СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ачык дәрес ."Туган җирем-Татарстан"6 сыйныф/Открытый урок."Татарстан -мой родной край"6 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе.Темасы:"Туган җирем-Татарстан"

Просмотр содержимого документа
«Ачык дәрес ."Туган җирем-Татарстан"6 сыйныф/Открытый урок."Татарстан -мой родной край"6 класс»

Дәрес эшкәртмәсе.

6 нчы сыйныф, туган теле дәресе.


Тема: " Туган җирем - Татарстан " 

1. Максатлар: Татарстан урында алган белемнәрне ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; сүзлек запасын баету, иҗади эшләү сәләтен үстерү, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт, гуманлык хисләрен тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Регулятив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирү; күнегү, биремнән чыгып, дөрес үтәү.

Танып-белү: өйрәнелгән темаларга караган сүзләрне таный белү, сөйләм формалаштыра алу.

Коммуникатив: тормыш тәҗрибәсе куллану.

Туган якка ихтирам, кызыксыну уяту

Дәрес тибы: үткән теманы гомумиләштереп кабатлау.

Җиһазлау: дәреслек (Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова/ Казан.”Мәгариф”нәшр.2007), карта, проектор, презентация.

Дәрес структурасы:

  • Оештыру моменты. Дәрес максатын билгеләү .

  • Үткән материалны ныгыту, кабатлау.

  • Өй эшен билгеләү.

  • Дәрескә йомгак ясау.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты. 1. Дәрес максатын билгеләү.

Укучылар белән исәнләшү.

Гимн РТ тынлау.

  • Укучылар, әйтегез әле бүген без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Ә без Татарстан турында беләбезме? (беләбез)

  • Әйе,

  • Димәк бүген нишлибез? (кабатлыйбыз, белемнәрне ныгытабыз)

  • Әйе, бүген без белемнәребезне ныгытырбыз, тикшереп тә карарбыз. Бүген без төркемнәрдә эшлибез.

  • Өй эшен тикшерү. – Иң элек өй эшен тикшереп китик. Сез өйдә Татарстанның һәм Россиянең гербын,флагын рәсемен ясарга тиеш идегез.Тикшерәбез(рәсемнәрне карау)

  • Рәхмәт.

II. Үткән материалны ныгыту. Кабатлау

  • Мин сезгә Татарстан турында презентация ясадым,карыйк.

  • Нәрсә аңлата?

  • Бу нинди көн?

  • Татарстан халыкара хокукка ия...

  • Бу шәхес кем?

  • Рәсемнәр нәрсә аңлата?

  • Рәсем буенча сөйләгез.


Спасс манарасы. Ак төстәге бина.

Дүрт каттан тора. Биеклеге 45 метр.

Сөембикә манарасының биеклеге 58 метр. Ул җиде ярустан тора. Ел саен кыегая бара.

Кол Шәриф мәчете. Биеклеге 57 метр. .

  • Алар кемнәр, ничек яшиләр?

  • Әйе, Татарстанда төп 8 милләт яшәсә, 115 миллләт вәкилләре яши.

Карточкалар таратылган. Сораулар төзергә. 
  -...?
 - Татарстанда татарлар, руслар,башкортлар һәм башка милләт халыклары яши.
-    ...?
 - Алар үзара дус һәм тату яшиләр.
-    ...?
-Без ике дәүләт телен дә өйрәнәбез.

  • Диалог төзисез. Укучылар, ә хәзер сөйләшеп алыйк әле. Сез башка милләт вәкиле белән танышырга тиеш. Беренчедән, сез танышырга тиеш, икенчедән, дустыгыз кайсы милләттән икәнен белегез, өченчедән, нинди телләр өйрәнгәнен сорашыгыз.

-Исәнме, минем исемем Даша, ә синең исемең ничек?

- Исәнме, минем исемем Алия.

- Алия, ә син нинди милләттән?

- Мин татар. Ә син кем?

- Ә мин рус. Ә син нинди телләр өйрәнәсең?

- Мин рус, татар, инглиз телләрен өйрәнәм.

  • Карточкалар белән эш.

Спроси у друга:

  • в каком городе он живёт.

  • Сколько городов в Татарстане.

  • В каком городе живет его друг.

  • Какой город самый красивый

  • Какие города есть в Татарстане;

- Республикада тагын ничә шәһәр бар? (23 шәһәр бар.)           

