Укытучы: Укчылар, сез М. Гафури турында үзегезгә күп белем туплагансыздыр дип ышанасы килә. Ә хәзер әйдәгез, авторның “Гөлләр бакчасында” шигыре белән танышабыз. Игътибарлы булыгыз. (укытучы сәнгатьле итеп укый) Укытучы: укучылар, сезгә кайсы сүзләр аңлашылмады? (Сүзлек өстендә эш) Укучылар шигырьне рольләргә бүлеп укыйлар (ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН) Инструкция: “уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш” Җавапларын башта язалар, төркемдә фикер алышып укытучы сораган укучы җавап бирә. - Мин сезгә сораулар бирәм. Бергә уйлашып җавап бирегез. Слайд 1. 1. Шигырьне укыганда нәрсә күз алдыгызга килде? (гөлләр бакчасы) 2. Шигырьдә нинди образлар бар? (лирик герой, чәчәкләр) 3. Чәчәкләргә кемнәр дуслар һәм кемнәр дошманнар? (гөлләрне караган кешеләр – дуслар, кара эчле, ялкау кешеләр - дошманнар) 4. Чәчәкләргә нинди кешеләр ошый? (эшчән, тырыш) 5. Чәчәкләрне нинди кешеләр үстерә? (эшчән, тырыш) 6. Чәчәкләр безнең тормышта ни өчен кирәк? (күңелләрне күтәрү өчен, дәвалану өчен...) 7. Шигырьдә төп тема нинди? (Эш сөю, хезмәт...) Укытучы: Укучылар, чыннан да әгәр дә без ихлас күңел биреп, эшләсәк, гөлләрне карасак кына алар матур булып үсәрләр, гөрләтеп чәчәк атарлар, дөньяга матурлык өстәрләр. Балалар, үсү, тереклек итү урыннарына карап нинди төркемнәргә бүленәләр? Уйлагаз, җавабыгызны языгыз һәм аралашып алыгыз. (укучылар җавабы тыңлана.) |