СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрес эшкәртмәсе. 2 нче сыйныф Тема: "Һава торышы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разроботка урока

Просмотр содержимого документа
«Дәрес эшкәртмәсе. 2 нче сыйныф Тема: "Һава торышы"»

Казан шәһәре Идел буе районы “83 нче лицей-Белем бирү үзәгенең туган (татар) һәм әдәбияты укытучысы Шигабуддинова Римма Римнур кызы

Туган (татар теле) дәресе.

Тема: Һава торышы.

Максатлар.

1. Белем бирү максаты: яңа сүзләр өйрәтү, сөйләм калыпларын дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү.

2. Үстерү максаты: укучыларның хәтерен, ишетеп аңлауны камилләштерү; күрсәтмә-образлы фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне үстерү.

3. Тәрбияви максат: табигатькә һәм бер-береңә карата игътибарлылык, кайгыртучанлык , иптәшләрең белән матур аралашу күнекмәләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: һава торышы белән кызыксыну; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу;

метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя, эшне планлаштыра белү, эшчәнлеккә үзбәя;

танып-белү УУГ: ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү, тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

коммуникатив УУГ: укытучының, иптәшеңнең сөйләмен ишетә һәм тыңлый, парыңа сорау һәм җавап бирә, башкаларга аңлаешлы сөйләм төзи белү.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, рус теле.

Чыганаклар: “Сәлам!” дәреслеге, “Сәлам!” сайты материаллары

Җиһазлау: проектор, рәсемнәр, сүзләр, җөмләләр язылган карточкалар, уенчык аю, терәк сөйләм калыплары һәм өй эше язылган карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү дәресе.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: аңлатмалы-күрсәтмәле (әңгәмә);

репродуктив (биремнәрне үрнәк буенча эшләү);

өлешчә эзләнүле (күрсәтмәлелеккә нигезләнеп, җавапны билгеләү)

Шәхесне үстерү метод һәм алымнары: булган тәҗрибәне искә төшерү, проблемалы ситуация, өлешчә эзләнүле, диалог, уен, рефлексия

Танып белү эшчәнлегенең планлаштырылган нәтиҗәлелегенә контроль, бәя, белемнәрне үзләштерүдәге җитешсезлекләрне бетерү методлары: фронталь сорау, индивидуаль сорау, уен, сорауларга җавап бирү, сораулар бирү, фикер йөртеп нәтиҗә чыгару, тыңлау һәм ишетү, сөйләү.

Укытучы тарафыннан, сыйныфташлар һәм укучы үзе башкара.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: төркемдә, парларда, фронталь.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

  2. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

  1. Исәнләшү.

  • Исәнмесез, балалар.

  • Исәнмесез.

  • Хәлләрегез ничек?

  • Рәхмәт, яхшы.

Таныш булыйк, минем исемем - Лилия Мансуровна. Бүген дәресне мин алып барам.

  1. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

- Балалар, бу рәсемдә диктор нәрсә турында сөйли?

- Рассказывает прогноз погоды.

- Ә монда нәрсә язылган? Укыгыз, тәрҗемә итегез.

  • Һава торышы. Прогноз погоды.

  • Как вы думаете, для чего нам нужно знатъ прогноз погоды?

  • Чтобы выходя на улицу, правильно одеваться.

  • Димәк, дәресебезнең темасы - “Һава торышы”!

Без бүген дәрестә һава торышын татарча тыңлап аңларга һәм сөйләргә өйрәнербез.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Укучылар, әйтегез әле, бүген көн нинди? Бүген көн җылымы, салкынмы?

  1. Яңа белемнәр формалаштыру.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, аңлауларын тикшерү. Сүзлек эше. (Ишеккә шакылдыйлар, аю керә)

  • Сәлам, дуслар.

  • Сәлам, аю.

  • Хәлләрегез ничек?

  • Рәхмәт, яхшы.

- Балалар, сезгә “аю” урманнан тылсымлы кәрзин алып килгән. Анда нәрсә бар икән? Кем ничек уйлый? Беләсегез киләме? Карагыз.

- Кәрзиндә рәсемнәр! Әйдәгез, аларны сүзләргә туры китереп куябыз.

Укучылар, рәсемнәрне алып, тактага сүзләр янына эләләр.

болытлы

кояшлы

яңгыр ява\яумый

кар ява\яумый

җил исә\исми

җылы

салкын

эссе



4. Яңа белемнәрне таныш ситуациядә ныгыту.

