СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе дәрес-әңгәмә (Рус мәктәбенең 10 нчы сыйныф татар төркемендә әдәбият дәресе.) "Тормыш дигән дөньяны гизәргә әзерме син , укучым?"

Нажмите, чтобы узнать подробности

БСҮ.10 нчы сыйныфларда Х.Такташ иҗаты буенча.

Просмотр содержимого документа
«Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе дәрес-әңгәмә (Рус мәктәбенең 10 нчы сыйныф татар төркемендә әдәбият дәресе.) "Тормыш дигән дөньяны гизәргә әзерме син , укучым?"»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БИЕКТАУ БЕРЕНЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ



Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

дәрес-әңгәмә

(Рус мәктәбенең 10 нчы сыйныф татар төркемендә әдәбият дәресе.)

"Тормыш дигән дөньяны

гизәргә әзерме син , укучым?"

Эшне башкарды:

1 категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Садикова Дания Солтан кызы











БИЕКТАУ, 2021 НЧЕ ЕЛ

Максатлар1. Әсәрнең идея-тематик мәгънәсен аңлауларына ирешү .

2.Һади Такташ иҗаты үрнәгендә укучыларда

гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар

формалаштыру.

3. Укучыларда дуслык, иптәшлек, тугрылыклылык , югары әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Бурычлар.Хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

Анализлау, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет – хикәянең темасын аңлау, идеясен күрсәтү.

Метапредмет – сәнгать әсәрләре ярдәмендә чынбарлыкны танып белү үзенчәлеген ачыклау.

Шәхси – әхлакый кануннарның кеше тормышындагы ролен билгеләргә өйрәнү.

Предметара бәйләнеш-тарих

Ресурслар- ДӘРЕСЛЕК: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ: РУС ТЕЛЕНДӘ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫ ӨЧЕН ДӘРЕСЛЕК (ТАТАР ТЕЛЕН ТУГАН ТЕЛ БУЛАРАК ӨЙРӘНҮЧЕ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН). 6,7,9 НЧЫ С-Ф. ИКЕ КИСӘКТӘ. / Ф.Ф.ХӘСӘНОВА, Г.М.САФИУЛЛИНА, М.Я.ГАРИФУЛЛИНА. – КАЗАН: «МӘГАРИФ – ВАКЫТ» НӘШР., 2014. Һади Такташ китаплары, презентация,проектор

Дәреснең тибы- әңгәмә.

Дәрес этаплары.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру.

Дәрестә эмоциональ мохит тудыру.

2. Актуальләштерү.

Һади Такташның урта мәктәп программасына кертелеп укылган әсәрләрен искә төшереп үтү. “Мокамай”,“Иптәшләр, “Ак чәчәкләр”, “Алсу”, “Мәхәббәт тәүбәсе”

3. Уку мәсьәләсен кую.

Слайд 2

“Кеше өчен иң кадерле нәрсә- тормыш....Ул аңа бер тапкыр гына бирелә, һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк, файдасыз яшәгән еллар өчен үкенерлек булмасын, үлгәндә дә: бөтен тормыш һәм барлык көч дөньяда иң гүзәл нәрсәгә бирелде, дип әйтерлек булсын” дигән (Н.Островский.)


II. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы. Игътибар итсәгез,бүгенге дәресебез тормыш, язмыш кебек сүзләр белән башланып китте. Тормыш дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз? Тагын нинди сүзләр башка килә бу сүзне ишеткәч ?

Укучылар. Яшәү, язмыш, безне әйләндереп алган күршеләр, сыйныфташлар, яңа танышкан кешеләр, дуслар, хезмәттәшләр, кешенең бәхетле яки бәхетсез булуы...

Укытучы .Укучылар, сезнең дә мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына басар вакытыгыз якынлаша. Тормыш дигән олы дөнья сезне дә кочак җәеп каршы алыр. Мәктәп, укытучы, әти-әниең , оясыннан кошчыгын очырган кош кебек карап калыр. Шул тормышны гизәргә әзер булырга тиеш сез!

Әдәбият дәресе безне яшәргә, тормышның ак һәм кара ягын күрергә, яхшыны начардан аера белергә, тормышта үз урыныңны табарга өйрәтүче , яктылык чәчеп торган- МАЯК.

Бүгенге дәресебездә Һади Такташ иҗатына яңадан бер әйләнеп кайтыйк әле. Урта сыйныфта укыганда өйрәнгән әсәрләрен язучының бер иҗат җимеше буларак кабул иткән булсак, бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда Һади Такташның иҗаты сезнең өчен нәрсә ул?

Укучылар.

  • Һади Такташ әсәрләре кешене эчке яктан туры бер тормыш сызыгына бастырып, җитәкләп баручы бер көч.

  • Сиздерми генә яклаучы да, саклаучы да.

  • Геройлары белән танышканнан соң : “ Ә мин нинди кеше булып формалашам бу тормыш өчен ?” - дигән сорау туа.

Слайд-3

Укытучы. Сез әдәбият дәресләрендә Һади Такташның “Мокамай”, “Иптәшләр”, “Ак чәчәкләр”, “Алсу”, “Мәхәббәт тәүбәсе” кебек әсәрләре белән таныштыгыз. Бу әсәрләрнең эчтәлеген нәрсә берләштерә? Уртак яклары нинди?

Укучылар.

  • Һади Такташ иҗаты гомумкешелек кыйммәтләре турында, рухи һәм әхлакый нормаларның бирелешен берләштерә.

  • Дуслык, иптәшлек, тугрылыклылык , югары әхлаклы шәхес тәрбияләү төшенчәләре беренче урында тора.

