СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Доклад "Татар теленең актуаль проблемалары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бүгенге көндә әдәбиятта телне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләренең чагылышы ничек соң?

Просмотр содержимого документа
«Доклад "Татар теленең актуаль проблемалары"»

Татар теленең актуаль проблемалары

(доклад) .


Бүгенге көндә әдәбиятта телне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләренең чагылышы ничек соң? “Моннан унбиш-егерме еллар элек Татарстан халыкларының телләре турында Закон һәм xөкүмәт программасы кабул ителү нәтиҗәсендә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде: татар телен Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укыту кертелде, татар телендәге матбугат материаллары, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды һәм башка төрле чаралар күрелде. Татар теленең берникадәр абруе күтәрелде. Әмма шулай да без татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел икәнлеген күрми кала алмыйбыз. Татар теленең хәзерге торышына караган ике җитди проблема бар. Беренчесе аның кулланылыш дәрәҗәсе, икенчесе - сыйфаты, сафлыгы һәм дөреслеге белән бәйләнгән. Кулланылыш дәрәҗәсе дигәннән без татарларның туган телләрен күпмесе белүен һәм аннан ни дәрәҗәдә файдалануын күздә тотабыз. Тел сәясәте һәм гомумән милли сәясәт һәм мөнәсәбәтләр—бик четерекле өлкә. Монда мәсьәләне боеру, мәҗбүр итү юлы, администрация чаралары белән гeнә хәл итеп булмый, әлбәттә. Тормышның башка тармакларындагы кебек, бу өлкәдә дә иреклелелек, демократия чагылырга тиеш. Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый. Хәзерге заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә дә - hич югында гаиләләрендә иркен аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт. Телне саклап үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мөһим сәяси эш. Чөнки hәрбер тел ул—аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да –халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә. Төрле телләрне һәм шулар белән бергә милли культураларны җәйге болында үсеп үтырган төрле-төрле төстәгe матур чәчәкләргә тиңләр идем. Һәм, шуннан килеп, чагыштырып карыйк: дистәләрчә, йөзләрчә төрле төстәгe чәчәкләр үскән болын матурракмы, әллә бер төсле чәчәкләрдән гeнә торганымы? Телләр дә шул болындагы чәчәкләр кебек. Аларның берсе гeнә югалса да, җәмгыятькә, халыкларның культураларына кайтарып булмаслык зыян килә. Туган телебезне саклап үстерү – төптән уйланылган, киң кырлы, махсус дәүләт программасы белән башкарыла торган зур эш таләп итә. “Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы” дигән безнең халык. Белемгә, үсешкә омтылучы барлык халыклар да туган телне өйрәнү һәм үстерүгә нык игътибар бирәләр. Киләчәктә дә максатыбыз шуны саклау гына түгел, ә тагын да үстерү. Юкка гына камиллекнең чиге юк димиләр бит.

Телдә бит халыкның милли аңы чагыла. Милли аңның эзлекле, тотрыклы булуы—милләт булып саклануның беренче шарты. Телсез милләт була да алмый. Менә шул күзлектән караганда, телебезне үстерүдә, мили аңыбызны саклауда әдәбият әһәмиятле роль уйный.

Тукайлар, Исхакыйлар заманында сөйләм теле белән китап теле шактый ук якынлаша, ягъни мәктәп, мәдрәсәләрдән укып чыккан кешеләрнең артуы нәтиҗәсендә, шулар аша сөйләм телгә дә китап сүзләре дә күп керә башлый. Бу әйбәт күренеш — сөйләм белән китап теле бер-берсен шулай баетырга тиеш тә. Әгәр дә без Тукайларны, Гаязларны, Фатихларны халкыбыз аңлап, яратып укысын дисәк, аларның әсәрләрендә еш очрый торган гарәп-фарсы сүзләрен күбрәк куллану дөресрәк булмасмы? (Бәлки, ул сүзләрнең кыскача аңлатма сүзлеген зур тираж белән бастырып чыгару бик файдалы булыр иде.)

