СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

9 май бэйрэмендэ хэйкэл янында чыгыш

Категория: Музыка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«9 май бэйрэмендэ хэйкэл янында чыгыш»

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий


  1. а.б.(Көй)Хәерле көн, хөрмәтле авыл­дашларыбыз, сугыш һәм хезмәт ве­тераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана- Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.

  2. а.б. Сугышның барлык авырлык­ларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешел­әребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырлар­га, сезнең түземлегегез һәм сабыр­лыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Бүгенге бәйрәм өчен оештырылган чарабызны сезгә багышлыйбыз.

1. Ветераннар, ветераннар

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,

Сез булганда матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан,

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган,

Һәр ветеран – чын каһарман.

Җыр.”Солдатлар”

1 а.б. 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды!Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтлеБөек Ватан сугышына
күтәрелде. Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.


2. Явыз дошман килә ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын,

Халкыбызның канын коярга.


3.Ерткыч фашист килә ил өстенә

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче- басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!


4. Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син әнкәсе аның ,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.


2а.б. Сугыш... нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.


5. Ул кабатлап, лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына

6. Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?


7. Байрак итеп илгә тугрылыкны,

Утны- суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

Җыр “Бабай югалган”

1 а.б. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

2а.б. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.


8.Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны...

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?


9. Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар- ирсез,

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?


10. Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.


2 а.б. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, авылдашларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.


11. Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.


12. Карагыз да уйланыгыз,

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында!





2 а.б. Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

1 а.б. Бөек җиңүгә 70 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Тынычлык җыры


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!