Укытучы. Әдипнең “Мокамай”ын искә төшерик әле.Моннан берничә ел элек әсәр белән танышкач, һәр кешенең дусты булырга тиеш, кеше әйберенә тияргә ярамый, тәмәке, аракы эчү белән мавыгу начар нәрсә кебегрәк фикерләр җиткердегез.

Яңадан укып чыкканнан соң, үзегез өчен ”Мокамай”шигыренең нинди якларын ачтыгыз?

Слайд-4

Укучылар.

  • Укыган саен үземә яңа “тормыш кагыйдәләр”ен ачам. Иң беренче итеп, туган җиреңне яратырга, хөрмәт итәргә, илеңнең чын патриоты булырга өнди.

  • Икесе дә бик шук, үткен,куркусыз булганнар. Тормыш иткәндә югалып калмас өчен яхшы сыйфатлар.

  • Бер үк сыйфатларга ия булсаң да, кеше аларны үзенчә кулланып, төрлечә яшәргә мөмкинлеген аңладым.

  • Кечкенә вакытта барыбыз берүк сыйфатларга ия булсак та, үскән саен кайбер кешеләргә дөрес яшәргә өйрәтүче, акыл бирүче ярдәмчеләр кирәк икән.

  • Ярлы гаиләдә үскән Мокамай, бәлкем тәрбия күрми үскәндер. Ашарга табу, тамак туйдыру мәсьәләсе беренче урында булганлыктан, нинди юл белән табылуы әти-әнисе өчен мөһим булмагандыр. Моның өчен шул заманның авырлыгы да зур роль уйнагандыр, минемчә. Мокамай кебекләр бүген дә күп. Бу проблема бүгенге көндә дә ачык кала,актуаль.

  • Мокамай авылында ялгыз кала. Әгәр дә , һаман биеклеккә омтылучы балачак дусты белән гомер кичерсәләр, авыр чакларында киңәшләре белән ярдәм итеп торучысы булса, бәлкем Мокамайның язмышы мондый аяныч бетмәс иде.

  • Син белмәдең,
    Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
    Чыгу юлын бергә эзлиләр;
    Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен
    Күмәк тормыш җирдә төзиләр...
    ди, язучы. Мокамайда актив тормыш яшәү формасы булмаган. Элек күмәк хуҗалыклар төзелгән, халык берләшеп эшли, яши башлаган. Шушы яңача тормышта ул үз урынын таба алмаган.

  • Мин шундый фикергә килдем: авырлыклар килгәндә, сабыр булырга кирәк икән, кызулык белән бер эш тә эшләргә ярамый. Мәсьәләне тыныч кына чишү юлын эзләргә кирәк .Татарда: “Җан биргәнгә, җүн бирелер” дигән әйтем бар.

  • Тормышта үзеңнән күпкә акыллы дустыңның булуы, кирәк вакытта синең зарларыңны тыңларлык, киңәш сорап килгәндә ярдәм итәрлек дуслы булу, димәк, зур бәхет.

  • Бүгенге көндә дә кайбер сәләтле, башлы кешеләр тормышта яшәп китә алмыйлар. Төрле сәбәпләр аркасында үз-үзләрен юкка чыгаралар.

  • Укытучы. Каюм Насыйри “Тәрбия китабында” Слайд-5- дисә дә, Һади Такташ тирәнтенрәк фәлсәфә йөртә. Мокамайның эшкә уңганлыгы, оста чабата үрүче икәнлеген ассызыклый, ләкин һөнәрле булу гына аз. Тормышка яраклашып яшәргә,тормышны ничек бар, шулай кабул итеп, дөрес юл белән яшәргә өнди.

Уйласаң, хәйран каласың. Шигырь- үзе бер тормыш көзгесе. Пәйгамбәрләр китабына тиңләрлек. Менә-менә тормыш дөньясына аяк басам дип торган укучысына сиздерми генә, күпме үгет-нәсыйхәт бирә.



III. Ныгыту.

Укытучы.Слайд-6.Динар Хәйруллин шигырендә, тормыш-укылмаган китап , диелсә дә, үткән буын ул тормыш китабын укыган икән инде. Анда яңалык юк. Бары тик бөек язучыларыбыз иҗатын укырга, вакытында аларның үгет-нәсыйхәтенә колак салырга өйрәнергә кирәк икән.

Укучылар танылган , атаклы кешеләрнең канатлы сүзләреннән мисаллар китерәләр.

  • Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. (Кәрим Тинчурин) 

  • Кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була ала. (Галимҗан Гыйльманов)

  • Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев)

  • Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә. (Флүс Латыйфи)

  • Ялгышка меңәрләгән адымнар илтә, ә дөреслеккә юл бер генә. (Жан Жак Русо)

  • Киңәш бирергә була, ләкин шул киңәшне куллану өчен акыл биреп булмый. (Франсуа де Ларошфуко)

  • Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)

  • Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа дае Ларошфуко)

IV. Рефлексия-йомгаклау.

Укытучы. Һәрвакыт агач башларына үрмәләп, һаман биеклеккә күтәрелергә омтылган сары чәчле малайлар һәм кызлар өчен Фәнис Яруллинның : Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Жиргә кумсә – орлык шикелле тишелеп чык. Жилкәнеңне жилләр екса – йөрәгеңне жилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да жиңергә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек” , -дигән сүзләре тормыш девизына әйләнсен.

Укучыларның фикере тыңлана.

VI. Өй эше.

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш” дигән темага сочинение язарга.
























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!