Әйе, безнең алдынгы кешеләребез рус һәм Европа культурасына омтылганнар, илләмәгәр телебезне дә, мәдәниятебезне дә руслаштыру өчен түгел. Киресенчә, саф үз телебездәге милли мәдәниятне үстерү өчен булган ул омтылыш. Һәм татар халкы кыска гына вакыт эчендә бу максатына ирешә дә. Әдәби телебез сафлана, чарлана, гарәпчәлектән шактый арына, ләкин кирәк кадәресе сакланып кала да. Рус культурасыннан файдалану көчәйсә дә, телебезне рус сүзләре белән чүпләүгә юл куелмый. Рус сүзләрен күп кыстырып сөйләргә яратучылардан әдипләребез әче көләләр.

Мондый хәлне соңгы 25—30 ел дәвамында шәһәрләрдә татар мәктәпләрен ябып бетереп, йөздән туксан баланы рус мәктәпләрендә укытып чыгаруның нәтиҗәсе дип аңларга кирәк. Әгәр дә моннан соң да балаларыбыз ны рус мәктәпләрендә укытуны дәвам иттерсәк, тизрәк аерым мәктәпләр ачмасак һәм ана телендә укыта башлауны мәҗбүри итеп кертмәсәк, рус теленә күчү, һичшиксез, көчәя барачак. Ихтимал, 20 ел да үтмәс, халкыбызның абсолют күпчелеге рус теленә күчеп беткән булыр. Һәм алар өчен татар теленең кирәге дә бетәчәк.

Хәзерге “руслашу” тенденциясе сакланса, үз телен югалткан, тик татар дигән исеме генә калган бер халыкка әверелмәбез микән? Әнә Польша яки Литва татарлары шикелле.

Тел мәсьәләсе ул—безнең язмыш мәсьәләсе. Татар халкының милләт булып яшәве, гасырлар буена җыела килгән рухи байлыгын, мәдәни казанышларын, милли әдәбиятын югалтмавы турыдан-туры туган телен саклап калуы белән бәйләнгән. Тел проблемасы ул хәзерге көндә иң актуаль мәсьәлә булып тора.

Адәм баласы үз нәселендә булган хәлләрне берничә буыннан онытырга мөмкин, әмма халык үз тарихындагы мөһим вакыйгаларны гасырлар буе хәтерендә саклый, онытмый. Милләт белән бергә кичергән фаҗигале хәлләр күңелгә бигрәк тә тирән уелып кала, ул телдән-телгә тапшырыла, җыр-бәетләргә күчә, әдәбиятта кабат җанлана, сәяси сорау булып, гасырлар үткәч тә тарих каршына чыгып баса.

Татар халкының дәүләтен югалту фаҗигасе милләтнең онытылмас казасы, төзәлмәс ярасы булды, аны вакыт алмады, туплар ватмады, әдәбият мәңгегә саклады.

Милләтнең төп өлеше исә, сугыша-сугыша чигенеп, кара урманнарга, тау араларына, сазлыкларга качып, җай чыккан саен баш күтәреп, телен дә, динен дә, үзен дә саклап калды. Без, бүгенге татарлар, әнә шул үлми калган татарларның нәсел дәвамчылары инде. Шуңа күрә әдәбиятыбызның хәтер күзәнәкләрендә барысы да саклана – Казанның җимерелүе дә, милләтнең изелүе дә, басып алучылар белән соңгы тамчы канына хәтле сугышкан милли һәм дини каһарманнарыбыз да, дәүләтчелекне, телне һәм динне мәңгелек амәнәт итеп калдырган әби-бабаларыбыз да безнең белән яши, бу хатирәләр милләт беткәндә генә юкка чыгарга мөмкин.

Әйе, Казан алынганнан соң суелган йөз меңләгән татар ирләре, көчләнгән хатын-кызлар безнең хәтер күзәнәкләренең канлы тамгалар белән әдәбиятыбызда уеп язылган.

Әйе, Казан алынганнан соң, дарларга асып Идел буенча салларда агызылган татарлар инде ничә гасыр әдәбиятыбыз аша безнең хәтер дөрьясында йөзәләр. Әйе, көчләп чукындыру өчен бозлы суларга куып кертелгән татар хатыннарының ак яулыклары, бәхиллек сорап, һаман әдәбиятыбызда сакланганга безнең хәтерләребездә җилферди, су төбенә киткән милләт аналары булып, җаннарыбызда сулкылдый. Чукынмас өчен тереләй утларда яндырылган татар хатыннары, милләт ирләренең рухы, мәңгелек кисәтү булып, әдәбиятыбызда чагылыш тапканга безнең хәтеребездә һаман дөрләп яна.