1) Фонетик күнегү. “Кайтаваз” уены.

- Балалар, аю кайда яши? Аю “Кайтаваз” уенын бик ярата. Сезнең белән бик уйныйсы килә. Уйныйбызмы?

- Әйе, уйныйбыз.

Сез минем арттан сүзләрне кабатлагыз, ләкин игътибарлы булыгыз, әгәр мин кулымны колакка куеп тыңламасам, сүзләрне әйтмәгез.

Болытлы

Кояшлы

Яңгыр ява\яумый

Кар ява\яумый

Җил исә\исми

Җылы

Салкын

Эссе

Афәрин! Сез бик игътибарлы балалар икән.

Уйнадык. Ә хәзер эшләргә вакыт.

  1. Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Тылсымлы кәрзиндә тагын нәрсә бар икән? Рәсемнәр!

Рәсемнәрдә нинди ел фасылы сурәтләнгән?

Кыш! Яз! Җәй! Көз!

Җөмләләр!

  1. Бүген көн җылы, , , .

  2. Бүген көн салкын, , , .




Бу җөмләләрнең кайбер сүзләре урынына аю рәсемнәр ясаган. Сезгә бирем: җөмләләрне матур итеп, рәсемнәр урынына тиешле сүзләр әйтеп, укыгыз.

Беренче команда укый, ә икенче команда, слайдка карап, тикшерә.

  • Дөресме? Бу һава торышы кайчан була? (кыш көнеме, җәй көнеме...?)

(һәр команда берәр җөмлә укый)


  • Балалар , аю җырларга бик ярата, ә сез җырларга яратасызмы?

  1. Яңа белемнәрне үзгәртелгән ситуациядә ныгыту.

  1. Музыкаль тәнәфес:

Аю ишекне ача,

Урамга карап ала: “Ай-яй-яй! Яңгыр ява!

Мин бүген өйдә калам!”

Аю ишекне ача,

Урамга карап ала: “Ай-яй! Көчле җил исә!

Мин бүген өйдә калам!”

 

Аю ишекне ача,

Урамга карап ала: “Ай-яй-яй! Эссе һава!

Мин бүген өйдә калам!”

Аю ишекне ача,

Урамга карап ала: “Ах, матур! Ак кар ява!

Вакыт җитте йокларга.”


(Укучылар хәрәкәтләр ясап, җырлыйлар)

Төркемнәрне үзгәртү.

Дәреснең башында бирелгән карточканың икенче ягын карыйбыз, андагы күрсәтелгән рәсемнәргә карап, укучылар үзләре утырган урыннарны алыштыралар.



  1. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.



- Балалар, аю сезнең белән сөйләшергә тели.

(Рәсемгә карап сорауларга җавап бирәләр)



Укытучы үрнәге.



Аю: Бу көзме?

Укучы: Әйе, бу көз.

Аю: Көн кояшлымы?

Укучы: Юк, көн болытлы.

Аю: Җил исәме?

Укучы: Юк. Җил исми.

Аю: Яңгыр явамы?

Укучы: Әйе, ява.



(Укучыларга бирем бирелә: сораулар уйлап, диалог төзергә. Кемдер аю булып сөйләшә...)



  1. Монологик сөйләм төзү.

  • Телефон шалтырый. Аюның дусты монда килергә җыена. Һава торышы турында сорый. Кем сөйли?

(Рәсемнәр буенча сөйлиләр)



Бүген көн салкын, кояшлы. Кар яумый. Җил исә. Тун, шарф, бияләй ки.

Бүген көн җылы, кояшлы. Яңгыр яумый. Җил исми. Кепка, футболка ки.



  1. Өй эшен бирү, аңлату. (аюдан бүләк: төрле һава торышы тасвирланган төссез рәсемнәр)

  1. Рәсемнәрне буярга, һәр рәсемгә туры килгән сүзләрне язарга.

  2. Рәсемнәр буярга, һәр рәсемгә туры килгән 1 җөмлә язарга.

  3. Үз рәсемеңне ясарга, берничә җөмлә язарга.



  1. Рефлексия.

  • - Укучылар, сез бүген дәрестә нәрсә өйрәндегез?

  • - Сез хәзер татарча һава торышын сөйли аласызмы?

  • (билгеләр кую). – Аюга сез бик ошадыгыз! Аю сезгә барыгызга да бишлеләр куя. Молодцы!

- Укучылар, сезгә дәрестә нәрсә ошады?






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!