, бабай, апа, абый.
Татар телендә гаять матур эңдәшү формалары бар (әткәй, әнкәй, дәү әни, дәү әти, бәбкәм, туганым, туган апа акыллым, үскәнем, матурым, сандугачым,былбылым).
Бирем: Стәрлетамак төбәгендә кулланыла торган диалект - җирле сөйләмне әйтегез: кызый, малай, әнкәй, туган апа, алма апа, апай һ.б.
5. Ял ит (динамик пауза).
Күзгә гимнастика ясау.
6. Әсәрне таны. (өзек укыла, әсәрнең исеме атала, эндәш сүзләр табыла).
1. - Шундый матур, әти, шундый матур тышта.
У- у, матур икән шул, әйдә, акыллым, минем белән маяк сүндерергә ...
Әйдә, әти.
Минут үтүгә, алар Агыйдел ярына чыгып бастылар. Илсөяр, шатланып, иркен сулады. Иркәләнеп, әтисенең биленә башын куйды.
Таң атканда бигрәк тә матур инде безнең бу Агыйдел, әти. әйеме?
Әйе шул, кызым.
Ә - әнә теге буйлар нинди матур булып кызарып килә. Кояш шуннан чыга, әйе бит, әтием?
Әйе, кызым ... (Гариф Гобәй. Маякчы кызы).
Кара әле, Шөһрәт, мин әнә теге төнбоек яфрагына кереп утырсам, күтәрә алыр идеме икән?
Юләр, әллә үзеңне бик җиңел дип беләсеңме? Төнбоек яфрагы түгел,
мин дә көчкә күтәрәм бит сине, Гадилә.
Синең мине күтәреп караганың да юк әле.
Нишләп, Гадилә? Теге чакта, аягыңа пыяла кадалгач, кем апкайтты
соң? (Ф.Яруллин. Ак төнбоек)
7. Әдәби әсәрләр күрсәтелә.
- Укучылар, сез китапханәләргә китап алырга барасыз
- Ә бүген алар сезнең янга үзләре килгәннәр. Эндәш сүзләрне таныйк әле.
1. Әбрар Кәримуллин. Язмыш, язмыш...
2.Г.Бәширов . И язмыш, язмыш...
3. Нәби Дәү ли. Хәерле көн, дуслар!
4.Зиннәт Вәли. Исәнме, кызым!
5. Батулла. Кичер мине, әнкәй!
6.АлмазГыймадиев. Хуш, Тамчыгөл!
7.Рәшит Гариф. Көт мине, Гөлчәчәк! Рәхмәт сиңа, солдат!
8. Теләкләр әйтү.
Ягымлы кешеләр яхшы теләкләр әйтә белә. Түбәндәге очракларда нинди теләкләр әйтерсез?
1нче өстәл: Әниең ерак юлга, командировкага китә. (Әни, юлларын хәерле булсын! Исән-сау йөреп кайт!).
нче өстәл: Әтиең эшкә бара. (Эшләрең уң булсын, әтием!).
нче өстәл: Ашханәдә. (Тәмле булсын, дустым!).
9. Син беләсеңме? «Иң зирәк укучы"ны билгеләү.
Эндәш сүз җөмләнең нинди кисәге? Модаль
Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урында килә ала?
Зат алмашлыгы эндәш сүз була аламы?
Эндәш сүз җөмлә кисәкләреннән нәрсә белән аерыла?
Составы ягыннан нинди эндәш сүзләр була?
Рус телендә эндәш сүзләр ничек атала?
10. Өйгә эш:
1. Эндәш сүзнең моделен төзергә.
2. Эндәш сүзләр кулланып , 7 җөмлә төзергә.
11. Бәяләү һәм йомгаклау.
Укучыларга билге кую.