Чуен чылбырларга бәйләп сөргеннәргә сөрелгән татарлар, нахакка империя төрмәләрендә юк ителгән татарлар, милләтебез, динебез һәм ирегебез өчен көрәшеп шәһит киткән татарлар әдәбиятыбыз аркылы безнең хәтердә мәңге яши, безне милләтебезне, телебезне саклау өчен көрәшкә рухландыра, көч бирә. Татарны ничәмә гасырлар иманлы, гуманлы, көчле рухлы итеп яшәткән нәрсә – ислам дине, шәригать кануннары һәм матур әдәбият. Милләт үзенең дәүләте булганда, ана телен сакланганда гына яши ала, үз дәүләте булмаганнарны чит кануннарга һәм тәртипләргә буйсыну, кадерсезлек һәм телен дә юкка чыгу көтә. Бу тарихта исбатланган инде.

Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу. Тел сакланса – милләт саклана. Тел югалса, милләт башка милләт тарафыннан йотыла. Югарыда телгә алынган барлык проблемалар да әдәби әсәрләр үрнәгендә исбатланды.

Революциягә кадәр телебезнең хәле шактый мөшкел булган чакларда да һәммәсе үз телендә сөйләшкән, балаларын шул телдә укыткан. Ә бүген без: “Татар телебез күз алдында юкка чыгып бара”, - дип “аһ” орабыз һәм шул ук вакытта дөньядагы иң затлы 14 телнең берсе булган татар теленнән йөз чөерәбез. Беркем дә, шул җөмләдән Мәскәү дә “үз телегездән баш тартыгыз” дип күрсәтмә бирми. Шунысы ачык: бөек галимнәр, мәсәлән, Ушинский фикеренчә, теле бетү белән халык үзе дә юкка чыга. Бу хакыйкатьне белүчеләр бармы? Доклад бүгенге көннең иң мөһим бурычы булып милли үзаңны һәм телебезне үстерүгә багышланган әсәрләргә нигезләнеп язылды.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: телебезне саклау һәм үстерүгә игътибарны арттырырга, телебез чуарланмасын өчен, ике телне дә яхшы үзләштерергә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнергә; татар теленә ихтыяҗ булдырырга, ана телендә белем алырга күбрәк мөмкинлек тудырырга, татар мәктәпләрен, авылларын бетерү - Туган телнең тамырына балта чабу, шуңа күрә татар авылларын һәм мәктәпләрен саклап калырга, аларның үсешенә күбрәк мөмкинлекләр тудырырга иде. Бүгенге көндә яшьләребез, укучыларыбыз күп вакытларын интернетта үткәрәләр, шунлыктан интернет челтәрендә татар телендә төрле уеннар, фильмнар, видеороликларны күбрәк урнаштырырга, татарча электрон дәреслекләр, татарча сайтларны булдырырга кирәк. Татарстан районнарында халык арасында төрле очрашулар, чаралар, җыелышлар татар телендә алып барылсын иде. Мәктәп программасында гореф-гадәтләребезне, тормыш-көнкүрешебезне чагылдырган әдәби әсәрләр күбрәк булса, ничек яхшы буласы.... Эшкә алганда да ике телне дә камил белгән кешеләргә өстенлек бирелсен иде.

Җандай кадерле гүзәл, Туган тел! Киләчәктә сине саклап, яклап кала алсак иде! Һичшиксез, яшь буын борынгыдан ядкарь булып калган туган телне - татар телен кадерләп саклар, үзебездән соң килгән буынга әманәт итеп тапшырыр дип ышанасы килә. Алдагы көннәрдә дә ерак бабалар рухын рәнҗетмичә, туган телебезгә тап төшермичә яши алсак иде.







Әдәбият

1. Вәлиди Җ. Телебезнең иң иске хәзинәләреннән.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1960.

2. Вәлиева З. Теле барның – иле бар // Мәгариф, №2, 2003.

3. Закиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1947.

4. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар... – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.

5. “Казан утлары” журналы, №3 2009.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!