  • Хәзер үзегез белгән барлык шәһәр исемнәрен языгыз. Язып бетергәч аска сызып куясыз. Вакыт узгач, күрше өстәлгә барып үзегездә булмаган шәһәр исемен язып алыгыз.

  • Ничә шәһәр исемен яздыгыз. Кайсыларын өстәдегез.

(Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Әгерҗе, Баулы, Буа, Болгар, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Нурлат, Чистай, Тәтеш, Иннополис.)

Мин сезгә менә шундый серле әйберләр таратам. Ә сез миңа кайсы шәһәргә караган әйтегез.

Чистай үзенең сәгатьләре белән данлыклы. Биредә “Восток” сәгать заводы эшли. 1781 елда шәһәр статусын ала.Аяк һәм өс киемнәре фабрикалары бар. Кама елгасы буенда урнашкан.

   Алабуга шәһәрендә күп кенә атаклы кешеләр яшәгән. Шуларның берсе- танылган рәссам- Иван Иванович Шишкин. Аның “Еракта Кама елгасы” дигән картинасы Мәскәүдә Третьяков галереясында саклана.  Биредә шулай ук атаклы рус шагыйрәсе Марина Цветаева һәм кавалерист –кыз Надежда Дурова яшәгән.

   Яр Чаллы шәһәрендә “ КамАЗ” йөк автомобильләре чыгарыла. Ул иң зур, заманча шәһәрләрнең берсе. КамАЗ машиналары “Париж-Дакар”ярышларында гел 1нче булдылар. Быел гына 2нче урынга чыктылар. Анда курчак театры, “Мастеровые” театрлары эшли. Яр Чаллыда 80 якын милләт кешеләре дус һәм тату яши.

    Түбән Кама шәһәре Чулманның сул як ярына урнашкан. Аны химиклар шәһәре дип тә атыйлар. Биредә нефтехимия, шиналар заводы эшли. Түбән Кама шулай ук үзенең “ Мунча ташы” сатира театры бар.

Әлмәтне нефтьчеләр шәһәре дип атыйлар. Биредә 150 (йөз илле ) мең тирәсе кеше яши. “Алнас”, торба җитештерү, радиоприбор заводлары эшли. Үзебезнең драма театрыбыз да бар.

  • Сүзләрдән җөмләләр төзегез.

Мөстәкыйль дәүләт, өч төс, композитор Рөстәм Яхин, Татарстанның президенты, ак барс, ышаныч билгесе, тантаналы минутларда.

  • Сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштыр.

1.Казан, шәһәр, бик борынгы.

2.Казанда, бар, театры,курчак.

3.Ык, озын, Татарстанның, иң, елгасы.

1. Татарстанда ничә дәүләт теле бар?

2. Сез мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез?

III. Өй эшен билгеләү.


IV. Билге кую һәм дәрескә йомгак ясау. Ситуатив күнегү – “Расскажи другу ...”.

  • Татарстаннын башкаласы?

  • Татарстанның флагында ничә төс бар?

  • Татарстан гимнын кем язган?

  • Татарстанның беренче Президенты кем?

Татарстаннын гербында нәрсә сүрәтләнгән?

Сөембикә манарасы-Сак Манарасы һәм бер үк вакытта Казан Кремленең гадәти булмаган корылмасы, ул үзенчәлекле баскычлы силуэты һәм конструкциянең кыйпылчыгы аркасында аеруча зур кызыксыну уята

Манара каршындагы мәйдан да " Спас»дип атала. Иркен территория Казанның калган өлешеннән тирән чокыр белән аерылган иде, һәм монда бары агач күпер буенча гына эләгеп була иде. XVIII гасыр азагыннан Казан Кремленә утырган посад һәм ак ташлы күперне тоташтыра башлый.

Казанның Кол Шәриф мәчете, нигездә, Татарстан һәм Россия халкы иганәсенә төзелгән. 400 миллион сум - бөтенхалык энҗесен торгызуга шулкадәр тотылган. 2005 елның 24 июнендә Казан символына әверелгән дини комплекс ачыла.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Татарстан мәйданында, Иске Татар бистәсенең тарихи районында урнашкан. Биредә татар, рус һәм чит ил драматургларының татар телендәге спектакльләрен күрергә мөмкин.

Казанда цирк тарихы 100 елдан артык. Казанда беренче стационар цирк 1890 елда милли рус циркына нигез салучы абыйлы-энеле Никитиннар тарафыннан төзелә. Бу мунча күлендә агач цирк иде. 1924 елда Казан циркы дәүләт статусын ала. Никитиннар төзегән бина кырык елга якын булды.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!